Мөселман кинофестивале: исламга каршы көрәшү?

Мөселман кинофестивале: исламга каршы көрәшү?

VII Казан быел үзенең мөселманлыгыннан тагын да ерагайганын күрсәтте. Фестиваль исемендә «» сүзе ни өчен катнашкан? Беркем дә аңлатып бирә алмый. Мәскәүдән килгән жюри рәисе Владимир Хотиненко киноәсәрләрне бәяләгәндә аларны кысаларында карау дөрес түгеллеген ачыктан-ачык әйтә. Бер сүз белән әйткәндә, кинофестивальдә «» төшенчәсе кулланылу күпләр өчен зур фәлсәфә.

Иң элек кинофестивальнең «мөселман»лыгы мәгънәсен карыйк. Соңгы елларда «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына» дигән девиз белән үткәрелгән фестиваль, оештыручылар аңлатканча, гомумкешелек, гуманлык идеяләрен пропагандалауга багышлана. Мөселманлык белән гуманлыкны тигез куеп, ислам диненә карашның гомумкешелек нигезләренә таянганын күрсәтүгә беркем каршы түгел. Әмма ни өчен ул чакта гуманлыкка, бигрәк тә, мөселманлыкка каршы фильмнар фестивальгә кабул ителә, мисал өчен, Германия төшергән «Чужая», Русиянең «Чужая мать» кинолары.

Алманнарның «Чужая» киносы төрекләр турында. Бу кинода төрекләрнең холкы кыргый, хатыннарның хокукы юк, ирләр хатыннарын кыйный, туганнарның бер-берсенә мөгамәләсе кансыз итеп сурәтләнә. Туган туганын үтерә – кино нәкъ шулай тәмамлана. Шуның белән төрекләргә ниндидер гомумкараш күрсәтергә теләү тоела. Монда иң яхшы образ булып, алман егете үзәккә чыга.

«Чужая»да без төрекфобияне күрсәк, Русия төшергән «Чужая мать» киносында исламофобиягә тап булдык. Яулык япкан Мәликә исемле ханым югалган кызын эзләп Кавказдан Мәскәүгә килә. Ирен «тегеләр» үтергәннән соң, яшь хатын шәһит поясы киеп, җәмәгате өчен үч алырга уйлый. Дөресрәге, бу турыда аңа, шулай ук туганнары өчен үч алырга теләгән, икенче берәүләр әйтә. Аннан башта наркоман ясыйлар, соңыннан шәһит каешы киеп, террор ясарга әзерлиләр. Ана кызын бу юлдан йолып калырга йөри. Ягъни кинода дәүләтнең сәясәте, хакимият күрсәтергә теләгән версия сәнгатиләштерелә.

Икенчедән, кинофестивальгә кемнәр чакырулы булуына игътибар итик. Узган ел кинофестиваль Русия Мәдәният министрлыгыннан аерылган мәлдә үтте. Мәскәү, фестивальнең исемен – «Алтын мөнбәр»не үзендә калдырды, шуңа, ул хәзер Казан фестивале, дип атала. Фестиваль Мәскәүдән аерылгач, мөселманлыктан читләшеп килүче кино-бәйге мөселманлашыр, дип тә өмет иткәннәр иде. Нишлисең, төрекфоб-исламофоб киноларыннан ары, хәзер фестивальгә исламга катнашы булмаган гына түгел, бөтенләй аңа каршы булган шәхесләр дә кунак буларак чакырулы булды. Бер дә сәер түгел, кинофестивальнең ачылышын Русия киносының секс-символы Ольга Кабо алып барды. Бөтен хатын-кызлар исеменнән кунакларны үбеп йөрде ул. Бумы мөселман кинофестивале?

Өченчедән, бу фестиваль татар кинематографиясен үстерер өчен оештырылды. Һәр елны фестивальдә конкурска бер-ике татар киносы тәкъдим ителеп, берәр номинациядә җиңү яулап килде. Әйтик, узган ел фестивальнең төп җиңүчесе итеп «Бибинур» лаек булган иде. Ни кызганыч, быел нәфис фильмнар арасына бер татар киносы да кертелмәгән. Фәкать анимацион фильмнар, ягъни мультфильмнар һәм бер документаль фильм – Николай Морозовның «Тукай белән илһамланган» («Вдохновленный Тукаем») киносы катнашты.

Фестиваль җиденче елын үтә, әмма татарның киностудиясе һаман юк. Татарстан кинорежиссерлары белән үткәрелгән матбугат очрашуында Рамил Төхфәтуллин Татарстанда кинематография үсеше өчен әлегә ныклы җирлек юк, дип ачыктан-ачык белдерде. «Республика бюджетыннан кино сәнгате өчен даими финанс тәэминаты булсын иде. Безнең үзебезнең киностудиябез булырга тиеш, ничек кенә чыгымлы булмасын, бу хакта карар кабул итү мөһим. Безнең күрсәтерлек фильмнарыбыз да, горурланырлык талантлы яшьләребез дә җитәрлек», – диде Рамил Төхфәтуллин дәүләт тарафыннан кино сәнгатенә игътибарның җитәрлек дәрәҗәдә булмавына басым ясап. «Бәлки спорт легионерлары турында кино төшерү кызыксыну уятыр иде», – диде ул ярымшаяру белән.

«Казан кинохроника студиясе бөлгенлеккә төшеп бара, кешеләр берничә ай инде хезмәт хакы алмый. Ә бит уйлап карасаң, мәдәни һәйкәлләр турында сүз алып барганда, кинематографияне дә интеллектуаль һәйкәл дип санап була», – ди Рамил Төхфәтуллин.

Үзбәк режиссеры Едгар Сәгъдиев Казанда кино үсеше өчен җирлек булуын таныса да, «Татарстан – Русиянең бер өлеше. Шуңа күрә татар киносы Русия күләгәсендә кала бирә», – дип бәя биреп, үзбәк киноиндустриясенең үсеше, тәҗрибәсе хакында сөйләде.

Фестиваль барышында «Бибинур» фильмы продюсеры Светлана Бохараева Татарстанда кинематографиянең аяныч хәлдә булуы турында Премьер-министр Илдар Халиковка ачык хат әзерләгәнен белдерде. Матбугат очрашуында фестивальдә катнашкан бердәнбер Татарстан фильмы «Вдохновленный Тукаем» фильмы турында сөйләшкәндә, Светлана Бохараева сүз сорап, җитәкчегә язылган әрнүле хатны укыды. Ул Татарстандагы кино сәнгатенең аяныч хәле турында халыкның белүен тели. Илдар Халиков исеменә язылган хатка йөзләгән кеше кул куйган. Алар арасында танылган режиссерлар, продюсерлар, мәдәният эшлеклеләре һәм гади тамашачылар бар.

Фестивальнең киләчәге бармы? Рәсми булмаган сөйләшүләрдә, пыш-пыш килеп булса да: «Бу фестивальнең гомере кыска булмагае», – дип хафалану еш ишетелә. Казан кино-бәйгесенең президенты, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин фестивальне гаеткә, аның ачылышын гает бәйрәменә тиңләсә дә, ни өчен мөселманнарга кагылышы булмаган, аңа каршы килгән әсәрләр кабул ителүен, төрле шикле шәхесләр чакырылуын беркем аңлатып бирә алмый. Мондый гамәлләр кылуга ни өчен мөфти, Казан юл куя?

Сүз уңаеннан, быел фестивальнең төп җиңүчесе – Кытайның «Мой впечатляющий театр» киносы. Сүз дә юк, монда көчле гуманлык хөкем сөрә, ләкин бернинди мөселманлык, ислам мәдәнияте күренешләрен күрү мөмкин түгел.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Мөселман кинофестивале: исламга каршы көрәшү?, 4.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии