Сакал – мөселманлык билгесе

Сакал – мөселманлык билгесе

Соңгы елларда сакал белән йөрү модага кереп китте. Бигрәк тә яшьләр арасында андыйлар торган саен күбрәк күренә башлады. Билгеле булганча, Ислам динендә дә сакал йөртүгә мөһим урын бирелә, мөселман ир-атлар сакал йөртә.

Сакал-мыек, белгәнебезчә, ул ир җенесенең икенчел билгесе. Билгеле ки, искәрмә буларак кына сакал хатын-кызларда да үсәргә мөмкин, ләкин андый очракта ул патология санала.

ТАРИХИ КҮЗЛЕК

10нчы гасырда, Русиядә христиан динен кабул иткән чорда, грек правослау чиркәвендә сакал йөртү мәҗбүри булган. Христиан кешесе өчен моның мәҗбүрилеге турында күп кенә правослау руханилары һәм язучылары язган. Русиядә христиан динен кабул иткәч, Рус чиркәве җитәкчеләре булып грек митрополитлары торган. Шуңа күрә рус христианнары грекларның дини карашларын, шул исәптән сакал йөртү гадәтен дә үзләренә алганнар.

Сакал йөртү кагыйдәләре закон нигезендә граждан һәм чиркәү кагыйдәләре җыентыкларында беркетелгән булган. Һәм моңа зур игътибар бирелгән. Мәсәлән, сакалга тигән очракта 12 сум штраф каралган, ә кеше үтерү өчен 3 тапкырга гына күбрәк җәза билгеләнгән. Ягъни бу да авыр җинаять булып саналган.

Мондый гадәт Петр I чорына кадәр дәвам иткән. Безгә ул патша «Европага тәрәзә» ачучы, урыс мәдәниятен Европаныкы белән алыштырмакчы булган хаким буларак билгеле. Нәкъ шул вакыттан бирле Русиядә француз теле популярлаша, Европа модасы, гореф-гадәтләре килеп керә. Һәм шул юнәлештә эш итеп, 1699нчы елдан патша мәҗлесләрендә, соңрак боярлар арасында сакалны кырып ату мәҗбүри төсмер алган. Сакал йөртү гореф-гадәтләре киң таралган булгач, мондый яңа законнар халык арасында протестлар да китереп чыгарган. Шуңа күрә патша указ игълан иткән: руханиларга сакал йөртү бушлай рөхсәт ителгән, ә башка халык катламнары сакал йөрткән өчен салым түләргә тиеш булганнар. Бу Русиядә сакал йөртү гадәтен киметкән дә инде. Ләкин 18нче гасырда правослау һәм милли гореф-гадәтләргә кайту идеяләре халык арасында яңадан киң тарала. Ике император Александр III белән Николай II дә сакал йөрткәннәр. Хәзерге көндә дә рус «атакайлары» сакаллы.

Яһүди динендә исә сакал йөртүгә төрле караш яши. Бер төркемдә сакалны кырып ату зур гөнаһ саналса, икенчеләрендә моңа игътибар бирелми. Шулай ук раввиннар да сакал йөртә.

ИСЛАМДА САКАЛНЫҢ УРЫНЫ

Ислам дине тарала барган саен, сакаллы мөселман яшьләре дә күбрәк күренә. Совет чорында сакал йөртү бабайлар эше саналса, хәзер картларга караганда, сакаллы яшьләр күбрәк. Ләкин ислам дине исеменнән террорчылык кылып йөрүче бәндәләр аркасында сакал җәмгыятьтә радикаллык билгесе дип кабул ителә башлады. Имеш, сакал йөртү – искелек калдыгы, сакаллы мөселман – потенциал террорчы һ.б. Әлбәттә инде, бу – ниндидер стереотипларга гына нигезләнгән фикер. Ә чынлыкта ислам динендә сакал йөртү нинди хөкемдә соң?

