- 13.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
8-9 июнь көннәрендә үткән Бөтенрусия татар дин әһелләре җыены – төп проблемаларны төгәл күтәргән беренче җыен булды, гәрчә ул Казанда 3нче ел рәттән үткәрелсә дә. Бүген ул Русия имамнарын җыючы бердәнбер җыен булып кала бирә.
РУСИЯДӘ ИСЛАМ БАЙРАГЫ ТАТАРДАН КИТЕП БАРА
Форумның чишмә башы 1919 елның маенда Мәскәү шәһәрендә, аннан июльдә Казанда үткән җыеннарга тоташа. Бу тарихи башлангыч соңгы 3 елда Казанда дәвам ителә. Соңгы 20 еллыкта Русия дин әһелләре арасында төрле каршылыклар, бүлгәләнү булса да, «Милли тормыш һәм дин» форумы Русиянең барлык татар мөфтиятләреннән әйдәп баручы дин әһелләрен бергә туплый алды.
Форумның оешуы да Татарстанның Русиядә Ислам байрагын саклап калдыруына бәйле. Дөрес, иң көчле дини чаралар бүген дә Казанда үтә. «Kazansummit» оештырыла, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якын Көнчыгыш, аерым алганда, мөселман илләре белән хезмәттәшлекне көчәйтте. Әмма Русиянең татарлар укмашып яшәгән төрле төбәкләрендә милләттәшләребез үз позициясен югалта бара. Татарлар салган мәчеткә башка халыклар, бигрәк тә Кавказ халкы хуҗа булмакчы. Аннан Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров та Русия Ислам байрагын үз кулына алырга омтыла. Байрак китүдә объектив сәбәп – татарларның мәчеткә аз йөрүе. Изге урын буш тормый, бушлыкны тутырырга әйбер табыла. Шуңа да имамнар, мөфтиләр белән эшләү – Татарстан өчен күптәннән хәл ителәсе мәсьәлә.
Русиянең үзәк өлешендә, Себердә мөфтиятләр, нигездә, татар халкы белән эшли, үзләрен күбесе татар мөфтияте дип тә атый. Алар Татарстан алып барган сәясәт яклы. Иң гаҗәбе шул, форум башланырга берничә көн кала Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең җыенга килмәве билгеле булды. Гайнетдиннең форумда катнашудан баш тартуы – Ингушетиядә үтәчәк юбилей чарасына баруына бәйле дип аңлатылды. Казандагы җыен Русиянең барлык татар дин әһелләрен җыючы бердәнбер мәйданга әверелде. Ингушетиядә үтүче юбилей Русия имамнары җыеныннан мөһимрәк микәнни? Яки бу Татарстан алып барган сәясәтне кабул итмәүме? Билгеле ки, Мәскәүдә тарихи татар мәчетен җимергәннән соң, моны башкача аңлатып та булмый. Хәзер татар мәчете урынына Кавказ мәчете салына, шуннан акча алына. Шуңа да Татарстанның иң зур татар авылы Шәледән чыккан Равил хәзрәтнең Русия имамнарын җыючы бердәнбер чараны калдырып, Кавказны, бу очракта Ингушетияне якынрак күрүе – ул Татарстанга, Миңнехановка, барлык имамнарга «Төкердем мин сезгә, минем Кавказым бар», – дип әйтүдән гыйбарәт кебек. Русия мөфтиләр шурасы имамнар җыены вакытында Мәскәүдә хәләл индустрия оештыруы, яшьләр форумы үткәрүе дә татарны сату дип бәяләнә. Ә бит башка мөфти-имамнар форумда катнашудан баш тартмады.
ТАТАР ИМАМНАРЫ КАРТАЯ ГЫНА, ЯШӘРМИ
Форумда шул мәсьәлә ачык күренде: Русиядәге татар имамнарының күпчелеге – өлкән буын вәкилләре. Алар Совет чорында тәрбияләнеп, 90 елларда гына дин юлына баскан кешеләр. Ә аларны алыштырырга яшьләр бик аз, бәлки, булганнары да кертелмидер. «900 кеше чакырырга тиеш идек, бүген Русиянең 55 төбәгеннән 945 кеше теркәлгән. Без Камал театрына урындыклар куеп булса да, сыйдырырга сөйләштек», – диде Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров. Моннан ике ел элек Казанга 700 имам килгән булса, 2011 елда – 800, 2012 елда 945 кеше җыелды. 30-40 яшьлек дин әһелләренең саны башка елларга караганда күбрәк булачак диелсә дә, күпчелек өлкән яшьтәгеләр иде. Мисал гына китерәм, «Мәгълүмат кырында Ислам» секциясендә 200ләп кеше утырса, шуның 80%ы бабайлар иде. Татар имамнарына бүгенге интернет технологияләрне куллану мәҗбүри – әмма өлкәннәргә бу проблеманы аңлатудан әллә ни мәгънә юк. Шуңа да форумга мөмкин кадәр яшьрәк, актив дин әһелләрен чакырырга кирәк. Гафу итегез, бу мөәзиннәр җыены түгел.
ТАТАРНЫ МӘХӘЛЛӘ ГЕНӘ САКЛЫЙ АЛА
Ничек кенә булмасын – җыенның югары ноктасы Русия баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең чыгышында иде. Ике ел рәттән ул: «Форумда ел саен бер үк тема буенча сөйләшү була. Безгә аерым теманы алып, проблемаларны уртага салып сөйләшергә кирәк. Аерым карар кабул итеп, аның үтәлешен, чишелешен карау тиеш. Киләсе елда аның үтәлешен карау мәслихәт. Ел саен бер үк сүз сөйләүдән ни мәгънә?» – диде. Бу сүзләрдә зур хаклык бар. Чөнки өченче ел рәттән форумның стратегик темасы билгеләнми. Бу юлы 4 секция эшләде. Анда мәхәллә системасы, хәләл индустрия, мәгариф, мәгълүмат кырында Ислам темаларына сөйләштеләр. Ләкин бу темалар бик киң, һәм ул хакта 2 сәгатьтә генә бәхәс оештырып булмый. Һәр секциядә бер теманың үз проблемалары, чишелеше, юнәлешләре хакында сөйләшергә, чишү юлларын билгеләргә кирәк. Алайса, җыенның, чыннан да, Сабан туена гына кайтып калуы бар.
Бу юнәлештә берникадәр эш булды, әмма ул гына җитми. Мәхәллә системасы хакында күп сөйләнелде. Аерым секция оештырылды, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янында үрнәк мәхәлләләр тәҗрибәсе хакында әйтелде, мәхәлләнең теоретик өлеше аңлатылды. Әле узган ел гына бу хакта телгә алынса, быел исә, ул иҗтимагый фикер дәрәҗәсенә күтәрелде. Мәгърифәтче Илдус Әмирханның мәхәллә системасы теориясе бүген уңышлы гына Чуашстанның Тукай, Шыгырдан, Урмай авылында эшли. Инде шәһәр шартларында да эшләр башкарыла, мисал өчен, Шемерля шәһәрендә. Татарны татар мөселман итеп саклаган җәмгыять – бүген җитешкән проблема.
«ЮСТИЦИЯ МИНИСТРЛЫГЫ КӘГАЗЬЛӘРЕНӘ КАРАМЫЙЧА, БЕРДӘМ БУЛЫЙК»
Нәкъ шулай дип белдерде Тәлгат Таҗетдин. Бүген Русиядә 80ләп мөфтият бар. «Без кәгазьләргә карамыйк. Рухи, фикри яктан бердәм булыйк», – диде баш мөфти. Русия имамнары җыены – нәкъ шуңа җирлек. Равил Гайнетдин кебекләр өчен бердәмлек кирәк түгел, әлбәттә, чөнки ул үзе үк 94 елда Үзәк Дини идарәдән аерылып чыкты. Равил хәзрәтнең рәистәше, Русия Ауропа өлеше мөфтие Нәфигулла Аширов җыенда вәгазь сөйләүдән артык китмәде. Фәүзия Бәйрәмова аны монда вәгазь сөйләмәскә, әнә Себердә мөселманнар белән эшләргә чакырды. «Бүген Төмәндә татарлар Казахстанга махсус барып, коелардан ярдәм сорый. Сез аларның мөфтие, шуларны вәгазьләгез», – диде Фәүзия ханым. Ләкин башка мөфти-имамнарның бүгенге проблеманы аңлавы өмет ителә. Сарытау мөфтие Мөкатдәс Бибарсов белдергәнчә, бу җыелу – символ гына түгел, берләшү урыны да. «Моннан нур чыксын һәм киләчәк буыннарга йөз тотсын. Мәңге китми торган байлыкларны ныгытучы булсын. Эшләгән эшләр Аллаһы ризалыгы өчен булсын», – диде М.Бибарсов. Язучы Фәүзия Бәйрәмова мөселманнарны бүлүдән, имамнарны алыштырудан туктыйк, дип Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә дә мөрәҗәгать итте.
ТАТАРНЫ БОЛГАР ГЫНА БЕРЛӘШТЕРӘ АЛА
Быел 10 июньдә узган Болгар җыенының үзенчәлеге «Ак мәчет» ачылуда гына булмады. Җыенны 23нче ел рәттән оештырып килүче Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин татар-башкортның дини идарәсен тагын да ныгыту, җәелдерү өчен яңа адымнар ясады. Беренчесе – Минтимер Шәймиевкә Үзәк Диния нәзарәте рәисе булырга тәкъдим итеп, уйларга өч ай вакыт бирде. Икенчесе –Спас районы (анда Болгар шәһәре урнашкан) башлыгы Камил Ногаев Үзәк Диния нәзарәте шурасына әгъза итеп алынды. Өченчесе – Кече манара янында оештырган вәгазь вакытында Таҗетдин барлык мөфтиятләрне берләштергән Болгар мөфтияте төзү кирәклеге турында әйтте. Аның белән Шәйхел-ислам, Баш мөфти, рәис җитәкчелек итәчәк. Инде мөфтияттә рәиснең кем буласы аңлашыла төшә.
Бу адымнан Татарстан хакимияте, Президент Рөстәм Миңнеханов, киңәшче Минтимер Шәймиев бары отачак кына. Русиядәге төп мөфтиятнең Татарстан җирендә булуы Рөстәм Миңнехановка Русия һәм дөнья җәмәгатьчелеге каршында Ислам лидерына әйләнүен күрсәтәчәк. Шәймиевкә исә Таҗетдиннең Болгардабулуы яңарыш эшендә рухи якны ныгытырга ярдәм итәчәк.
Бүлгәләнеп яшәгән татар-мөселманнар өчен Болгар соңгы өч елда җыелу, берләшә башлау ноктасына әйләнде. Шуңа Шәйхел-исламның Болгарга килүе татарның милли институты булган Үзәк Диния нәзарәте тирәсенә мөфтиятләрне җыярга, милләткә көчәеп китәргә, 1917 елга кадәр милли хөкүмәткә әйләнгән мөфтияткә бердәм татар-мөселман яшәү системасын яңадан корырга этәргеч бирәчәк.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Казан – Болгар – Казан.
ИМАМНАР ҖЫЕНЫ: ТАТАРСТАН МИЛЛӘТНЕ ОЕШТЫРА ,

Комментарии