- 14.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №22 (9 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
“Безнең гәҗит” – бәхетле газета. Аның укучылары төпле, акыллы, рәхәтләнеп фикер алышып була торган. “БГ” аудиториясенә гайбәт, сары хәбәрләр кызык түгел. Ә иң мөһиме, газетабыз укучы-хәбәрчеләре белән дә масая ала. Инде туганлашып беттек дияргә була үзләре белән. Шалтыратышып хәл-әхвәл белешү – гадәти күренеш. 50ләп хәбәрчебез үз якларында чебен дә очырмый, безгә хәбәр итеп тора. Шундый актив укучыбыз, гыйбрәтле язмалары белән газетабызны баетып торучы хәбәрчебез Дания апа Мөхәммәтшина кунакка чакырды. Авылларында олы бәйрәм үтәсе. Исеме дә таныш түгел – “Әләшә”.
Күәм – Әтнә районындагы зур, төзек авыл. Инвесторлар килеп үз кануннарын кертмәгән, үзләренчә, элеккечә, булганына риза булып, тырыш хезмәт белән яшиләр.
Чатта Дания апага ияреп, бер көтү әбиләр каршы алды мине. Машинага шыплап төялеп, болынга киттек. Юл күрсәтүчеләр бәйрәм белән таныштыра бара. Һәм көтелмәгән, мин әлегәчә белмәгән яңалык: Биектау районында Иске Казан бар. Әмма шул иске Казанга караганда да борынгырак Казан бар икән әле. Авылда шул чор ханнары каберлеге дә саклана.
“Әтнә таңы” газетасы район тарихын барлау буенча эзлекле эш алып бара. Тарихка, милләт яшәешенә багышланган мәкаләләр аз чыкмый анда. Мине күрүгә, “Әтнә таңы» газетасының баш мөхәррир урынбасары Сүрия Мингатина, ярдәме тияр дип, бүгенге бәйрәм турында мәкаләсен кулыма тапшырды. Иң элек бергәләшеп шуны укып чыгыйк.
БИРЕДӘ ДАНЛЫ ТАРИХ ЭЗЛӘРЕ
(Мең еллык кабер ташы)
Әтнә районының Күәм һәм Әйшияз авыллары уртасына урнашкан Калатауның «Изгеләр зираты”нда узган «Әләшә» бәйрәменә Татарстаннан гына түгел, Русиянен төрле төбәкләреннән кайталар. Ул Сабантуй мәйданын хәтерләтә. Шунысы күңелне сөендерә: дини бәйрәм елдан-ел камилләшә, ул хәзер олылар бәйрәме генә түгел инде. Балалар да кулларын догага күтәрә.
Дингә каршы көрәшеп, мәчетләрне җимерсәләр дә, Калатаудагы изгеләр рухына табынудан туктамады район халкы. Кача-поса барып, изгеләр каберлегендә намазга басты, догасын укыды. Тау башындагы өч ташка күзен төбәп тарихын барлады. «Изге бабаларыбыз, хан күмелгән, монда изгеләр ята, алар рухы иңрәп бездән ярдәм көтә”, әби-бабайлардан сабый чактан әнә шул сүзләрне ишетеп үскән буын без.
1000 ел элек Казан каласы төзеләсе урынны, халык сөйләменә генә ышанмыйча, археологлар өйрәнде һәм риваятьләр расланды. Ә риваятьләргә караганда, Габдулла ханның улы Әйшә хан 960-985 елларда кала төзү максатында «Ашыт» елгасының иң биек таулыгында крепость төзетә башлый. Ул заманда «Ашыт» суы киң булган, 1,5-2 чакрым чамасы, дип фаразлана. Аның суында сал белән ак чыршылар да агыза торган булалар. Крепостьның көньягында «Ашыт» суына төшеп менү өчен дамба салынган. Шул чор белгечләренең, «су юлының киләчәге юк, ул саегачак”, дигән фаразлары шик салган, ахры, төзелеш тукталган. Әмма хан яшәп калган. Шушы крепостьның көнчыгыш юнәлешендә, крепостьтан 500 метрлар ераклыкта, «Хан зираты» бар. Анда хан һәм аның сәхабәләре гаиләсе күмелгәндер. Кабер ташы да куелган. Элегрәк 3 таш бар иде, хәзер 2 генә, берсе ашалып, таркалып беткән. Менә шул ташлар урынына ТР Эчке эшләр министры, якташыбыз Әсгать Сәфәров манара ясатып, 2005 елда таш куйдыртгы. Биредә яшәгән вакытта Әйшә ханда өлкән дин әһеле булган Ирәмәлинең балалары вафат була һәм крепостьтан ерак түгел урында Сөләйман Хаҗи, мулла Таҗетдин,Гайшәбикә абыстай, Хәлифәбикә абыстай һәм 5 сабый дәфенләнә. Кабер өстенә имән агачлары утыртыла. “Элегрәк имән агачы икәү иде, без бәләкәй чакта шуның берсе картаеп, череп ауды”, – ди Күәм авылы имамы Тәлгать бабай. Меңьяшәр, колач җитмәслек бер имән исән әле. Менә шушы урында «Әүлияләр каберлеге» барлыкка килә. Шушы каберлектән ерак түгел, яр аегында чишмә тибеп чыга һәм аны халык «Изгеләр чишмәсе» дип атый. Чишмәнең суы салкын һәм күпме торса да бозылмый, кешеләр аны дәвалану өчен тота. Бу изгеләр чишмәсен Борһанетдин бабай чистартып, буралар иңдереп, 1960 елларга кадәр карап тора. 1965 елда 102 яшендә вафат була. Аның игелекле гамәлен оныгы Әгъзәм Борһанов дәвам итә.
“Әләшә”- элек-электән үткәрелеп килгән җыеннарның бер төре. Уҗымнар тишелеп чыгышына карап, сыерчык бала очырган атнаның җомга көнендә үткәрелә, июнь аеның беренче җомгасына туры килә ул. Сынамышлар буенча әгәр җирдә басып торган сыерчык бодай уҗымына күмелсә, ул атнада яңгыр күп яуса, иген дә мул була. Бу бәйрәм, мәрхүм аксакал Мөбарәк ага Галиев әйтүе буенча, Калатау тирәсендә генә үткәрелгән. Халык бирегә җыйналып мул уңыш, елларның имин булуын сораган. Елларга карап, бәйрәмнең асылы үзгәрә бара, совет власте, күмәкләшү елларында ул бөтенләй тыела. Тик авылдашларыбыз, әби-бабаларыбыз йолаларын онытмыйча саклап, буыннан-буынга тапшыра килде. Ә Әгъзәм Борһанов «Әләшә”не тоташ бәйрәмгә әйләндереп, биредәге аланга табыннар әзерләтеп, өлкәннәрне автобус белән йөртүне кертте. Яр астындагы «Изгеләр чишмәсе”нә менеп-төшүне җиңеләйтү максатыннан район башлыгы Габделәхәт Хәкимов матди ярдәм күрсәтте, тимердән баскычлар ясалып, янәшәсенә тотынып менәр өчен торбалар сузылды. Баскычларның басып менә торган басмасы гына да – 162, менү юлына 3-4 җирдә ял итү өчен утыргычлар куелды. Ә чишмәсе түбә астына кертелде.
МОГҖИЗАЛАР БАР БУ ЯКТА
– Халык изге саный бу урыннарны. Биредә яманлык кылудан курка. Ханнар каберлегендә ташларны куптарганнар иде бервакыт, барысы да үлеп бетте, – дип сөйли мине ханнар каберлегенә алып барган Рафаэль Хәкимов. Аннан тау битеннән аска күрсәтә: – Әнә баскыч кебек күренеп торамы? Шуннан хур кызлары суга йөргән…
– Бик матур кала булган бу. Анда изге җанлы кешеләр яшәгән, – дип сүзгә кушыла миңа ияреп килгән әбиләр дә.
