Гает намазы

Мәктәп директоры булып эшли генә башлаган елым. Архивтагы документларны өйрәнеп утырганда, 50нче еллар уртасында язылган боерыклар дәфтәренә күзем төште. Фамилиямне күреп, гаҗәпкә калдым.

Балачагым белән бәйле мәктәп елларын хәтергә төшерәм. Үткән гасыр урталары. 6 сыйныфта укып йөрим. Апрель ахыры иде шикелле. Бервакыт әти, чиста киемнәрен киеп, гает намазына җыена башлады. Мин дә аңа ияреп, урамга чыктым. Туктый-туктый тәгъбир әйтеп килүче төркеме күренде. Алар артына бастык. Дустым Мансур да анда икән. Авыл өстендә тәгъбир әйтүчеләр тавышы яңгырап тора. Урам-тыкрыклардан килгән төркемнәр манарасы киселгән мәчет янында (манараны 30нчы елны авылдашыбыз Әсбәт Заһидуллин белән Түбән Ушма кешесе Габделхан кисүен мин күп еллардан соң гына белдем. Ул бина озак еллар авыл клубы ролен үтәде) берләште. Биредә гаеткә баручылар, сафларга тезелеп, тәгъбир әйтте, дога укыды.

Аннан соң яше-карты, балалар зиратка юнәлде. Зиратның бер урынында гает намазы башкарылды. Мәктәпкә килгәч, башыма кызык кына бер уй килде. Әле укучылар да, укытучылар да җыела гына. Мин башлангыч сыйныфларда укучы малайларны олы коридорның башына җыеп алдым, аннан соң аларны сафларга тездем. Әйтерсең без зиратка барабыз. Үзем алдан барам, минем арттан тәгъбир сүзләрен кабатлап, кечкенәләр атлый. Һәр класс ишеге турысында, картлар төркеме кебек тукталыш ясыйбыз һәм үзебезчә тәгъбир әйтәбез: “Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр! Лә иләһе илләл-лаһу!”

Безнең болай бару башка малайларга да ошаган, ахры. Аларның да күбесе безнең төркемгә кушылды. Коридорны иңләп, укытучылар бүлмәсенә якынлашабыз. Без, бала-чага, ул еллар өчен үзебезнең нинди “гөнаһ” эшләгәнебезне аңламый идек әле. Безгә кызык, көләргә генә сәбәп булсын.

Шулай тәгъбир әйтеп килгәндә, юлыбызны дежур укытучы Әхсән абый бүлде. Ул безне рус теле һәм әдәбиятыннан укыта иде Аның колхозның башлангыч партия оешмасы секретаре дә булуын без соңрак белдек.

Ул безгә, гомер булмаганча, ямьсез караш ташлады, аннан укытучылар бүлмәсенең ишеген киң итеп ачып куйды да безнең нечкә муеннарыбыздан тотып, берәм-берәм эчкә озатты. Билгеле, барыбызны да алып керә алмады, арттагы рәттәгеләр кайсы-кая таралышып бетте.

Укытучылар бүлмәсе. Без тын алырга да куркып торабыз. Мәктәп директоры Хәлим абый безнең бирегә ни өчен шулай “итагатьле” керүебезнең сәбәбен белү өчен, карашын дежур укытучыга юнәлтте.

– Да, барып чыктык, иптәшләр. Менә нинди атеистик тәрбия бирәбез укучыларга. Әйбәт, әйбәт, иптәш директор…”, – диде Әхсән Зәкиевич, мәктәп директорына шелтәле караш ташлап.

Озын гәүдәле сугыш ветераны кечерәеп калгандай сизде үзен. Өстәл артында укып-язып утырган укытучылар башларын тагын да түбәнрәк иде.

Шактый озак аңлату эшләре алып барылгач, безне чыгарып җибәрделәр. Бу “чара”ны оештырып йөргән өчен, минем чиреклек тәртибемә “канәгатьләнмәслек” билгесе чыгардылар. Икенче төркем сугыш инвалиды булган әтиемнең дә берничә мәртәбә мәктәпкә менеп йөргәне хәтеремдә саклана әле.

…Яраткан укытучым, класс җитәкчебез Хәсән абый Сөләймановка каты шелтә белдерелгән булган икән ул вакытта.

Мәктәп директоры Хәлим абый Бәдриевкә дә колхозның партия оешмасы тарафыннан шелтә белдерелүен мин шактый еллар үткәч белдем.

Ә Әхсән Мозаффаровка килгәндә, ул озак еллар “Дуслык” колхозының партком секретаре булып эшләде. Эшеннән азат ителгәч, яңадан мәктәптә укыта башлады ул. Бу вакытта мин мәктәп директоры булып эшли идем. Бер сөйләшеп утырганда, әлеге вакыйганы да искә төшердек. “Тәкбир әйтү” аны да читләтеп үтмәгән икән. Укытучыларның берсе бу турыда райкомга хәбәр иткән. Әхсән абыйга да шелтә чәпәгәннәр. Әй, заманалар! Мин телгә алган Хәлим, Әхмәт абыйлар күптән инде бакый дөньяга күчте. Урыннары оҗмахта булсын, Ходаем!

Рәис ГОБӘЙ.

районы.

“КОЛ ШӘРИФ” – МӘЧЕТЕ?

“Кол Шәриф” мәчетендә тәравих намазлары арасындагы , нотык соңгы елларда тулаем русча сөйләнелә. Әле дә хәтерлим: узган ел мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров: “Без уйлаштык-уйлаштык та, халык аңласын өчен, тәравих арасындагы вәгазьне русча алып барырга булдык”, – дип, шактый горурланып белдергән иде. Бик кызык кына парадокс килеп туа: җомга татар телендә, ә тәравихтагы рус телендә. Моңа ничек анык караш булдырырга? Әллә безнең хөрмәтле хәзрәтләребез татарларны тәравихка йөрмичә, җомгага гына йөри дип уйлый микән? Әллә без, татарлар, телсез милләтме?! Рамазан ае – изге ай дип, җомгада аңламаса аңламаслар, изге айда рус телендә – аңлаешлы телдә сөйләнсен дигән берәр фәтва бар микән? Әллә имамнарыбыз, дөньяви канунияткә таянып, ике теллелекне саклап эш итәме? Монда мантыйкны гади генә эшләтмәссең.

Җомгасында да үзбәк кешесе, тадҗигы, Кавказ халкы вәкилен күрергә була, әмма әйдәп баручы булып барыбер татарлар кала бирә. Ә бәлки, имамнар вәгазе шул чикләнгән вәкилләргә генә юнәләдер? Әмма шунысы хак: күпчелек биредә татар телен белә, һичьюгы, нәрсә сөйләнгәнен аңлый.

Хәзрәтләрнең “күбрәк кеше аңласын” дигән сылтау астында нәрсә яшеренүен аңлыйсы иде. Татарча сөйләргә мөфтият шулай кушмыймы (гәрчә мәчет Диния нәзарәте карамагында булмаса да), “милли яңарыш” өчен дип төзеткән Кремль мондый адымга барганмы, әллә инде бу мәсьәлә аерым шәхестән торамы?

Тәравихта русча вәгазь сөйләнгәннән соң, бер энекәш: “Бөтен тәравихның ямен бозды”, – дип үзалдына әйтеп куйды. Аны аңларга була. Тел генә түгел, биредә тулаем рухилык югала.

“Кол Шәриф”тән чыгып барышлый бер танышымны очраттым. Ул да бу мәсьәләгә карата битараф түгел икән, гәрчә бу хакта үз фикеремне белдермәгән идем, сүзне үзе башлады. Мөгаен, безнең кебекләр бер яки ике генә түгелдер. Шул танышым сөйләп китте. Ул башта мөфтияткә шалтыраткан. Анда “Кол Шәриф” мәчете Кремль карамагында дип, проблемадан тиз котылганнар. Аптыраганнан, мәчет имамыннан сораган, аңа җавап итеп: “Җомгада татарча сөйлибез бит инде. Тәравихта русча сөйләячәкбез. Халык аңласын өчен. Без вәгазьне гарәпчә дә сөйли алабыз, аңларсызмы?” – дип әйткәннәр. Монысында тулаем мантыйк юк, нәтиҗә бер: “Кол Шәриф”кә килгән кешеләрне имамнар бөтенләй маңкорт дип саный икән…

“Кол Шәриф” – чын татар мәчете (бу төшенчәне дөрес аңлаган мәлдә), татарның хәтер мәчете. 1552 елда шәһит киткән бабаларыбыз истәлегенә салынган мәчет. Башкача әйтсәк, шәһитләр һәйкәле. Аны татарның “милли яңарышы” өчен Шәймиев төзеткән мәчет дип, күпме тәкрарлап йөрибез. Һәрбер татар бирегә үз милли Мәккәсенә килгән кебек ашкынып бара. Һичьюгы, аңа күз салыр өчен булса да. Шунда диннән ерак булган, әмма дин белән кызыксынырга теләгән татар өчен дә русча вәгазь сөйләгәч, милләттәшебезнең эчке халәтен аңларга буладыр. Әгәр дә рухи азык алырга теләгән татар кешесенә үз “милли яңарыш”ыннан рус аңы бирәләр икән, ул кеше башка урынга барырга мәҗбүр була. Изге урын буш тормый, диләр… Шуңа күрә милләттәшләребезнең төрле агымнарга кереп китүенә артык аптырыйсы юктыр.

Бүген вәгазьне русча сөйли торган мәчетләр бар. Теләгән кеше махсус шунда бара ала. Ә нигә “Кол Шәриф”кә тияргә?! Бәлки кеше аңласын өчен, “Кол Шәриф” исемен дә “аңлаешлы” рус теленә күчерергә кирәктер?! Бик күркәм яңгырар иде ул: “Знаменитый Раб”, “Достойный Раб”… Мисал өчен, рус телле мәчеткә барып, вәгазь татарча сөйләнәчәк дип әйтеп кара син… Күрмәгәнне күрергә дә, ишетергә дә мөмкинсең…

“Безнең “Кол Шәрифебез” дип йөрүче мөфтият тә, “милли яңарыш” дип тәкрарлаган Кремль дә берни дәшми. Без күпме генә “Кол Шәриф” мәчетен татар мәчете дип сөйләсәк тә, кайвакыт шәхестән генә бәйле мәсьәләләрдә карышабыз бугай. Бервакыт бер очрашуда Рамил Юныска “Дин милли үзаңны да күтәрергә тиешме?” дигән сорау бирделәр. Ул: “Әлбәттә”, – дип җавап кайтарды. Үзе русча сөйли. Бу сүзләр дә, мөфтиятнең корылтайда ислам дине татар телен сакларга тиеш дигән резолюция пунктлары да, түрәләрнең дә, дин әһелләренең дә шунда татар теленә махсус тукталып тоткан кайнар нотыклары буш куык булып кала бирә. Мәчетләр әкренләп руслаша бара…

Искәндәр ФӘЙЗУЛЛИН

Бәхилләшү

Үпкәләп йөргән кешедән дә бәхетсезрәк адәм бармы бу дөньяда?! Аллаһы Тәгалә җәзасына каршы торачагына ышанып йөргән бу заттан да наданрак кеше юктыр! Килешмәү, дуслашмауның авыруга, бәхетсезлеккә китерәчәген алар башларына да китереп карамый, ахрысы. Тирә-юньгә күз салсаң, гыйбрәтләр җитәрлек.

…Хөршидә белән Мөршидә – бер ана-ата баласы. Үскәндә тату булсалар да, корып җибәргәч, ниндидер сәбәп чыгып үпкәләшәләр һәм бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җитәләр.

Хөршидә авырый башлый, бәхилләшү теләге белән апасын үз янына чакыра. Әмма анысы, ачуы бетмәгәнгәме, бармый. Хөршидә вафат була. Искә алу ашы уздырганда, Мөршидә дә чакырыла. Ул авылдагы малае белән юлга кузгала. Тик аңа ашта утыру насыйп булмый. Юлда барганда һәлакәткә очрыйлар. Нәтиҗәдә, Мөршидәне больницага салалар…

…Каенана һәм малае белән бергә яши. Әмма каенанасы белән сөйләшми. Әни кеше, балаларга ярарга тырышып изгелек кылса да, киленнең ачуы гына кабара, иренә көнләшүе акылын томалый. Ул ире игътибарын күбрәк әнисенә бирә дип уйлый. Ачуына чыдый алмыйча, аны үзе белән алып чыгып китә. Каенана ялгызы кала. Вакытлар уза. Болар хәл белергә дә кайтып тормый. Әни кеше вафат була. Озатырга кайтсыннар дип, авылдашлары балаларына хәбәр бирә. белән малай юлга кузгала, әмма аларга да кайтып җитү насыйп булмый. Машина белән бәрелешеп, киленнең аягы сына. Малайга берни дә булмый.

Дөньялыкта вакытта сөйләшергә, бәхилләшергә теләмәсәң, кеше вафат булгач, ун сум хәер өләшергә кайтуның кирәге юктыр, күрәсең…

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Мәрхүмнән үч алган

Узган елның ноябрендә Элемтә авылын йөрәк яргыч хәбәр аякка бастыра. Кемдер зиратны пыран-заран китергән. Вандал дистәдән артык каберне җимереп ташлаган. Ташларын алып аткан, чәчәкләрне таптаган.

Авылда бер им-томчы карт Рәзилгә ярдәм итәргә алынган булган. Әмма файдасы булмаган. Һәм карт кинәт кенә үлеп тә киткән. Егетнең шуңа ачуы килгән. Аракы эчеп ул төнлә зиратка юнәлгән. Им-томчы каберендәге ташны аударган. Аннары 12 каберне җимергән. Яшь килеш, ышанмагач, нигә ул картка барган? Ничек аны җир йотмады икән?!

Нәтиҗәдә Мөслим район суды аны 150 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткән. Үзем дә, зират караучы буларак, бик бәләкәй җәза биргәннәр дип уйлыйм. Алдагы көннәрдә тагын да җимереп бетермәсме икән бу адәм актыгы. Дин әһелләре моңа ничек карый? Милләттәшләрем, фикер алышыйк әле. Калганнарга гыйбарәт булсын.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Комментарии