- 13.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №40 (11 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
«(И Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек» (Коръән 21: 107).
Менә мөбәрәк Мәүлид ән-Нәби ае да үтеп бара. Ул – Аллаhының соңгы Илчесе, кешелек дөньясына килеп киткән кешеләр арасында беренче шәхес, безнең сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаhу галәйhи вә сәлламнең туган ае. Җир шарындагы бөтен мөселманнар рабигыль-әүвал ае дәвамында пәйгамбәребезне олылап, аның тормыш юлы, күркәм сыйфатлары, пәйгамбәрлек юлы турында вәгазьләр сөйләп, Мәүлид мәҗлесләре уздырдылар.
Ул бит, башка пәйгамбәрләрдән аермалы буларак, барча галәмнәргә рәхмәт итеп, барлык кешелеккә җибәрелгән, тарихта тирән эз калдырган. Кайберләрен мин дә искә төшерергә тырышып карыйм әле.
Әгәр дә аңа кадәр кешеләр төрле потларга, сыннарга, табигать җисемнәренә табына торган булсалар, Пәйгамбәребез бары бер Аллаhы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга кушты, бу тәүхид була инде. Бизмәннең бер тәлинкәсендәге «Лә иләәhә илләллаh» икенче тәлинкәсендәге җиде кат күкләр, җиде кат җирләрдән дә авыррак килер иде. Кәгъбәтулла эчендәге 360 потны, башка җирләрдәге сыннарны чыгарып вату бик дөрес булган.
Хәзерге вакытта җир шарында 8 миллиард кеше яши. Шуларның берсе дә икенчесенә охшамаган: төсе белән, буе белән, холкы белән hәм башка якларыннан бер-берсеннән аерылып тора. Ләкин бер уртак ягыбыз – без барыбыз да Аллаhы Тәгалә коллары hәм Аның каршында барыбыз да бертигез, хәтта Пәйгамбәребезне бүләк иткән, гарәп телендә иңдерелгән Коръән ияләре дә башка халыклардан өстен түгел. Без барыбыз да атабыз Адәм hәм анабыз Һава балалары. Кешелекнең бердәмлеген, кешеләрнең тигезлеген төшендерүче дә Пәйгамбәребез бит.
Аллаhы Тәгалә кешене җирдә хәлиф итеп билгеләде. Бу бик зур әманәт, аңа лаек булу өчен Аллаhы Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә, «кеше» дигән зур исемгә тап төшермәскә кирәк. Кешенең бөеклеген, аның дәрәҗәсен, аның вазыйфасын да Пәйгамбәребез өйрәтте.
Өметсезлек, рух төшү, ахмаклык хөкем иткән чорда Пәйгамбәребез өйрәтмәләре кешедә үз-үзенә ышану тудырды, яңа үрләргә ирешергә көч-куәт бирде, нинди генә авырлыклар килсә дә, мөселманнар югалып калмады: динен, дәүләтен саклау гына түгел, әледән-әле киңәйтеп барды, дөньяда әлегә үзенә тиң булмаган дәүләт төзеде.
Дин вә мәгыйшәтне берләштереп, төрле фикер ияләрен, төрле кәсеп кешеләрен бергә туплады, аларга дөрес юл күрсәтеп, hәр өлкәдә уңышларга иреште. Бөтен дөньяга танылган галимнәре, дин әhелләре, полководецлары барлыкка килде. Мөселман дәүләте ныгыганнан ныгый барды. Бу уңышларга алда олы максат, якты хыяллар булганга, Пәйгамбәребезнең дөрес җитәкләве аркасында ирешелде. Аның күрсәтмәләре безнең өчен маяк ул.
Пәйгамбәребезнең тормыш юлын күбрәк өйрәнгән саен, аңа булган мәхәббәт күңелләрдә тагын да арта hәм күбәя, үзебездә шул сыйфатларны булдырырга тырышабыз.
«Ислам» мәчете мөәзине Сәет ГАЯЗОВ,
Дәрвишләр бистәсе
Комментарии