МИРАСЫБЫЗНЫ САКЛЫЙК!

«Безнең гәҗит»не яратып укып барам. Газетада Олы Тарханнан Зөбәйдә әбинең «Алай түгел, болай ул» (30 гыйнвар, 2013 ел, №4) дигән язмасы басылган иде. Аңа рәхмәтемне газета аша җиткерәсем килә. Пәйгамбәребез: «Аллаһының хозурында дога кылудан да әһәмиятлерәк, кадерлерәк, хөрмәтлерәк бернәрсә дә юк», – дип әйткән.
Мин дә Олы Тарханда ислам дине, Коръәннең бөтен кагыйдәләре фазыйләтләре тәрбиясендә үстем. Әби-бабаларым, туганнарым безгә үрнәк булып яшәделәр. Кечкенәдән догалар өйрәттеләр, олыларга ярдәм кулы сузарга, хөрмәт итәргә куштылар.
авылы Екатерина әби патша заманында 7 мәчетле, 7 мәхәлләле була. «Казаннан Ульянга (Сембергә) барганда 7 мәчетле Тарханны күреп Әби патша таң калган», – дип сөйли иде Хәлимә әбием. Ул заманы өчен бик гыйлемле булып, үз китапханәсе булган.
Әниемне мин изге кеше дия алам. Ул 46 ел остабикә булып, мәетләрне юып, соңгы юлга озатты. 82 яшендә дөнья куйды. «Кызым, тынычлап үләм, беркем белән дә ачуланышмадым, бәхәсләшмәдем, гомеремдә йомыш белән кергән кешене борып чыгармадым», – диде.
Хәзер дә авылда берәрсе Ходай хозурына күчсә, бөтен туганнары, күршеләре аның белән хушлашырга кайталар. Бездә өчесен, җидесен, кырыгын, илле бер көнен дә үткәрәбез. Өчесе көнне ирләр җыела. Җидесендә – хатын-кызлар, кырыгында – башта ирләр, алар киткәч хатын-кызлар. Ә илле бер көнендә абыстай һәм туганнары җыела. Коръән сүрәләре укып, сәдакалар таратып, барлык туганнарны искә алабыз. Болар – безнең ата-бабаларыбыздан калган мирас. Ерактагы туганнар белән очрашу – туганлыкны арттыру дияр идем мин. Авылда бит күршеләр дә туганнар кебек. Бигрәк тә без сугыш чоры балалары, бер-беребезне туганнар кебек искә алабыз, күрешүебезгә шатланабыз.
Рәсим хәзрәт, сезгә дә мөрәҗәгать итәм. Ата-анагызны җирләү белән сез аларны онытасызмы? Алар каршында бурычыгыз юк дип уйлыйсызмы? Алар сездән дога көтәләр. Яшьләр күңеленә зыян салмагыз.
Яшьләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, Олы Тархан зур тарихлы, Ислам динен дәвам иткән, болгарлардан калган авыл. Яшьләрдән үтенеп сорыйм – тарихны өйрәнегез, архивлардан табыгыз, ислам динендә тәрбияләнегез.
Зөбәйдә әби, җаным, Ислам диненең бөтен фазыйләтләрен аңлатып язуың өчен рәхмәт сиңа. Сез олы хөрмәткә лаек.
Олы Тархан авылыннан Мансура апагыз СОЛТАНОВА.

Комментарии