Пәйгамбәребез Мәхәммәд (с.г.в.) сакал йөрткән. Мөшрикләр арасында сакалны кырып, мыек үстерү гадәте киң таралган булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә болай дигән: «Мөшрикләргә охшамагыз – сакал үстерегез һәм мыекларыгызны кисегез» (Бухари). Шушы хәдистән чыгып, мөселман галимнәре ике төп төркемгә бүленделәр. Ислам дине галимнәренең күпчелеге сакал үстерү – вәҗеб (ягъни мәҗбүри), ә кыруны хәрам диделәр. Икенчеләре, ул – мөстәхәб (ягъни мәслихәт), ә кыру – мәкрүһ (шелтәгә лаеклы) гамәл дип саный. Кайсы фикер дөрес соң? Сүзем ул хакта түгел. Чөнки диндә мәҗбүриләү юк.

Әйе, галимнәр арасында бу мәсьәләдә төрле караш яши. Шунысы анык: сакал йөртү – мөселман өчен саваплы гамәл. Ләкин сакал йөртәм, дип матурлык турында да онытырга ярамый. Аны кыскартып, матурлап тору кирәк. Мәсәлән, безнең хәнәфи мәзхәбендә бер учтан, ягъни дүрт бармак киңлегеннән озын сакалны кисү рөхсәт ителә. Кайбер сәхәбәләр шулай эшләгән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) сакал йөрткән, сәхабәләр сакал йөрткән, ләкин берсе дә сакалын кырып йөрмәгән. Сакаллы мөселман һәм хиҗаблы мөслимә – ислам диненең символлары буларак та кабул ителә. Дин белән көрәшне дә шушы гамәлләрне тыюдан башлыйлар. Аллаһыга шөкер, безнең дәүләтебездә сакалны тыючылар юк, әлбәттә, кырын караучылар булса да. Ләкин үзебезне Мөхәммәд өммәтеннән дип саныйбыз, пәйгамбәребез (с.г.в.)не яратабыз дип әйтәбез икән, сакал йөртик. Җәмәгать, сакал йөртү сектантлык билгесе түгел бит ул! Үзебезнең сакал йөртергә иманыбызның ныклыгы җитеп бетмәсә, сакал йөртүче мөселманнардан көлмик. Чөнки әйткәнемчә, сакал – сөннәт гамәл. Ә сөннәт гамәлдән көлү, аны мәсхәрәләү – зур гөнаһ, сак булыйк. Сакал йөртүче мөселманга төрле ярлыклар тагып, ваһһаби, безнең илдә тыелган агымнар – хизби, «игиловец» һәм тагын әллә кемнәр дип атап, үз өстебезгә гөнаһ җыймыйк! Экстремизмның сәбәбе сакал, кыска балак йөртүдә түгел, ә шул адашкан бәндәләрнең акылсызлыгы белән наданлыгында. Әйтегез әле, японнарның Хиросима белән Нагасаки шәһәрләренә атом бомбасын сакаллы мөселманнар ташладымы, мөселманнар фашизмны уйлап табып, миллионлаган кешеләр үлеменә сәбәпче булдылармы?! Әлбәттә, юк! Кызганычка каршы, бүгенге көндә явыз ниятлеләр дөреслекне ялганга, ә ялганны дөреслеккә чыгарды.

Әйе, мин дә сакал йөртәм. Кырын караучылар булгалый, әлбәттә, ләкин шуннан артмый, Аллаһыга шөкер. Менә әле КФУда журналистика буенча укуымны төгәлләп йөрим. Бер зачет биргәндә укытучы миннән: «Синең кыяфәтең буенча сине динен каты тотучы дияргә була. Мин аңламыйм, син нишләп шушы өлкәне сайладың?» – дип сорап куймасынмы. Вакыт тыгыз иде, шуңа әллә нәрсә аңлатып тормадым, ләкин кирәк иде шул. Әлбәттә, мондый фикер киң таралган. Ягъни динен тотучы мөселман мәчеттә намаз укып, дога кылып, хәзрәт кенә булып йөри ала, дигән ялгыш фикер ул. Ислам динендә дин белән дөнья бертигез барырга тиеш. Мөселман мулла гына түгел, көтүче дә, колхозчы да, икътисадчы да, җитәкче дә һәм журналист та була ала. Нинди һөнәрне сайлыйсың килә, рәхим ит.

Зөлфәт ФӘЙЗРАХМАНОВ

Сакал – мөселманлык билгесе, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии