Ник мәчеткә йөрми башладым?

Ник мәчеткә йөрми башладым?

Мин Әлмәт шәһәрендә яшим. Җәмигъ мәчете ачылганнан бирле, шунда йөрдем. Быел анда йөрүдән туктарга туры килде. Хәзер, ераграк булса да, бер кечкенә мәчеткә йөрим. Моның сәбәбе бик җитди. Мин мәчеткә мулланың үз телемдәге вәгазен тыңларга дип киләм, ә анда ниндидер бер бәндә «Бог» исеме белән проповедь ясый. Дөрес, ул мулла кебек киенгән, башында я чалма, я түбәтәй булыр. Үткен телле мөселманнар аларны хәзер чалмалы поп дип атый башлады. Чалмалы поплар үзләренең проповедьларында Аллаһ исемен телгә дә алмыйлар. «Аллаһ» диясе урынга алар «Бог» дигән рус сүзен куллана. Бу, әлбәттә, белеп бетермәү яки очраклы ялгышу түгел, ә Аллаһны оныттырып, безне «Бог»ка ияләндерү максатында, махсус программа нигезендә эшләнә торган мәкерле гамәл. Җитди сүзлекләрдә Аллаһны Бог дип тәрҗемә итү юк. «. Словарь атеиста» (Москва, 1988 год) дигән сүзлектә «Аллаһ – имя бога в исламе» дип язылган. Юл хәрефе белән язылган бог сүзе биредә «Бог» ны түгел, ә диндәге иң бөек затны белдерә. Әлеге сүзлектә «Аллаһ»ның «Бог»тан кайбер аермаларын ассызыклаганнар. Аллаһ ул исламда бердәнбер иң бөек зат дип таныла, аның бернинди дә иптәшләре була алмый. Ә христианнарның «Бог»лары – ниндидер «Отец, Сын и Святой дух»ларның җыелмасы. Әлбәттә, атеист сүзлегендә Аллаһның бөек, гүзәл сыйфатлары хакында әйтелмәгән. Аллаһның сыйфатларын без Коръәндә табабыз.

Соңгы 1000 ел дәвамында Русиядә йөз меңләгән башка милләттәге кеше көчләп чукындыру җәзасына тартылды. Аларның изге йортлары юк ителде, руханилары үтерелде.

20 гасырның 90 елларында бераз тынып торган көчләп чукындыру тагын кабынып китте. Хәзер Русия армиясендә поплар эшли. Алар барлык гаскәрне чукындыра. Мәктәпләрдә балаларны православие нигезләренә өйрәтәләр. Ә анда бит мөселман балалары да бар. Ә иң күңелгә тигәне – мәчетләрдә чалмалыларның «Бог»ны пропагандалаулары.

Исламда беркайчан да көчләп мөселман ясау, исламны кабул итмәгән өчен җәзалау, үтерү, чиркәүләрне җимерү кебек вәхшилекләр булмаган. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз исламны үз ихтыярлары белән кабул иткәннәр. Әби-бабаларыбыз тоткан тәңречелек дине ислам диненә якын булган. Анда ислам тыйган бозыклыклар (эчеп исерү, зина, сүгенү, картларга карата рәхимсезлек, гигиена кагыйдәләрен үтәмәү һ.б.) шулай ук тыелган. Тәңре үзенең барлык сыйфатлары белән Аллаһка охшаган. Шул сәбәпле, татарлар тәңречелектән исламга тиз күчкән. Ә шул ук татарлар көчләп чукындыру җәзалары астында православиегә күчмиләр һәм, иншаллаһ, киләчәктә дә күчмәсләр.

Мәхмүт ХАФИЗ.

Әлмәт шәһәре.

Ник мәчеткә йөрми башладым? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии