Ипи-тозлык

Ипи-тозлык

Яшьләр – киләчәгебез, дияргә яратабыз. Хәтта аны шигарьгә дә әверелдердек. Югыйсә, бу гадәти тормыш кануны: телибезме-юкмы, буыннар алыша. Ә менә киләчәк нинди яшьләргә кала – монысы сорау. Аеруча, милли мәнфәгатьләрне күз уңында тотсак. Үзе ана телен ипи-тозлык кына белгән яшьләрнең балалары нинди телдә сөйләшер?

Дөрес, матбугат чараларында татар яшьләренең активлыгы турында күп сөйләнә. Интернетта аларның татарча аралашуы мактауга лаек. Әле күптән түгел татар матбугаты Азнакайда татарча укытылмавы турында гөжләп алды. Бер ел элек миңа эш буенча анда булырга туры килде. Бу район халкы өчен сөенеп кайткан идем ул чакта. Урамнан баручы ике егеттән, кирәкле адресны сорагач, шытырдатып, татар телендә җавап бирүләре минем өчен гаҗәп хәл булды. Район башлыгы урынбасары да район үзәге белән таныштыруын бары тик татар телендә алып барды. Үзем яшәгән Түбән Кама белән чагыштырам да…

Заманында бездә «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кичәләре гөрләп уза иде. Аңа республиканың күренекле сәнгать һәм әдәбият әһелләре һәм башка өлкәләрдә танылган кешеләр чакырыла. Саф татар телендә алып барылырга тиешле ул кичәләрдә, һичшиксез, кем дә булса берсе русча чыгыш ясый, исем-фамилиясе татар булса да. Ни кызганыч, бүген ул кичәләрне сагынып искә алырга гына калды. Буылды «Чишмә»безнең юлы. Күп булмаса да, анда яшьләр килә иде бит. Ә бүгенге татар яшьләре шәһәрдә үзләре өчен оештырылган чаралар турында белми хәтта. Кая барып җиттек, җәмәгать! Инде «ипи-тозлык» белгәннәренә дә куанырга гына кала түгелме шәһәр яшьләренең. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге оештырган түгәрәк өстәлнең темасы да шуннан гыйбарәт иде.

Төп темага күчкәнче, тагын бер мәсьәләгә тукталасым килә. Шәһәрдә иҗтимагый оешмалар күп. Боларга тагын төрле өлкәдәге түгәрәкләрне дә өстәргә кирәк. Һәм аларда, нигездә, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша. Оештыручы, катнашучы ролендә дә, тамашачы буларак та. Соңгысына аларны арткы ягыннан этеп диярлек китерәләр. Татар конгрессы ачкан «Милли хәзинәләр» проекты буенча район авыллары татар халкының бер йоласын күрсәтте. Ни хикмәт, чыгыш ясаучы бар, ә тамашачы табу проблема. Берәр мәктәпнең бер классы килә. Балалар арасында тамашаны бирелеп караучысы берничә генә, калганнары күзләрен телефон экранына текәгән. Аларны аңларга була: дәрестән соң арыганнар, өйгә кайткач, дәрес хәзерлисе дә бар. Студентлар да вакыт булмауга зарлана. «Үзебездәге чараларда катнашабыз ич», – ди берсе. Нишли соң ул анда: бии, җырлый. Артур Хәмәдиев, мәсәлән, гармунда татар көйләре уйный. Татарча сөйләшә, билгеле, тик өч сүзнең берсе генә татарча. «Өйдә әби-бабай, әти-әни белән татарча сөйләшәбез. Телевизордан җирле каналны, ТНВ-Планетаны карыйм», – ди ул. «Ничек уйлыйсың: татар теленең киләчәге бармы?» – дип сорыйм аннан. «Бар, нишләп булмасын», – дигән җавап ишетәм. «Аның өчен нишләргә кирәк соң, Артур?» «Татарча аралашырга, укырга, татар кызына өйләнергә», – дисә дә, үзе шәһәрдә басылган татар басмаларының исемнәрен дә белми. Интернеттагы татар сайтларына да керми икән. «Русча укыйм шул», – ди, читенсенеп. Ярар инде, әле әти-әнисе исән булганда, бу бала телен җуймас. Ә менә балалары хакында шик зур…

Мин шәһәрнең генә түгел, республиканың зур сәнәгать предприятиесе булган компаниядә хәбәрче булып эшлим. Газетага материал әзерләү белән проблема юк, ә менә телевидениегә…

«Мин болай эшли алмас идем», – диде берсендә, интервью бирергә кеше эзләвемне көтеп арыган рус телле коллегам. Ә бит ул сөйләшкән кешеләрнең барысы да диярлек татар иде. «Сезнең тапшыруларны карыйм да татарлар өчен оялам. Юклы-барлы татар теле белән, экранга чыккан кешегә аптырыйм, билләһи», – ди бер татар егете. «Бигрәк яхшы, әйдә, эшең турында сөйләп җибәр әле», – дип, микрофон тотып янына килеп бастым. «Юк, мин бит русча укыдым, терминнарның татарчасын бөтенләй белмим. Бөтен шәһәргә оятка каласым юк әле», – ди бу. «Синеңчә, татар тапшырулары кирәкми булып чыгамы?» «Мин алай димәдем. Татарча яхшы сөйләшкән кеше эзләгез», – ди горур гына. Анысы шулай да, тик бу тормышка ашмаслык якты хыял. Нефть химиясе продукциясе җитештерү темасына татар телендә материал әзерләгәндә «баш бетли». Ярар, минем инде стаж зур, алай ук кыенлыгын күрмим, аннан соң заводларда бу яктан ярдәм итеп торучы «агентларым» да бар. Ә менә яшьләргә кыенга туры килә. Монда сүз эш белән бәйле терминнар турында гына бармый, ә гадәти сөйләм телен сындырып сөйләүне күз уңында тотам.

Тукта, атым адашты: юлыбыз яшьләр белән очрашу узган Халыклар дуслыгы йортына таба иде. Шулай итеп, шушы мәһабәт бинаның икенче катында урнашкан кечкенә генә бер бүлмәсенә шәһәрнең берничә уку йортында белем алучы татар яшьләре җыелды. Тема: шәһәребезнең татар яшьләре нигә актив түгел? Алар милләтнең киләчәге була алырмы? Татар телен саклап калучылар бармы? Бик тә актуаль, көн кадагына суга торган проблема. Тик, очрашуга килүчеләргә карап-карап тордым да, аларның шул кадәр сүлпәнлегенә исем-акылым китеп: «Ай-һай, мондый яшьләр белән ерак китеп булыр микән?» – дип уйлап куйдым. Дөрес, татарча сөйләштеләр, тик ике сүзнең берсе – русча. Икенчедән, алар арасында шәһәрдә нәшер ителүче газеталарны уку түгел, исемнәрен белүчеләр дә табылмады. «В контакте» челтәрендәге «Түбән Кама – туган ягым» сайты турында бөтенләй ишеткәннәре дә юк. «Татар яшьләре өчен чаралар турында бүген беренче тапкыр ишетәм. Мин үзем укыган көллияттәге чараларда катнашам», – ди бер егет. Димәк, яшьләр конгресс һәм башка иҗтимагый оешмалар оештырган чаралар турында алдан белмиләр. «Мәгълүмат юк. Аны каян алырга?» – дип сорыйлар. «Ә сез каян алырга теләр идегез соң?» – дигән сорау һавада эленеп кала. Монда яшьләрне генә гаепләп булмый. Шәһәрдә яшьләр өчен нинди генә массакүләм урам чаралары уздырылмый: беләләр, чөнки телевидение дә, газеталар да, җирле радио да бу хакта туктаусыз «тукып» тора, чөнки яшьләр, Артур әйткәнчә: «…урысча гына укыйм шул» халәтендә.

Ничек уятырга аларны? «Менә бу очрашуда, бәлки, шушы сорауга җавап булыр, яшьләр, бәлки, үзләренең тәкъдим-теләкләрен җиткерер. Болай булмый бит инде. Югалтмаска иде татар яшьләрен», – ди Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева. Ул милләтебез, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе. Быел яшь татар талантларын барлау максатында, «Күчтәнәч» проектын эшләтеп җибәрде. Тик анда катнашучылар аз булды. Ә бит районда талантлы татар яшьләре аз түгел! 14нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Әбдешева үз чыгышында шәһәр һәм республика күләмендә оештырылган мәдәни һәм әдәби бәйгеләрдә безнекеләрнең теләп катнашуын һәм җиңүләр яулавын әйтә. Афәрин! Тик шунысы бар: аларда, нигездә, мәктәп укучылары һәм бер үк кешеләр катнаша. Рузилә үзе кебек милли җанлы, оста каләм ияләре тәрбияли алса, бу бәяләп бетермәслек хезмәт булыр иде. Ә әлегә шәһәребездә андый татар яшьләре бармак белән генә санарлык. Очрашуда катнашучыларның да күзләрендә кызыксыну очкыны күренмәде. Ә бит татар конгрессы яңа чаралар оештырырга һәм бу эштә аларның да актив катнашуын тели.

Проблема актуаль булса да, түгәрәк өстәлне бер сәгать эчендә түгәрәкләп куйдылар. Ярый инде, бер генә булса да файдалы карар кабул ителде: шәһәрнең татар яшьләре сайтын булдырырга. Очрашуга килүчеләр аның активистлары булыр дип ышанасы килә… Ә, тагын бер яңалык булды: «Акчарлак» үзәгендә татар телендә Яңа ел кичәсе була. Форсаттан файдаланып, Вәсилә әле күптән түгел генә оештырылган татар яшьләре театр студиясе коллективының беренче чыгышына да чакырды. Тик менә бәла: ул көндезге икедә була икән. «Вакыты уңайлы түгел. Өстәвенә, сессия вакыты да», – дигән сүзләр ишетелде. Әйе, студентлар да хаклы… Уф, тәмам баш катты. Инде шунда нокта куярга да була дисәм, күпләр өчен шәһәрдә әле генә телгә алган «Акчарлак» үзәге эшләве яңалык булды. Җитмәсә, яшьләрнеке. Казына торсаң, тагын әллә нәрсәләр килеп чыгуы бар – шунда туктарга кирәк.

Очрашудан соң яшьләр урамга чыкты һәм рус телендә аралашуга күчте. Менә шундый ул Түбән Каманың кайбер татар яшьләре!

Нурисә ГАБДУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии