Ни хәлең бар, авыл мулласы?

Ни хәлең бар, авыл мулласы?

Ял көнендә аны – никах мәҗлесендә, эш көннәрендә автобуста һәм Шода авылы мәчетендә күрергә мөмкин. Балтач районы Нөнәгәр авылы егете Илнур Әсхәтов турында сүзем. Райондашлары аңа яратып «Илнур хәзрәт» дип дәшсә, җәмәгать транспортында аңа «кондуктор» дип мөрәҗәгать итәләр. 29 яшьлек бу егетнең дингә килү тарихы һәм иманлы тормыш юлы турында үзе белән сөйләштек.

«АВЫЛ ХӘЗРӘТЕНЕҢ ХАТЫНЫ БУЛЫРГА ТЕЛӘМИЛӘР»

– Мәктәптә укыганда бик нык төшенкелеккә бирелә идем. Әле дә хәтеремдә: авыл урамыннан атлап барам. Колакка азан тавышы килеп бәрелде. Шуны ишетеп, мәчеткә юнәлдем. Мине каршы алган бер егет күңелемдә дингә мәхәббәт уятты. Кызыксынып киттем...

Ислам дине белән чын-чынлап танышу тарихы шулай башлана аның. Ә аннары – Казан шәһәренә китү, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алу һәм дин кануннарына төшенү. Мәктәптән соң Балтач районы Норма авылында урнашкан уку йортына китмәвенә әле дә сөенеп туя алмый. «Дөньяви белемне алырга беркайчан да соң түгел. Вакыт һәм җай чыккач та, өлгереп булыр. Ә иманга иртәрәк килүең хәерле. Иртәгә нәрсә буласын бер Аллаһ Тәгалә генә белә», – ди ул.

Биш ел Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыгач, Татарстанның төрле районнарында практика үтә Илнур. Шунда әзме-күпме тәҗрибә дә туплый. Ә тәҗрибәле имамнарга кытлык зур, шуңа да Балтач районы Шеңшеңәр авылы мәчетенә мулла булып билгеләнә егет. Анда өч ел да сигез ай эшләп китә. Ә бүген районның Шода авылы мәчетендә имам ролен үти.

– Бер ел элек гаилә кордым. Безнең халыкта муллалар турында бик кызыклы фикерләр йөри бит. Имештер, мәчеттә тик утыралар да, кесә тутырып акча алалар. Гаиләңне алып барыр өчен мулла акчасы гына җитми шул, шуңа күрә Казанда автобус кондукторы булып эшкә урнаштым. Рәсми эш гел кирәк, алда нәрсә көткәнен белмибез бит, – дип сөйләвен дәвам итте хәзрәт. – Никах мәҗлесләре дә үткәрәм, имамлык вазыйфасын да башкарам. Тормышта төрле хәлләр була: имам да, дин әһеле дә – шундый ук кеше. Ул да авырып китәргә мөмкин, аның да гаиләсендә проблемалар туа. Әмма минем беркайчан да ышандырган кешемә килми калганым юк. Халык безгә белгечкә караган кебек карый, аларга ярдәм кулы сузу – безнең бурыч.

– Күпләрдә: «Авыл мулласы ашка чакырыр өчен генә кирәк», – дигән фикер яши. Әйтерсең лә, аш мәҗлесләре үткәрелмәсә, мулласыз да яшәп була. Шәһәр мәчетләренә киңәш сорап килүчеләр шактый, ә менә авыл мулласы янына ни өчен киләләр?

– Авыл мулласы халыкка өч вакытта кирәк. Бала тугач. Бала үзе килә алмый, билгеле – ата-анасы исем кушарга дип чакыра. Никах укыту. Күбрәк яшь парлар түгел, ә аларның ата-аналары чакыра. Соңгы юлга озатыр өчен. Бу очракта да мәрхүмнең туганнары, якыннары дәшә. Күңел тынычлыгы таба алмаганнар, дога укытып китүчеләр, өшкертүчеләр авылда да бар ул. Ләкин саннары аз.

