- 14.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №14 (13 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Газетадагы «Авыл хатыннары көрәшә беләме?» дигән язма (9 февраль, 2011 ел) мине бик нык уйланырга мәҗбүр итте. Тик язма герое да, автор да миңа үпкәли күрмәсен. Әлеге күренешкә карата үз фикеремне генә белдерәсем килә. Бәлки, минем белән килешүчеләр дә табылыр.
Спорт белән шөгыльләнү ул һәркемгә кирәк: ир-атка да, хатын-кызга да. Чөнки ул сәламәтлекне ныгыта. Шуңа күрә, мин спортка каршы түгел. Көрәшкә дә каршы түгел. Әмма… Сорау туа: хатын-кызлар эшеме ул көрәш? Кем ул хатын-кыз? Ул җәмгыятьтә нинди урын били? Менә шушы сорауларга җавап табарга тырышып карыйк әле.
Хатын-кызлар көрәшенә катгый каршымын. Алар эше түгел ул. Безнең, хатын-кызларның, билгеләнеше күптән Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылып куелган. Без шуның буенча яшәргә тиеш. Ислам шәригате буенча хатын-кыз бик тә хөрмәтләнә һәм югары урында тора. Моны аңлый белергә генә кирәк.
Хатын-кыз ул – нечкә күңелле, нәфис зат. Ә көрәш кебек кырыс әйберләр хатын-кызның гүзәллеге югалуга китерә, ул ир-атка охшый башлый. Ә ир-егетләргә «ирләшкән» хатын-кызлар ошамый. Аларның күңеленә тыйнак, нәфис, саф, күркәм холыклы, тәртипле һәм башка шундый гүзәл сыйфатларга ия булган хатын-кызлар хуш килә.
Без хәзер шуңа күнектек ки, хатын-кызлар бер эштә дә ир-атлардан калышырга тиеш түгел. Хәтта өстен булса да ярый. Хәзер ханымнар һәм туташлар бизнес алып бара, гаиләне тәэмин итә, заводларда авыр хезмәт куя, тимер юллар төзи, шпаллар сала… Ягъни чып-чын ирләр эшен башкара. Бу – хатын-кызларның фаҗигасе бит! Моны күпләр аңламый гына. Ни кызганыч, хатын-кызның яшьлеге һәм бөтен гомере әнә шулай үтеп тә китә.
Мөселман хатын-кызының үзенә лаек (!) эштә эшләргә хокукы бар. Чөнки Ислам дине хатын-кызның гаилә һәм җәмгыятькә файдалы эш белән шөгыльләнү хокукын хөрмәт итә. Исламда хатын-кызның хезмәтен тыю юк. Ләкин шәригать хатын-кыз хезмәтенә берничә шарт билгели:
1. Хатын-кыз ирләрдән аерым хезмәт итәргә тиеш.
2. Иреннән, әтисеннән яки абыйсыннан рөхсәт алырга тиеш.
3. Хезмәт итү аның физик (!) һәм рухи халәтенә начар тәэсир итмәскә тиеш.
4. Күбрәк файда китерә торган эш белән шөгыльләнергә тиеш (мәсәлән: укыту, сәламәтлек саклау, тәрбия өлкәсе).
5. Эш артык күп вакытны алмаска, хатын-кызның үзенә, балаларына һәм иренә вакыты калырга тиеш.
6. Өйдә булмаганда хатын-кызга бизәнү һәм хушбуйлар сөртү тыела. Ул тыйнак киенергә һәм чит кешеләр алдында үзен хак мөэминә итеп тотарга тиеш.
