- 13.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №27 (11 июль)
- Рубрика: Иманга юл
«Ни хакыгыз бар?» (№19, 16 май, 2012 ел) язмасының авторы Гөлнарга, афәрин, диясем килә. Бөтенесенә дөрес бәя биргәненә, бу буталчык вәзгыятькә ачыклык кертүе өчен зур рәхмәт әйтәм.
Яңа мөфти урынына утырып өлгермәде, массакүләм мәгълүмат чараларында аңа каршы «ут ачылды». Аны барысы да яманлый. Ул бит яңадан хәнәфи мәзхәбен кайтарырга тели – төп сәбәп шунда. Ваһһабчылар, сәләфитләр үз тәртипләрен урнаштырырга уйлый. Бу эшнең башында Госман мөфти булды, аннан соң «халык имамы» Рамил Юныс. Кемнәрдер аны ваһһабчы дип әйтә икән, алар дөреслеккә якын тора.
Бу чуалыш, талашулар халкыбыз, киләчәгебез файдасына түгел, шуңа да аны туктатырга вакыт, үзара килешү зарур, солых кирәк. Хәнәфи мәзхәбенең гыйбадәт кануннары, китаплар бар, бөтенесе язылган. Ваһһабчыларның, сәләфитләрнең гыйбадәт кануннары, китаплары бармы, әллә алар кычкырып, булганны туздырып йөрүчеләрме? Нигә халык алдында үз кануннары турында сөйләмиләр? Алар матур итеп бит сыпыра белми. Хәзерге муллаларга, хәзрәтләргә дин дә, милләт тә кирәкми, аларга акча кирәк. Бөтен ыгы-зыгы акча аркасында бара. Хәзерге заманда акчаң бар икән, син – кеше, авторитет, акчаң булмаса, зур акыл иясе булсаң да, син – чүп.
«Безнең гәҗит»тә мәдрәсәләрдә шәкертләрне урысча укыту турында языгыз әле. Урыс телле муллалар кемгә кирәк? Мин үзем һәм башка картлар күпме әйтеп карадык муллаларга (бездә имам булып торганда Рамил Юныска да), файдасы булмады. Без тел укытмыйбыз, дин укытабыз, диләр. Менә шундый муллалардан җан бизә. Аларга, чыннан да, милләтнең киләчәге кирәкми, алар татарны бетерүчеләр.
З.ӘХМӘТҖАНОВ.
Түбән Кама шәһәре.
Күземне ачтыгыз! ,
Комментарии