– Республикада барлыгы 1511 мәчет бар, шуларның алтмышы бикле тора, чөнки дини белеме булган муллалар җитешми. Элек кечкенә бер авылга да 5-6 мулла булган, хәзер 500 хуҗалыктан торган зур авылда бер мулла тапсаң да рәхмәт әйтерсең. Моның сәбәбе нидә икән соң?

– Мулланы авылда калдыру өчен кызыксындыру чаралары булмау. Һәр эш бюджет дигән сүзгә килеп терәлер. Бюджет формалаштыру дигән гыйбарә Диния нәзарәтендә дә бар. Әйтик, белемле имам авылга кайтып эшли башлый икән, нәзарәт аңа 180 мең сум грант бирә. Ул өч елга исәпләнгән. Шул ел эчендә имамга авылны өйрәнү мөмкинлеге бирелә. Авыл халкы, үз чиратында, имамның осталыгын тикшерә. Бу вакыт аралыгында кемнең кем икәнлеген белергә була. Шул өч елдан соң имам авылдан китәргә дә мөмкин. Менә шул вакытта авыл халкы имамны калдыру турында уйларга тиеш. Имам авыл халкына кирәк. Әгәр халык мәҗлескә барып, бер-ике дога укып кайтучы бабайга риза икән, шулай булсын. Дәүләт ярдәм итми дия алмыйм. Әйтик, 2019нчы елда президент программасы нигезендә хаҗ кылу бәхетенә ирештем.

– Мулланың хезмәт хакы тормыш алып барырга җитми, дидегез...

– Авылда эшли башлагач, беренче урынга хезмәт хакы түләү мәсьәләсе килеп баса. Авыл советы, колхоз рәисе, авылның шәхси эшмәкәрләре җыелып, имам белән таныша. Әгәр хезмәт хакы түләүне шул әйтеп үтелгәннәр үз өсләренә алалар һәм мөфтияттән бераз булса да ярдәм килеп тора икән, имамның авылда калуы бик мөмкин. Авылда имамнарның җитмәвенә тагын бер сәбәп: кызлар авыл хәзрәтенең хатыны булудан курка. Имамның хатынына карап, дингә бәя бирелә. Намазыңны укыдыңмы, иртәнге намазга бардыңмы, юкмы – шәһәрдә сине беркем дә белми. Авылда иртәнге намазга килми кара, авыл халкы: «Үзе безне мәчеткә чакырып йөри, үзе йоклап калган», – дигән сүзләрне тиз ишеттерәчәк.

– Әллә ишетелгәләдеме?

– Кызык инде ул авыл халкы. Бер ялгышлыгың өчен бөтен яхшылыгыңны онытырга мөмкиннәр. Бер хикмәт иясе ак кәгазьгә кара нокта ясаган һәм укучыларыннан: «Нәрсә күрәсез?» – дип сораган. Барысы да: «Кара төртке», – дип җавап биргән. Укытучы: «Кара ноктаны күрдегез, тик берегез дә ак биткә игътибар итмәде», – дип җавап кайтарган. Авыл халкыннан күп әйбер тора. Шеңшеңәр авылында эшли башлауга, халык күтәреп алды. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты белән берлектә эш алып бардык. Бүген менә шулар бергә эшләсә, авылларның киләчәге дә өметле булыр иде. Мәсәлән, хәзрәт мәктәпкә кереп гыйлем алуның фазыйләте турында вәгазь, ә балалар бакчасында пәйгамбәрләр турында кыйсса сөйли ала. Моның өчен оешма директорының рөхсәте кирәк. Элек Ураза һәм Корбан гаетенә балаларга пакет тутырып кертә торган идек. Сабыйлар ике гаетне көтеп ала торганнар иде. «Хәзрәт абый, син Кыш бабайдан әйбәтрәк, чөнки гает бәйрәме икәү, ә яңа ел берәү генә», – диләр иде. Шулай итеп без бу бәйрәмнәрнең әһәмиятен ассызыклаганбыз.

Мәктәп, мәдәният йорты – әзер аудитория. Кешене мәчеткә чакырсаң, күңелендә иманы булганнар килер, әмма әллә нигә бер аш үткәрә торган бәндә килмәс. Ләкин шуның малае бүген мәктәпкә керергә мөмкин. Ә имам мәктәпкә килеп, вәгазь сөйләү мөмкинлегенә ия булса, үз фикереңне балага да, аның әти-әнисенә дә җиткерә алырсың. Кызганыч, мондый мөмкинлек гел булмый.

«АКЧАНЫ СОРАП АЛЫП БУЛМЫЙ»

– Мулла булу җиңелме? Иң җиңел профессия, диләр бит. Мәчеткә килеп «бисмиллаңны» әйтәсең дә, кайтып китәсең. Өстәвенә, атна саен ашка чакырып торалар... Нинди кыенлыгы бар?

– Бер авырлык бар. Әйтик, төшкә кадәр мәет озатабыз ди. Үзеңне әти-әниеңне озаткан кебек хис итәсең. Сәгать 13.00да – исем кушу мәҗлесе. Кайгыны онытып, шат күңел белән килеп керүең хәерле. Кич белән – никах. Тиз арада халәтне үзгәртә белү сорала. Аннары кешегә яраклаша белү дә мөһим. Мин үземне хөрмәт иткәннәрен яратам. Шеңшеңәр авылында бер мәҗлес үткәрергә туры килде. Бәйрәм бара һәм өстәл артында утыручы берәүнең сүзләре колакка бәрелде: «Җиңел кәсеп таптылар болар: бит сыпаралар да, акча алалар», – ди. Аптырап тормадым: «Хөрмәтле кунаклар, хәзер менә бу кеше минем – урынга, мин аныкына утырам. Ул мәҗлесне дә алып бара, вәгазен дә сөйли, дога да кыла», – дидем. Шып булдылар. Шуннан соң кергән чебен дә вәгазь тыңлап чыгып китте.

– Мулла үз хезмәте өчен акча алырга тиешме?

– Акчаны сорап алып булмый. Мәҗлестә берәүләр – 50, икенчеләр 100 сум бирә. Без үз эшебезне, гаиләбезне калдырып, халыкка хезмәт күрсәтергә барабыз. Моның өчен акча алуның зыяны юк. Әмма халык имамны хөрмәт итми. Хәзрәт киткәч, өстәлгә аракы чыга. Иртән никах укыйбыз, кич белән исергәнче эчәләр. Бу – имамның хезмәтен аяк астына салып таптауга тиң.

– Имамның мәҗлес алып баруын халык кабул итәме?

– Без дини рамкаларда алып барабыз. Мәҗлестән соң күпләр яныма килеп: «Эчмичә дә күңелле ял итеп була икән», – диләр. Халык сайлана инде ул. Хәләл белән хәрәмне дә, алып баручыларны да сайлый. Сайламаслык та түгел: никах гомергә бер булырга тиеш. Фәритнең алып баруы ошамаса, иртәгә Фирзәрне чакыра алмыйсың. Пандемия дигән нәрсә йогынты ясады. Зур мәҗлес үткәрүчеләр кимеде, мәчеткә килеп укытып кына кайталар хәзер.

Пандемия дигәннән, Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәр сынаудан соң җиңеллеген бирермен», – дигән. Акны карадан аермый башладык. Туганның хәлен белү, әти-әни янына кайту юк, доллар белән яшибез. Моны күргән Аллаһ Тәгалә: «Менә миңа ышанмыйсыз. Күз күрмәгән, һава җитмәгән вируска ышанып өегездә утырыгыз», – диде. Кеше күңеленә курку салды. Аллаһ Тәгаләне дә күрмибез бит, югыйсә. Менә язын ураза тотып, намазларга йөри башлагач, вазгыять яхшырган күк төсле тоелган иде, кеше янә онытыла башлады. Бүген зина кылу, хәмер эчү, хыянәт дигән бозык эшләр күпләп үрчи. Кеше киләчәге турында борчыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Иртә белән уянгач ашарга ризыгың, кияргә киемең, йөрергә аягың булса, үзеңне иң бәхетле кеше итеп хис ит, иртәгә нәрсә буласын син белмисең», – дигән. Бөтен кешедә фатир, машина бар, күңел тынычлыгы юк.

– Халык имамның вәгазьләренә колак саламы?

– Мәчеттә, төрле чараларда вәгазь сөйләгән булабыз, тик бу сүзләрне колагына да элмәүчеләр бар. Аңламыйм, ләкин газ хезмәткәре килеп: «Берүк газыңны кабызма, шартлыйсың», – дисә, без аның сүзен тыңлыйбыз, чөнки шартлаудан куркабыз. Электрчы килеп: «Моңа тимә, ут кабуы ихтимал», – дисә, шулай ук колак салабыз, чөнки янгын чыгарга мөмкин. Ә хәзрәтнең сүзенә ышаныч азрак.

– Халык булганына шөкер итә беләме?

– Хәзер тормышыбыз мул. Кайчак мәҗлесләргә килеп, табынга күз салышка: «Туймы бу, ашмы бу», – дип уйлап куясың. Табында ничә төрле җиләк-җимеш, ит һәм башкалар. Колак ишетмәгән, күз күрмәгән ризыкларны авыз итеп кайтасың, ләкин аның күбесе исраф кала. Шушы муллыкның кадерен белеп яши алабыз икән, тормышыбыз файдалы үтәр. Кеше үзенең бик бай һәм бәхетле икәнен аңласын өчен, аңа больницадагы сырхаулар янына барып кайтырга кирәк. Аларны күргәч, «Аллаһка шөкер, бар җирем сау-сәламәт, мин бик бай кеше икәнмен», – диярсең. Күпләрнең матди байлыклары күп. Тик күңел тынычлыгы юк. Байларга кунакка бардың, аның байлыгын күрдең ди. Тик гаиләдә гел кычкырыш-талаш, акыру да бакыру, бер-береңне аңламау... Кунактан чыккач, үзең дә сизмәстән: «Бер газиз Аллам, миңа мондый байлык бирә күрмә», – диярсең. Дөнья байлыгы ул – су, ә күңел – көймә. Су булмаса, көймә бара алмый, шуңа да дөнья малы кирәк түгел дип әйтеп булмас. Әмма су көймәгә керсә, ул бата башлый. Акча кесәдә түгел, күңелдә булырга тиеш. Күңелдәге урынны – Аллаһ Тәгаләгә, ата-анага, гаиләбезгә, якыннарыбызга калдырыйк.

– Мәчете булган авыл бәхетле авылмы? Әйтик, үзегез эшләгән мәчеткә җомга намазына йөрүчеләр күпме?

– Бик бәхетле авыл. Мәчет – авылның көзгесе. Мәчет бар икән, монда иманлы кешеләр яши, дип уйланыр өчен урын бар. Шода авылы мәчетенә йөрүчеләр күп түгел. Хәзер пандемиягә бәйле рәвештә дә аларның саны кими. Аннары, авылда дингә килү кыенрак. Әйтик, Габдулла абый мәчеткә бик килер иде, әмма аның 300 авылдашы Габдулланың кем икәнен белә. Аның гомер буе эчеп, колхозныкын урлап йөрүен дә, хатынын кыйнап торуын да белә дә, күрә дә. Ул мәчеткә килсә, һәрбер авыл кешесе аңа бармак төртеп: «Хәзер кеше булган», – дип сөйләячәк. Ә шәһәрдә бу яктан иркенрәк.

 

Акчаң булса, йортның ниндиен телисең, шунысын сатып алып була, әмма тынычлыкны алып булмый. Акчаң булса, даруның да төрлесен алып була, әмма Аллаһ теләмәсә шифасын алып булмый. Акчаң булса, мендәрнең дә теләсә ниндиен алып була, ләкин Аллаһ Тәгалә теләмәсә, син анда йоклый алмассың.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии