Әнием тәрбиясе

Ире сугышта үлеп калгач, әнине сугыштан исән кайткан, әмма башында көчле кимчелеге булган әтигә димлиләр. Ике балама әти булыр дип, әни ризалаша. Әмма аларга бергә озак яшәргә насыйп булмый.

Элек бит ашлыкны элеваторга ат белән ташый торган булганнар. Безнең авылдан 9 егет, алар арысында әти дә бар, юлда атларына ашатырга дип бераз солы да алып, юлга чыкканнар. Шушы солы өчен 9 егет арасыннан бер әтине төрмәгә япканнар. Мин бишектә 4 кенә айлык булып калганмын. Үземне белә башлаганнан бирле әни мине күз уңыннан ычкындырмады. Яшь вакытта моңа игътибар бирмәсәң дә, үзең әни булгач, әнинең уңганлыгына сокланасың икән.

Абыйларым миннән зур. Берсе 1939нчы, икенчесе 1941нче елгы. Мин 1949нчы елны дөньяга килсәм дә, туган көнемне яшергәннәр. Әти: «Кызым, син 30нчы июньдә тумадың, иртәрәк тудың», – ди иде.

Әнинең беркайчан да яланбаш һәм тәһарәтсез йөргәнен хәтерләмим. Мин ашарга утырсам, башыма яулык китереп яба иде. Догасыз безгә ризык каптырмады. Ашагач, беренче ятлаткан догасы менә бу иде: «Раббәнә әәтинә фид-дүньйәә хәсәнәтәүү-вә филь-әәхырати хәсәнәтәүү-вә кыйнәә гәзәбәннәәр. Вәхшүрнәә яумәлкыя әәмәти мәгәльәбраар». Мәгънәсе: «Дөньялыкта да, ахирәттә дә мине ут газабыннан сакла, кыямәт көнендә изгеләр белән кубар».

Кич белән йокларга ятканда (мин кияүгә чыкканчы әни белән йокладым) тагын дога укый. Теләк тели, мине дә өйрәтә:

Башымны салдым ястыкка,

Күңелемне салдым Аллаһка.

Аллаһ, Аллаһ дигәндә

Караңгы гүрем яктырсын.

Сөбханаллаһ дигәндә

Оҗмах ишеге ачылсын.

Яттым йә Аллаһ,

Тордым иншә Аллаһ.

Бу ятканда торалмасам,

Иман бирсен бер Аллам.

Ятсам, тыныч,

Ястыгым йомшак,

Динем ислам,

Теләгәнем иман.

Каберемә сәлам,

Кабер фәрештәләремә сәлам.

Дөнья тормышын гына түгел, ахирәтне дә кечкенәдән аңлата белгән әни. Йокыны озак йоклатмады. Кояш чыкканчы торгыза иде. «Торырга тырыш, балам. Кояш чыкканда Аллаһы Тәгалә кешеләргә бәхет өләшә. Өлешеңне ал. Акыллы кыз булсам иде, дип сора», – ди. Кайда йөрсәк тә, кеше әйберенә кызыкмаска, урлашмаска өйрәтте. «Аллаһы Тәгалә һәр гамәлеңне тикшереп тора, бәхетең шул кешегә күчәр», – ди иде ул. «Җиткән кыз булгач, үзеңне сакламасаң, егетләр кочагына кереп йоклап йөрсәң, бәхетең булмас», – дип үгет-нәсихәт бирде. Кияүгә чыккач ирне, аның туганнарын ничек хөрмәт итәсен өйрәтте.

Кыскартып, шуны әйтәсем килә: бала ана карынында ук тәрбияләнә. Ана усаллык белән күтәрсә, бала да усал була. Дога белән куанып күтәрсә, бала тәүфыйклы була. Кечкенәдән балага Аллаһы Тәгаләне танытмасаң, бала игелексез булып үсә.

Әни үз тормышында нинди генә авырлыклар күрсә дә, зарланганын ишетмәдем. Аның бер белмәгән эше дә юк иде бугай. Үзе догалы, үзе моңлы, авыр хәлдә калса да, җаен таба белә иде. Киңәш сораучыга дөрес киңәшен бирде. Бу язганым аңа дога булып барып ирешсен.

Әнинең киңәшләрен язып бетерә торган түгел. Коръән тәфсирен укыган саен, күңел күзем ачыла бара. Әнинең киңәшләре бар да китапта бар. Димәк, ул үзе дә кечкенәдән Коръән белән таныш булган, аның әти-әнисе дә Коръән буенча гамәл кылганнар.

Мәктәптә балага укуына карап, яхшы яки начар билге куела. Ә бала үзе Аллаһы Тәгалә безнең тормышыбызга куйган билге.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии