- 13.12.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №49 (7 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
2014нче елның 5нче ноябрь көнендә безнең Кирлегәч авылы Минәсхәт Галим мәчетенә мөлаем генә бер яшь кеше килеп керде. Ул үзен Рәшит улы Илдус Мөбарәкшин дип таныштырды. Танышып, хәл-әхвәлләр сорашкач, Илдус әфәнде: «Зөфәр хәзрәт, мәчетегездә нинди эшләр башкарырга, нинди ярдәм кирәк?» – дип сорады. Мин: «Әнә тәрәзәләрне алыштыра башлаган идек тә, тулысы белән алыштырырга акча җитеп бетмәде, шуларны алыштырырга ярдәм итсәгез, рәхмәтле булыр идек», – дидем. Илдус әфәнде моның белән генә булмаганын әйтеп, нинди эшләр бар, барысын да санап чыгарга кушты. Мәчетнең эчен дә евровагонка белән эшләп чыксаң яхшы буласын әйттем. Ул тагын сорады. Ояла-ояла гына: «Түшәмен агартканда да комачауламас иде», – дидем. Ахыр чиктә, сөйләшә торгач, тәрәзәләрне пластикка алмаштыру, диварларны евровагонка белән эчләү, түшәмгә элпә тарттыру (натяжной потолок дип йөртәләр), идәнгә 16 мм калынлыгындагы фанер җәеп, ковролин түшәү, бүлмәләргә купе-ишекләр куйдыру хакында килештек.
Чоры бик болгавыр булгач, бу эшләрне эшләп чыгарлар дип тә ышанып бетмәгән идем. Әмма Илдус әфәнде Орлов Сергей исемле мастер җитәкчелегендәге биш кешелек бригада белән килешкән. Шушы бригада 2015нче елның 16нчы гыйнварында пластик тәрәзәләрне алып килеп урнаштырып та бетерде. Инде 7нче апрельгә килешенгән эшләр бик сыйфатлы итеп башкарылып беткән иде. Алар эшләгәндә көндәлек намазлар да, җомга намазлары да өзелмәде.
Июнь аенда без, мәчеткә йөрүчеләр, Илдус Рәшит улының туганнары белән таныштык. Вакытында данлыклы мич чыгаручы Хөсәен – Илдус әфәнденең бабасы Шөгердә яшәгән. Ул Кирлегәч авылында туган Дәрҗеман кызы Гәнзәлифкә өйләнә һәм аларның 1950нче елда – Венера исемле, 1958нче елда Фәридә исемле кызлары туа. Венера үз чиратында Рәшит исемле егеткә кияүгә чыга. Илдус әфәнде аларның уллары икән. Илдус әти-әнисе белән Няган шәһәрендә яшәсә дә, үзләренең тамырлары калган Кирлегәч авылы мәчетенә ярдәм итәргә, Кирлегәч авылы мөселманнары өчен мәчеттә уңайлыклар булдыру өчен тырышалар. Хәләл көч белән тапкан байлыкларын изге юлда сарыф итәләр.
Әлбәттә, июнь аенда очрашкач, без аларга зур рәхмәтләребезне әйттек. Менә көн саен мәчетебезгә килгәч, андагы бер керсәң чыгасы килмәслек матурлыкны күреп, тиешле рәхмәтебезне әйтеп бетерә алмаганбыздыр дип борчылам. Безне шатландырып, мәчетне уңайландырып, шушы матурлыкны булдырып киткән Илдус әфәнде Рәшит улына, аның әнисе Венера ханымга, аларның барча туганнарына, балаларына иминлек, саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр, иң мөһиме: кылган гамәлләре Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүен теләп, аңа тагын бер кат авыл кешеләре исеменнән, шәхсән үземнән дә «Безнең гәҗит» аша бик зур рәхмәтләребезне ирештерәсем килә. Бүген милләтебезгә, динебезгә Илдус әфәнде кебек фидакарь кешеләр күбрәк булса иде. Шундый изгелек кылучыларның кадерен белсәк иде.
Шулай ук Илдус әфәнде белән бергә уйнап үскән мастер Сергей Орловка һәм аның бригадасына да шундый сыйфатлы итеп эшләгәннәре өчен бик зур рәхмәт.
Минзөфәр БӘДРЕТДИНОВ,
Лениногорск районы, Кирлегәч авылы имамы

Комментарии