Балага ураза тоттыру ярыймы?

Балага ураза тоттыру ярыймы?

Уразага керергә санаулы көннәр калды. Быел 15нче майда кич тәравих намазы укыла. 16нчы майдан уразага керәбез. 15нче июньдә Гает бәйрәме. Рамазан фәзыйләтенә багышланган бер хәдистә сөекле Пәйгамбәребез (г.с.в.) болай дип әйткән: «Өммәтем гади айда кылган яхшы бер гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләрнең берсе өчен башка айларда кылган 70 фарызның савабын бирә», – дигән. Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган.

Укучыларыбызны борчыган, шул ук вакытта аларны кызыксындырган ураза тотуга кагылышлы төрле сорауларга тукталырга булдык. Аларга Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов җавап бирә.

Солтан хәзрәт, бу изге айга – Рамазан аена ниндирәк фикерләр һәм уй-ниятләр белән керергә тиешбез?

– Рамазан аеның нияте – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тоту. Савабы иң югары дәрәҗәдә булыр шул вакытта – әгәр кеше чын күңелдән уразага керсә. Монда ябыгу нияте дә яки кешеләр мине мактасын, дигән ниятләр дә булмаска тиеш. «Аллаһы Тәгалә кушты, үтим, Аллаһ ризалыгы өчен үтим!». Рамазан аенда изгелекләр күп кылынса яхшы. Әмма изгелек кылыр өчен без ураза килүен генә көтәргә тиеш түгел, аңа кадәр килгән Рәҗәб һәм Шәгъбән айларында да изгелекләрне күп эшләргә кирәк.

…Рамазан ае – тәнебезгә бер сынау кебек. Чөнки ураза тоткан кеше таң атканнан алып, кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси якынлыктан тыелып торырга тиеш. Әмма Аллаһ әйтә: «Әгәр ураза тотарга комачаулый торган сәбәпләр булмаса, тотыгыз, әгәр дә тәнегезгә, исәнлегегезгә зыян килсә, ул вакытта хәтта тотмау да хәерлерәк», – ди. Уразаның организмыбызга зыяны бармы-юкмы – монысын без түгел, табиблар хәл итәргә тиеш. Юкса, кайвакыт шундый әйбер килеп чыга: олы яшьтәге бабай тота уразаны: «Әй, Аллага шөкер, җиңел!» – ди. 20 яшьлек егет килә: «Хәзрәт, тота алмыйм, менә монда күкрәктә чеметте бер нәрсә, монда кычытты, монда авыртып, чәнчеп куйды! Юк, тотмыйм, миңа ярамый тотарга!» – дип сөйли. Монда капма-каршы күренеш килеп чыга. Кеше табиблар тарафыннан расланган авыруы булса гына ураза тотмаска мөмкин. Әйтик шикәр чире, ашказаны авырулары булса, ягъни ашау-эчүсез торырга ярамый торган хастадан интегүче кешеләр бу.

Хәзрәт, уразага керергә җыенган кешеләргә туклану ягыннан ниндирәк киңәшләрегез бар?

– Галимнәр әйтә: «Әгәр дә кеше дөрес итеп уразага керсә һәм аннан дөрес итеп чыкса, ул вакытта кеше үз тәненә бик зур файда китерә». Әмма сәхәрне дөрес ашау да, авыз ачу да дөрес булырга тиеш. Пәйгамбәребез сәхәрдә кәстрүл-кәстрүл ризыклар ашамаган. Ул дөрес итеп, үзенә тиешле күләмдә генә ризык кулланган. Бер мәкалә укыган идем, диетолог әйтә: «Бер көн ураза тоту, организмга файдасы ягыннан, 3 көн су белән генә торуга тиң». Танышларым арасында ураза тотудан соң билгеле бер чирләре тукталып торучылар, үзләрен җиңел хис итүчеләр шактый. Мәшһүр табиблар да: «Кеше дөрес итеп ураза тотса, күп авыруларын дәвалый ала», – ди. Дөрес итеп ураза тоту нәрсә соң ул?