Әйе, ислам шәригате хатын-кызга үзенә зыян китерми торган, үзенә лаеклы эштә эшләргә рөхсәт итә. Ә хатын-кызлар көрәше ул хатын-кызга кирәкме, ул хатын-кызга лаек эшме соң? Ул аңа нинди файда китерә? Киресенчә, дәрәҗәсен төшерә түгелме? Чөнки көрәш ул – ир-атлар эше. Шундый хәдисләр бар: Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Аллаһы Тәгалә ир-атларга охшаган һәм ирләр киеме киюче хатын-кызларны ләгънәт кылды» (Әбү Давыт, әл-Хәким). Тагын берсе: имам әл-Бохариның хәдисләр җыентыгында Ибн Габбастан (Аллаһы аннан һәм аның әтисеннән риза булсын) шундый сүзләр китерелә: «Аллаһы илчесе (с.г.в.) хатын-кызларга охшарга теләгән ир-атларны һәм ирләргә охшарга теләгән хатын-кызларны ләгънәт кылды». Мондый әйберләрдән бик нык сакланырга кирәк безгә.
Әле хатын-кыз үзенә яраклы эштә эшләсә дә, гаиләгә зыян килергә мөмкин. Балаларны кем тәрбияләр соң? Ураммы? Эш белән артык мәшгуль булу хатын-кызны хуҗалык эшеннән, балалар тәрбияләүдән аера. Ана кайгыртучанлыгы һәм назыннан мәхрүм булган, урамда йөргән балалар куркыныч җинаятьчеләр сафын тутыра. Ә ир кеше хатынында хезмәт алдынгысы түгел, сөеклесен, балаларының кайгыртучан анасын күрергә тели.
Шуны дөрес итеп аңларга кирәк: Ислам хатын-кызны өйдә тотып, аның хакларын кысарга теләми. Киресенчә, аның өйдә эшләвен һәм балалар тәрбияләвен авыр һәм җаваплы эш итеп кабул итә.
Аллаһыга һәм җәмгыятькә карата хатын-кыз Исламда бик әһәмиятле урын алып тора. Ул кайгыртучанлык һәм йомшак мөнәсәбәт таләп итә. Ул бәллүр савытка тиң. Бервакыт сәфәр вакытында Пәйгамбәр галәйһиссәлам дөя өстендә барган берничә хатын-кызны күргән. Дөяләрне алып баручы кеше, бик тиз бару хатын-кызларга күп уңайсызлыклар тудырганны онытып, дөяләрне чаптырып барган. Шул вакыт Пәйгамбәр галәйһиссәлам: «Син бәллүр савытлар алып барасың, алар белән сак бул», – дигән. (Бохари)
Ә бәллүр савыт нишли? Ул тиз ватыла, уала бит. Әгәр ирләр кебек эшли башласа, ирләр кебек була башласа, хатын-кыз үзенә хас нәзәкатьлелеген югалтачак бит!
Ислам дине ир-ат һәм хатын-кызларның ирекле аралашуын тыя. Әгәр хатын-кыз урамга чыга икән, аның киеме тәнен капларга тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәннең «Нур» сүрәсендә әйтә: «Аллаһыга хакыйкый ышанган ирләргә әйт: күз карашларын түбән төшерсеннәр һәм гаурәтләрен хәрәмнән сакласыннар. Болай эшләү алар өчен гөнаһсызрак. Аллаһыга хакыйкый ышанган хатыннарга әйт: күз карашларын түбән төшерсеннәр һәм гаурәтләрен хәрәмнән сакласыннар. Ачык күренгән урыннан кала, гаурәтләрен күрсәтмәсеннәр. Бөркәнчекләрен күкрәкләренә капласыннар.» (31 аять)
Шулай итеп, ислам тәгълиматы хатын-кызга да, ир кешегә дә башка җенес кешесе янында тыйнак булырга боера.
Шуны истән чыгармыйк: без хатын-кызлар үзебезгә хас матурлыкны, тыйнаклыкны, оялчанлыкны («Оялу иманнан», дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.), йомшаклыкны югалтырга тиеш түгел. Хатын-кыз хатын-кыз булып калырга тиеш!
Чулпан ИБРАҺИМОВА.
ХАТЫН-КЫЗ БУЛЫП КАЛЫЙК!,

Комментарии