Хәләл ризыкка җитәме?!

Хәләл ризыкка җитәме?!

Август аена керүгә хатын-кызлар өчен «кызу урак өсте» башлана. «Нәрсә соң ул урак өсте?» дияр бакчасы булмаучы кайбер ханымнар. Хәер, арада: «Бакчадамыни эш, кибет тулы җиләк-җимеш бит хәзер, җаның ниндиен тели – кер дә сайлап ал!» – дип төзәтүчеләре дә табылыр минем язганнарны. Әйе, тегеләй дә, болай да килешми мөмкин түгел. Без – хатын-кызлар табигать тарафыннан өй җылысын саклар өчен, тәмледән тәмле ризыклар пешереп якыннарыбызны сыйлар өчен яратылган шул. Җәй исә, әйтеп үткәнемчә, иң кызу эш чоры. Кайда компотын ябасың, кайда тегесен-монысын тозлыйсың, кышка тәмледән тәмле салатлар, кабымлыклар ясыйсың, кайнатмасын әзерлисең, җимешләрен туңдырып суыткычка тутырасың… Мактанып әйтүем түгел, Аллаһка шөкер, дим, бүгенге көндә ике суыткычым да ризык белән шыплап тулган. Инде шушы ясаган ризыкларны күңел тынычлыгы белән, барыбыз да исән-сау булып, куанып-шатланып ашарга гына язсын берүк.

Чыннан да, ул суыткычта ниләр генә юк, бер уйлап карасаң! Бер- ике бүлегендә иттарткычтан чыгарылып, шикәр комы белән бутап кына куелган җимешләр тулы шешәләр, берсендә туңдырылган җиләк-җимеш, берсендә бройлер, мулард итләре, берсендә олы мал ите, берсендә аш тәмләткеч үләннәр, кышкылыкка мунча чабынырга дип полиэтиленга төреп тутырган себеркеләр, гөмбәләр һәм тагын әллә ниләр урын алган! Уйлап карасаң, барысы да кирәк, барысы да файдага яраклы! Инде ярый кышкылыкка дип әзерләнгән банка-банка компот, салат, кабымлыкларны куярга авылда базыбыз бар. Әле алар кырына үзең җәй буе чүбен утап, сулар сибеп, карап үстергән кишер, чөгендер, бәрәңгеләр төшеп утыра. Бәрәңгедән үсүче чәчәк орлыклары да шунда ук сыя.

Үзең үстергән, үзең әзерләгән ризыкның тәме дә үзгә шул аның. Бернинди консервантсыз, агусыз үстерелә ич алар. Шул бәрәңгегә генә ничарадан бичара дип, колорадо кортларына каршы агу сибелә инде.

Бәрәңге димәктән, без ел да бәрәңгене иртә утыртабыз. Көннәр кыздыра башлаганчы, җирнең дымы саклансын өченрәк шулай эшлибез инде, әлбәттә. Быел да бәрәңгеләребез алдан җитеште. Җәй уртасында без инде рәхәтләнеп яңа бәрәңге ашый башладык. Әле бакчабыздагы суганнарны алгач, алар урынына да эксперимент өчен бәрәңге төрткән идек. Ни күрик, атна-үттеме-юкмы, бәрәңгеләребез тишелеп тә чыккан! Инде аларына кортка агу сипмичә генә үстереп карарга исәп. Шуның өчен, кортларын җыйгалап торасы булачак.

Былтыр мәктәпне тәмамлаучы улым да булганга, яныбыздан укырга чыгып киткәндә биреп җибәрергә кирәк булыр дип, салат-малатлар шактый ясаган идем, шөкер, барысы да ашалып бетте. Шуңа күрә быел да вакыт булган саен лечосын, борщын, щиен, помидорын, кыярын ябарга тырышам. Кайбер көнне безнең өй яшелчә складын хәтерләтә башлый. Табак-табак суган, сарымсак, кишер, чөгендер, бәрәңге, помидор, кыяр, ташкабак, кәбестә, алма, слива… һәм тагын әллә ниләр аш бүлмәсеннән ишек төбенә хәтле сузыла. Төн йокыларын калдырып булса да эшләнгән эшнең нәтиҗәсен күргәч, рәхәт булып китә тагын үзе! Ни дисәң дә, кунак-төшем килсә дә, үзеңә дә өстәлгә куяр ризыгың мул булу олы куаныч бит ул. Күчтәнәчкә биреп җибәрергә дә рәхәт. Бар әйбернең кадерен белеп, вакытында эшкәртеп кенә җитешергә кирәк бары.

Беләм, күп кеше «үз-үземне бетермим әле» дип, хәзер кибеттән әзер азык-төлекне ашауга күчеп бар. Тик, әйтеп үткәнемчә, кайда, нинди ысул белән ясалганын да белми ашауга караганда, үзең әзерләп ашаган чиста, хәләл ризыкка җитми инде, җәмәгать! Ә сез минем белән килешәсезме?

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии