Туганнар каберлегендә җеназа намазын ничек кылырга?

Туганнар каберлегендә җеназа намазын ничек кылырга?

«Әтинең абыйсы Бөек Ватан сугышында тоткыннар лагерында һәлак булган, Смоленскида туганнар каберлегендә җирләнгән. Шунда барырга җыенабыз. Чаллыдан Мәлик хәзрәт шулай бабасының каберенә барып кайткан дип ишеттек. Без ул хәзрәтне бик хөрмәт итәбез. Аңардан туганнар каберлекләрендә җирләнгәннәргә җеназа намазы кылу тәртибен белешеп язып чыксагыз, шушындый сәфәргә җыенучылар өчен файдалы булыр иде».

Чаллыдан даими укучыбыздан менә шундый сорау килеп иреште. Мәлик хәзрәт Ибраһимов белән элемтәгә кереп, үз сәфәре, туганнар каберлегендә җирләнгәннәргә җеназа намазы кылу тәртибе турында сораштык.

– Әни ягыннан бабам сугышта һәлак булган. Без аның кайда ятканын төгәл белми идек, якынча Белоруссиядә икәненнән генә хәбәребез бар иде. Мин мәктәптә укыган елларда Белоруссиянең Витебск өлкәсе, Дубровно шәһәреннән мәктәп балаларыннан хат килеп төште. Бабагызның кайда җирләнгәнен беләбез, каберенә күз-колак булып торабыз, дигәннәр. Ул вакытта мин әле яшьрәк, башкаларның да анда барырга мөмкинлеге, вакыты булмагандыр, барып җитә алмадык. Менә 40 ел узгач, ике ел тирәсе элек мин анда барып кайттым. Бабай туганнар каберлегендә җирләнгән. Шунысын әйтергә кирәк: Белоруссиядә сугыш хәтеренә бик зур әһәмият бирәләр. Безнең якташыбыз композитор Фәрит Яруллин да шул җирләрдә ятып калган икән, аның исемен хәтта бер музыка мәктәбенә биргәннәр. Анда кереп чыктым. Шәһәр мэриясендә махсус кеше билгеләгәннәр, ул туганнар каберлекләрен күрергә килүчеләргә компьютердан карап бөтен мәгълүматны әйтеп тора. Без башта каберлекне турыдан-туры зиратка барып эзләп карамакчы идек. Алай табып булмасы аңлашылгач, якындагы мәктәпкә киттек. Укытучылар мэриядәге шул кеше белән таныштырды, ул бабай яткан туганлык каберлегенең адресын карап әйтте, ничек барырга икәнен өйрәтте.

Без исламда бер әйберне дә дәлилсез эшләмибез. Җеназа укуның да дәлиле бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бервакытны сәхабәләреннән сорый: «Мәчетне җыештырып, карап торучы бер хатын бар иде. Ул күренми, кайда ул?» – ди. Сәхабәләре: «Йә Рәсүлүллаһ, ул вафат булды», – дигәчтен, пәйгамбәребез (с.г.в.), нишләп миңа әйтмәдегез, дип, мәчетне карап торучы гади бер хатын булуына карамастан, аны хөрмәт итеп, каберенең кырыена басып җеназа намазы укый. Мин шушы хәдискә нигезләнеп, кыйблага карап, туганнар каберлеген (ул шактый зур урынны алган) алгы якка куеп, җеназа намазы укыдым.

Җеназа намазының тәртибе кирәк булса, кешеләр үзләре элемтәгә чыксыннар, мин аңлата алам.

– Мәлик хәзрәт, туганнар каберлеге булгач, анда төрле дин вәкилләре күмелгән. Исемнәре билгеле булса, калганнарны да телгә алып укырга ярыймы?

– Җеназа намазының асылы – вафат булган мөселманның барган урыны яхшы булсын дип дога кылу. Аннан берәүгә дә зыян юк. Без бит шәригатькә яки әхлак кануннарына каршы килә торган эш эшләмибез, Аллаһы Тәгалә бөтенебезгә дә бер, бу Аллаһтан яхшылык сорап дога кылу бит инде. Шуңа күрә туганнар каберлегендә җеназа укуда бернинди проблема да юк. Кемгә ниятләнгән булса, шуңа барып ирешә. Дөрес, башка дин вәкилләренә бер зыяны булмаса да, савабы мөселманнарга гына бара, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселманнарга гына дога кылырга рөхсәт иткән. Мин монда яткан башка мөселман кардәшләр булса, аларга да барып ирешсен, дип дога кылдым. Шулай эшләсәләр дә була.

– Кемдер бабалары, туганнары җирләнгән каберлекләргә барырга җай таба, ә кемдер барып җитә алмый, гомере буе «каберләрен күрә алмадым» дип уйлап яши. Әгәр бара алмасаң нишләргә?

– Ислам – җиңеллек дине. Әгәр дә бабаларыбыз яткан җирләргә бара яки чит шәһәрдә, чит илдә вафат булган мөселман кардәшебезнең җеназасында катнаша алмыйбыз икән, шәригатьтә читтән торып җеназа уку дигән нәрсә бар. Мәсәлән, мәчеттәге имам игълан итә: бүген шундый-шундый җирдә мөселман кардәшебез вафат булган, аңарга җеназа намазы укыйбыз, ди. Имам алга, башкалар аның артына басып, гадәти җеназа намазы укыйлар. Яки аерым кеше «Фәлән улы Фәлән яки Фәлән кызы Фәләнгә ниятләп җеназа намазы укыйм» дип укый (әгәр күмгән вакытта җеназа укылмаган булса). Җеназа намазы укый белми икән, һичьюгы дога кылса да, ул эзсез калмый, савабы барыбер ирешә торган була ИншәАллаһ.

– Сугышта хәбәрсез югалганнар да бар. Аларның каберләре дә билгеле түгел. Андыйларга да җеназа уку дөрес буламы?

– Дөрес була. Вакытында җеназа укылмаган булса, алар догага мохтаҗ булып яталар. Шуңа күрә җеназа намазы кылсаң, дога укысаң, савап була, кайда ятуларына карамастан, ул барыбер барып ирешә.

Мин үземнең бабай дип сөйлим, ул үлгәндә 44 яшендә булган. Миңа хәзер 57, ягъни бабамның яшен узып киткәнмен. Хәзер уйлыйм: шундый яшь кешеләр кемнеңдер начар ният белән сугыш башлавы аркасында һәлак булганнар. Шундый хәлләр кабатланмасын дисәк, уйланыйк, гаделсезлекләрдән сак булыйк, үзебезгә һәм башкаларга зыян сала торган эшләрдән читтә торыйк. Хәзер заман авыр, психологик яктан да тотрыксызлык вакыты. Кечкенә генә бер сүздән, кечкенә генә бер гамәлдән дә төзәтеп булмаслык хәлләр килеп чыгуы ихтимал, шуңа күрә бу әйберләрдән сак булыйк, тарихтан дәрес алыйк.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии