- 13.10.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Изгелекне, аның нинди генә булуына карамастан, һәрвакыт эшләргә омтылырга кирәк. Мөселман кешесе теләсә нинди яхшылыкны, хәтта беренче карашка бик кечкенә булып тоелганын эшләүгә дә зур игътибар бирергә тиеш.
Пәйгамбәребез (салаллаһу гәләйһи вәссәләм) үзенең бер хәдисендә: «Һәрбер изгелек – сәдака», – дигән (Бохари риваяте).
Хәдистән аңлашылганча, кылынган изгелек зурмы яки кечкенәме, анысы һич тә мөһим түгел, аның өчен, барыбер, сәдака биргәнгә тиң савап булачак. Бу хәдис безне яхшы гамәлләр кылганда: «Әй, бу кечкенә генә гамәл инде, моннан һич файда булмас», – дип уйламаска, ә киресенчә, изге гамәл кылу җаен кулдан ычкындырмаска этәрә.
Пәйгамбәребез (салаллаһү гәләйһи вәссәләм) икенче бер хәдисендә болай ди: «Бер изге гамәлгә дә кимсенеп карамагыз, хәтта кардәшеңне ачык йөз белән каршы алуга да». (Мөслим риваяте).
«Кимсенеп карамагыз» дигән сүзләрдән бер генә изге гамәлне дә әһәмиятсезгә, вакка санамаска тиешлегебез аңлашыладыр. Хәтта кардәшеңә елмаюың да, аны ачык йөз белән каршы алуың да изге гамәлләрдән санала. Изгелек эшләү менә бит ничек җиңел икән. Тик кайвакытта бик җиңел генә гамәлдән булган елмаюга да без саранланабыз, иренәбез. Шуның белән, ни кызганыч, үзебезне әҗер-саваптан мәхрүм итәбез.
Тормышта мөселман кешесе һәрвакыт изгелеккә омтылырга, яхшы гамәл кылырга тырышырга тиеш. Дөнья эшендә, акча мәсьәләсенә килгәндә, без гел фикерләүдә: «Кайдан гына, ничек кенә күп акча эшләргә, каян гына арзанга алып кыйммәткә сатарга икән?» Шул хакта уйлый-уйлый миебез кайнап чыгу дәрәҗәсенә җитә. Билгеле, бу дөнья хакында да онытырга кирәкми. Ләкин ахирәтебез турында күбрәк кайгыртырга кирәк, соңгы тукталышыбыз ахирәттә булачагын истән чыгармасак иде. Кем белә, бәлки бер кечкенә генә изге гамәл сәбәпле Аллаһның рәхмәтенә ирешербез һәм җәннәтле булырбыз.
Аллаһ Тәгалә «Зүллзиләт» сүрәсендә әйтә: «Берәү тузан бөртеге хәтле генә игелек кылган булса, хәтта шул да күренәчәк», ягъни бу кешенең ул гамәле юкка чыкмый, әҗере үзенә булачак. Менә шуны һәрчак исеңдә тот. Кулындагы авыр сумкасын көч-хәл белән күтәреп баручы карт кешене күрдеңме, йә яшь кешене очраттыңмы, аңа булышырга ашык, кирәк булса, өенә кадәр озатып куй. Күршеңә ярдәм кирәк икән, чакырганын көтмә. Кер дә булыш, изгелек җый. Пәйгамбәребез (салаллаһү гәләйһи вәссәләм): «Ике кешене татулаштыру (ягъни ачуланышкан ике кешене дуслаштыру) – сәдака; кешегә хайванга (атка) атланганда яки аның өстенә кирәк-ярагын куярга булышуың – сәдака; яхшы сүз – сәдака; намазга юнәлгән һәр адым – сәдака; юлдан кешеләргә зарарлы нәрсәне алып кую – сәдака», – дип әйткән (Бохари риваяте).
Сәдака бирү – Аллаһ каршында бик изге бер гамәл. Асылда, сәдака мал белән бирелә, ләкин барыбызның да акча белән, мал белән бирергә мөмкинлеге булмаска да мөмкин. Шуның өчен дә безгә сөекле Пәйгамбәребез (салаллаһү гәләйһи вәссәләм) бүтән юлларны – кечкенә генә изгелек белән дә зур сәдака биргәндәгедәй әҗер-савап эшләп булуын күрсәтеп калдырган.
Әйтик, аралары начар булган кардәшләреңне дуслаштырдың, татулаштырдың икән, сәдака биргән дәрәҗәгә ия буласың. Ләкин нинди генә яхшы, изге гамәл кылсак та, иң мөһим әйберне истән чыгармаска кирәк. Ул да булса, ихласлык. Барлык гамәлләребездә дә ихлас булып кала алу шарт. Бар гамәлне дә бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләргә кирәк. Шунсыз безнең бер гамәлебез дә кабул булмаячак. Без һәр көнне үзебезгә хисап кылып торырга тиешбез. Аллаһ безгә хисап кылганчыга кадәр. Бүген Аллаһ миннән риза булырлык нинди изге гамәл кылдым мин? Кылмаган булсам, ни өчен кылмадым, нәрсә комачаулады миңа кешелек дөньясына файда китерергә?
Элек йөкләрне атлар, дөяләр белән йөрткәннәр. Аларны төяү, атка атлану яки дөя өстенә менеп утыру бик авыр булган. Шуңа күрә дә булышу, ярдәм итү сәдака бирү дәрәҗәсендә булган. Хәзерге көндә дә моңа тиң савап алырга мөмкин бит. Берәр кардәшеңнең машинасына әйберләрен төягәнен күрсәң, килеп булыш, савап ал.
Телебез белән дә изге гамәлләр кылып була. Яхшы сүз әйтсәң, изгелек. Аллаһ сүзләре, аны зикер итү, тәсбих әйтү дә – изгелек. Начар, гөнаһлы гамәл эшләгән кешене күргәч, андый начарлыктан тыелырга киңәш итсәң, үгетләсәң, анысы да шулай ук изгелектән китә. Кардәшеңне сәламләп, аңа хәерлелек теләп, «әссәламү галәйкүм» дип күрешсәң дә, шулай ук изгелек җыясың, сәдака биргәндәй буласың.
Өеңдә тәһарәт алып, чистарынып, мәчеткә юнәлдең икән, һәрбер адымың өчен әҗер-савап язылачак. Бу безне мәчеткә, җәмәгать намазларына ешрак йөрергә, ялкауланмаска өнди.
Юлдан кешеләргә йөрергә комачаулый торган чүп-чарны алып читкә куйсак та, сәдака биргәндәй булырбыз. Күрегез, тирә-юнебезне чүп өемнәре басты. Алар ямьсез булып, начар ис таратып ята. Шуларны чистартсак, изгелекләребез дәрәҗәсе тагын да артыр.
Әнә шул рәвешле көндәлек тормышта изгелек кылу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Һәм син бик күп изге гамәлләр кылдың, ди. Әмма син үз-үзеңнән бер нәрсәне сорарга тиеш: мин бу гамәлләрне кем өчен һәм ни өчен кылдым? Тирә-яктагылар сокланып: «Нинди яхшы кеше икән бу, булышырга гына тора», – дип әйтсеннәр өченме? Әллә инде Раббым Аллаһ риза булсын дипме?
Раббым барыбызга да ихластан, бары тик Үзенең ризалыгы өчен генә, хәерле, изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсен. Әмин!
Раил хәзрәт ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Балык Бистәсе районы
Һәрбер изгелек – сәдака,

Комментарии