Чыннан да, гаҗәеп манзара ачыла тау битендә. Баш әйләнерлек түбәнлектәге болынлыкта Ашыт елгасы җәйрәгән. Риваятьләрдә сөйләнгән киңлеге булгандыр, хәзер нәни инеш сыман гына күренә. Ә биредә урнашкан бабаларыбыз өскәрәк, Казансу ярына – Биектау районына елышкан. Шул урында Иске Казан каласы булган дисәк, ә борынгы Казан – Әтнә районында, дип әйтә алабыз. Биредәге матурлыктан күзләр камаша. Аяк басарга жәл, яшел хәтфә үлән җир җиләге чәчәкләре белән түшәлгән. Җиләкне таптыйбыз инде, дип әйтергә өлгермәдем:
– Монда җиләк ел да күп була. Балачакта әниләргә ияреп килеп, алар белән җиләк ашап, дога кылып кайта идек, – дип сөйли безгә бу авылда туып үскән Гөлчирә апа.
Чыннан да, быелгы карсыз кырыс салкын кышта да тау бите шау чәчәктә…
Халык тарихка сак карый. Бирегә килеп дога кылганнар, елый-елый сугыш бетүен теләгәннәр. Инде менә өченче ел бәйрәмне рәсми төстә район күләмендә үткәрәләр.
Дога дигәннән, Аллаһы могҗизасы чиксез бит. Быел басу-кырларыбыз корылыктан кораксый. Күәмдә дә игеннәр баш калкыта алмый утыра. Инде тәмам алҗыган табигатькә тереклек суы – яңгыр кирәк. Ак әбиләр түзми: болынга чыгып, җәмәгать белән теләү намазы укый, Аллаһыга ялвара. Һәм могҗиза: икенче көнне үк табигать рәхәтләнә шифалы яңгырга. “Бу бәйрәмнән соң да шифалы яңгырлар булыр, иншалла”, – ди авыл аксакаллары.
Авылда 5 зират бар икән. Барысы да тәртиптә. “Мәчеткә дин сабакларына йөрибез, бездә дини халык яши”, – ди безне кунакка дәшкән Дания апаның кызы Миләүшә. Өлкәннәр җомга намазларына мәчеткә җыела.
ХАҖ БЕЛӘН БУТАМАГЫЗ
Вафатлар рухына Коръән багышлагач, догалар кылгач, коймаклы табын янында сыйландык. Корбан ашыннан авыз иттек. Ә күчтәнәчләр барыбызныкы да. Халык бер-берсен шулай үз сые белән сыйлый икән бу бәйрәмдә. Соңыннан кырда җомга вәгазен тыңладык һәм намазын укыдык. Сандугачлар сайрый, аңа башка кошлар кушыла һәм… азан яңгырый. Мондый хозурлык, чыннан да, исертә икән. Оеп китеп рәхәтләнеп белгәннәребезне укыдык. Саубуллашыр алдыннан, намазда имам вазифасын башкарган егет, Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкертенә килеп сүз каттым. “Энем, халык моны хаҗ кылу дип ялгышмыймы?” – дим.
– Бу бәйрәмнең әһәмиятен биредә дөрес аңлыйлар, – диде шәкерт. Моны ишетеп торган бабайлар да телгә килде.
– Нинди хаҗ булсын бу?! Безнең йолабыз ул – зиярәт кылу йоласы. Ата-бабаларыбыз рухына дога кылу мәҗлесе. Бу эшебезне бидгать дип тыярга тырышучылар болай да күп. Дөрес аңлагыз. Күркәм бәйрәмебез киләчәктә дә дәвам итсен. Әнә яшьләребез моны аңлый. Дәвамлы булыр, шәт, иншалла, – диде алар безнең белән янәшә намазга баскан яшьләргә, балаларга ишарәләп.
Әйе, изгелекне онытмаган, ата-бабалар рухына тап төшермәгән, аны олылаган кавем генә бәхетле була. Ә Әтнә халкы бәхетле. Мул, имин тормыш белән көн күрә. Аллаһыга шөкер итеп, булганына ризалашып, тырышып яши.
– Ел да үтә бәйрәмебез. Нинди яңгырлы көн булмасын, көн ачылып китә. Халык бу бәйрәмне көтеп ала. Сабантуйларыбызга караганда да кадерлерәк ул безнең өчен”, – дип озаттылар мине.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Казан-Олы Әтнә-Күәм (борынгы Казан)-Казан.
Борынгы Казан – Әтнәдә,
Комментарии