Адәм баласы иң начар тутырган савыт – ул аның ашказаны. Ифтар, сәхәр ашаганда кемнәрдер анда бөтенесен рәттән тутыра: итен дә, ипиен дә, яшелчә, җиләк-җимешен… Болай эшләү ашказанына зыян китерә. Галимнәр ничек дөрес итеп уразага керергә икәнен әйтә. Иртә белән, мәсәлән, «клетчатка» ашасаң әйбәт. Бу – борычын-тозын күп салмый гына пешерелгән боткалар, әйтик, карабодай. Ашар алдыннан кимендә 20 минут алдан чиста су эчеп куярга кирәк. Чәй түгел. Безнең татар халкы бу очракта чәйне су белән бутый. Чәй – ул ризык, су – ул су. Чәй ул бөерләр аша, бавыр аша уза һәм хәтта, киресенчә, организмдагы суны чыгара. Көн дәвамында тәндә суның тиешле күләмдә булуын теләсәк, сәхәр вакытында башта яхшы итеп су эчәргә кирәк. Ихтыяҗга карап, аның күләме 200-500 мл. Бер тында эчеп бетермәгез: өчәр йотым эчтең – бераз сулыш алдың. Шушы рәвешле эчкәндә тәнебездә булган һәрбер күзәнәк үзенә кирәк матдәләр белән тәэмин ителә һәм суы да керә, кислороды да. Суны эчтек, боткалар ашадык, догалар укыдык. Аннан соң йокларга ятсаң да, авырлык булмый.

Иртә белән җиләк-җимеш тә ашарга ярамый. Чөнки виноград, әфлисун, алма булсын – ул кислота, ул ашказанын ярсытачак. Нәтиҗәдә кешенең эчәсе килә. Организм үзен туендырырга сорый башлый – су кирәк, ә кеше уразага керде. Авыз кипкән, нәрсә эшләргә белми, моның уразасы да бер җәфага әверелә. Менә шуңа күрә, дөрес итеп ураза тоту бик кирәк әйбер.

Авыз ачканда исә берничә хөрмә яки җимеш алып: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим», – дип кабасың, бер яки ике стакан су эчеп куясың. Шулай ук, ашыкмыйча, өчәр йотым белән эчеп җибәрәсең. Ахшам намазын укыйсың, дога кыласың. Аннан соң гына табын артына килеп утырып ашасаң хәерле. Чөнки баш мие белән ашказаны арасында 20-30 минут вакыт бар. Син эчеп куйган су һәм ашаган хөрмә җимешләренең азмы-күпме тукландыруы турындагы мәгълүмат баш миенә шул вакыттан соң гына барып җитә. Аннан син күрмәгәндәй ризыкка ташланмыйсың, үзеңә кирәк кадәр генә ашыйсың дигән сүз. Күп очракта, кешеләр чама белмичә ашый һәм башка төрле нәтиҗә килеп чыга – кеше үзенең ашказанына, эчәкләренә, исәнлегенә зыян китерә.

Аңлатыгыз әле, нәрсә ул фидия, нәрсә ул фитыр сәдакасы?

– Рамазан аенда авыру сәбәпле, яки башка бер сәбәп белән –мәсәлән, бала имезүе аркасында ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айда тота ала. Ләкин әгәр дә синең авыруың уза торган түгел икән (әйтик шул ук шикәр чире булсын), ул вакытта чын күңелдән фидия сәдакасы бирергә тиеш буласың, яки, мәсәлән, ураза тотучы бер кешене ашатырга мөмкин. Әгәр 30 кешене бер көнлек ризык белән тәэмин итсәң, ул вакытта син үзең дә ураза тоткан кебек билгеләнер. Быел фидиянең күләме – 200 сум. Ә фитыр сәдакасына килгәндә, аны бирү һәр мөселманга да ваҗиб гамәлләрдән санала. Ул мохтаҗларга бирелә. Аны фәкыйрь булмаганнардан тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Байлардан фитыр – бер кешедән 600 сум, урта хәллеләрдән – бер кешедән 100 сум.

Чаллыда яшәүче укучыбыз Зөлфия Садриева сорау бирә: «Минем авылым 100 км ераклыкта. Анда кайтып китсәм, сәфәрдә булып саналаммы? Юл газабым юк минем – машинама чыгып утырам да, капка төбемә кадәр кайтыла. Әмма икенче ягы бар – төнлә торып сәхәр ашаганда өй хуҗаларын уятудан кыенсынам. Шуңа күрә уразага керү авыррак. Сәфәрдәге кешегә уразага кермәсә дә ярый, диләр. 100 км гына ераклыкка кайту сәфәр булып саналамы?»

– Галимнәр арасында төрле сан әйтүчеләр бар. Кемдер юл озынлыгы – 70, кемдер – 100 чакрымнан артса, анда юнәлгән кеше мосафир булып санала, ди. Мосафир кешегә ураза тотмау мөмкинлеге бар, әмма ул, өенә кайткач, тота алмаган көнен тотып бетерергә тиеш булачак. Сорауның икенче өлеше дә бар – сәхәр ашау турында. Төнлә торгач күп итеп кило-кило ризык ашарга димәгән бит, су эчеп кенә куярга да мөмкин. Пәйгамбәребез (г.с.в.)гә заманында сәхәбәләре сорау биргән: ашарга ризык булмаса, сәхәргә тору мәҗбүриме, дип. Пәйгамбәребез әйтә: «Бер кашык су булса да кабарга торыгыз». Ни өчен? Чөнки: «Бисмилләһир-рахмәнир- рахим», – дип, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, чын күңелдән кечкенә генә бер кашык суны догалар белән йотып җибәрсәң дә, сиңа Аллаһы Тәгалә бәрәкәтен, җиңеллеген бирер.

«Ирем уразага кергәч ризыксыз да, сусыз да тора, әмма тәмәкесен тарта, ансыз тора алмый. Тәмәке тарту аның уразасын бозамы?» – дип сорый Азнакай районының Актүбә бистәсендә яшәүче бер укучыбыз.

– Тәмәке тарту уразаны боза. Гөнаһ та санала – кеше үзенең тәненә зыян китерә.

Кайбер гаиләләрдә балаларны да мәҗбүри рәвештә уразага керттерәләр. Бу дөрес әйберме?

– Уразаның фарызлыгы бала җенси яктан җитлеккәч башлана. Мәсәлән, кыз баланың күреме килгәннән соң. Ләкин кайбер гаиләләрдә, чынлап та, кечкенә балалар да уразага керә. Мондый очракта әти-әнидән дөрес итеп тәрбия кылынырга тиеш. Мәсәлән, беренче вакытларда баланың ярты көн генә ураза тотарга түземлеге җитәргә мөмкин. Иң мөһиме аңа авыр һәм ураза тотарга мәҗбүр итү булмасын. Көчләп дингә ияләштерү юлы хикмәтле юл булмас. Аңлатырга кирәк: «Балам, авырлык сизсәң, әйт!». Баланың уразага керүенең үз файдасы да бар: ул түземлерәк булырга өйрәнә, чама хисе дигән әйберне аңлый башлый. Әмма балага авыр икәнлеген күрәсез икән, ул вакытта, ураза тоттыру дөрес булмас. Чөнки тәнебезгә авырлык килү Аллаһка кирәкми.

Уразага кергән кеше сүгенгәләп җибәрсә, аның уразасы кабул буламы?

– Бар безнең шундый кешеләр, сүз саен сүгенә. Бер танышым бар: «Сүгенү ул – сүзнең чәчәге», – дип сөйли иде. Ул үзе дә сизми аны. Сүгенү яхшы нәрсә түгел, ләкин шул ягы бар – ул уразаны боздырмый. Гөнаһы бар, анысы – башка мәсьәлә.

Гайбәт сату мәсьәләсенә килсәк? Ураза тотучыга бу да тыела, диләр…

– Иң киң таралган гөнаһларның берсе – гайбәт. Гайбәт нәрсә була ул? Бу – ялган сөйләү түгел, моның турында сөйләүләрен теләмәгән әйберне кеше үзе юк вакытта, аның артында сөйләү. Син аның битенә карап әйтә алмыйсың – батырлыгың җитми, хәлеңнән килми, куркасың. Ә артыннан «бөтен сөякләрен ялап», рәхәтләнеп сөйлисең. Уразаның бар шундый ягы – ул күңел, тән чисталыгы булырга тиеш. Димәк монда гайбәткә урын була алмый. Бервакыт Гайшә анабыз Пәйгамбәребез (г.с.в.)гә бер ханымны мактый. «Менә шундый догалар белә, намазлар укый, ураза тота…». Пәйгамбәребез «Тукта!», – дип, Гайшә анабызның сүзен бүлдерә: «Мактама», – ди. Пәйгамбәребез уразада булган бу «иманлы» ханымны костырырга әмер кыла. Ул уразалы килеш тә косып куя һәм ашказаныннан ит кисәкләре чыга. Бу ханым үзе дә аптырашта кала: ничек инде әлеге хәлнең булуы мөмкин? «Син гайбәткә кереп, кеше артында гайбәт сөйлисең. Гайбәт сөйләү кешенең тәнендәге итен кисәк-кисәк ашауга тиң. Шушының сәбәбендә, синең уразаларың да, изгелекләрең дә гөнаһлар белән каплана, изгелекләрең юкка чыга», – ди Пәйгамбәребез (г.с.в.) Ягъни, фарыз тиешле гамәлләрен үтәсә дә, бу ханым гайбәт сөйләп, изгелекләренә зыян салган. Ә уразасы кабул буламы мондый кешенең дигән сорауга килсәк… Гайбәт сөйләүченең уразасы кабул булу-булмавы Аллаһы Тәгаләдән. Уразаны кабул итүче мин дә түгел, сез дә түгел, ә Аллаһы Тәгалә.

Солтан хәзрәт, боларның кайсылары уразаны боза: күзгә дару салу; борынга дару сиптерү; сагыз яки канәфер чәйнәү; теш чистарту…

Күзгә дару салу уразаны бозмый. Борынга сиптерүгә килгәндә, галимнәр: хроник авыруың булып, тын юлыңны гына ачып җибәрсә, зыяны юк, диләр. Әмма бу даруың авызга төшеп китсә – уразаны боза. Канәфер кабу, сагыз чәйнәү дә боза, чөнки ул авызга тарала, тәме бар. Ә теш чистартырга ярый.

Рамазан аенда кемнәрдер ифтар ашы уздыра. Ләкин анда уразада булмаучыларны да чакыралар. Болай эшләү ярыймы?

Ифтар ашының савабы зур. Чөнки анда Коръән укыла, дога кылына. Пәйгамбәребез әйтә: «Әгәр дә ураза тотучыны авыз ачтырсагыз, үзегез дә ураза тоткан кеше кебек савап аласыз». Ифтар ашын өч төрле максатта үткәрергә мөмкин. Әгәр дә без төп максат буларак ифтар мәҗлесенә ураза тотучыларны алырга теләсәк, ул вакытта уразадагыларны гына җыярга кирәк. Төп максат буларак туганнарны җыярга телибез икән – ул вакытта туганнарны чакырырга. Әгәр дә Рамазан ае хөрмәтенә фәкать Коръән укып, мәҗлес уздырырга җыелабыз икән, ул вакытта аларның бөтенесен чакырсаң да ярый. Бар шундый очраклар – мәҗлесне оештырган хуҗа кешедән алып, гаиләдәге башка әгъзаларына кадәр ураза тотмый. Әмма Рамазан ае хөрмәтенә алар кич белән ифтар ашы уздыра. Ураза тотмаучылар булса, кайвакыт тәкъдим итәбез: «Сез барыбер көндез ашый аласыз бит инде, әбиләрегез-бабайларыгыз ураза тотмаса, көндез җыелышыгыз», – дибез. Андый очракларда хәзрәтне чакыралар, хәзрәт килә, укый, табынга калмый – китеп бара. Әгәр дә ураза тотмаучылар җыела икән, бу ашны Рамазан аен хөрмәтләп уздыруың хәерлерәк.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии