- 14.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №9 (10 март)
- Рубрика: Иманга юл
Сабада 23 февраль һәм 8 Март көннәре — мөселман «даталарына» әверелеп бара. Район егетләре һәм мөслимәләре Саба мәдәният йортында дини зирәклектә көч сынаша. Әлеге күркәм чара инде 3-4 ел рәттән дәвам итә.
“Мөселман егете” бәйгесе быел, гадәттәгечә, үзгәрешсез узды. Бер атна алдан аның зона ярышлары үтте. Берничә җирле үзидарә Советларына караган 10-12шәр авыллы зоналардан финал ярышларына 3-4 егет сайлап алынды. Алар саны быел 20гә җитте. Бәйрәмгә, гадәттәгечә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кол Шәриф мәчете имамы Рамил Юнысның катнашуы, бигрәк тә сәхнәдә изгелектә ярышуның, милли мәдәни чараның кирәкле һәм файдалы булуын билгеләп үтүләре халыкка аеруча әһәмиятле булды. Яшь егетләр иң элек үзләре белән таныштырды. Уңайсыз вакыйгалардан чыгу юлларын күрсәтеп, төрле сорау һәм биремнәр белән зирәклектә сынаштылар. Чарада җиңүче билгеләнмәде, жюри әгъзалары катнашучы егетләрнең кимчелекләрен сабак өчен атады.
Узган якшәмбедә “Мөслимә ханым” бәйгесе узды. Ул инде 4 ел рәттән үткәрелә. Быелгысының башка елларга караганда аермасы шунда ки, элек ул “Мөслимә туташ” дип уздырылды. Чөнки яшьләр генә катнаша иде. Быел исә ханымнар сәхнә тотты. Шулай ук бәйгенең системасы да үзгәрде. Элек мөслимәләрнең һәрберсе үзе өчен көч сынашса, быел исә ханымнар ике командага бүленеп ярышты. “Фатыйха” һәм “Зәм-зәм” командалары арасындагы бәйге тигез исәп белән тәмамланды. Бу кичәгә Рамил Юныс янәдән үтемле вәгазе белән килгән иде.
Ике бәйгедә дә катнашкан Саба район башлыгы Рәис Миңнеханов шундый күтәренке рухтагы чараларга алга таба тагын да ныграк әһәмият биреләчәген белдерде. Алай гына түгел, ике ел рәттән җәй көне Лесхоз бистәсендә үткәрелгән Мөселман сабан туен быел республика күләмендәге мөселманнар спорт бәйрәме дәрәҗәсенә күтәрергә җыенулары турында белдерде, район мәхәлләсендә зур кызыксынулар уятты.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии