Кышкар авылы мәчете

Кышкар авылы мәчете

Хәзерге Арча районындагы Кышкар авылы мәчетенең тарихы XVIII гасыр ахырына барып тоташа. Ул 1774нче елда иң бай сәүдәгәрләрнең берсе – Баязит бине Госман әл-Кышкарый тарафыннан салынган. Әл-Кышкарый һәм аның варис оныклары мәгариф, мәгърифәтчелек файдасына иганәчелек белән шөгыльләнгәннәр. Шул ук вакытта алар мәчет каршында мәдрәсә дә төзетә һәм ул атаклы уку йортына әверелә. Биредә хәтта Казан, Оренбург, Касыйм, Семипалаттан килеп гыйлем алганнар. Мәдрәсәдә Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт, күренекле артистка Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәт, әдәбият тарихында билгеле шәхес Таип Яхин кебек кешеләр укып чыккан.

1930нчы елда Кышкар мәчетенең манарасын җимерәләр. Гает намазы укыган өчен хәзрәтләрне кулга алалар. Манарасы сүтелгән мәчет бинасы 7 еллык мәктәп булып хезмәт итә. Мәктәп күчкәч тәрәзә-ишекләрен, идән, түшәмен сүтеп алалар, подвалы ашлама, агулар складына әверелә.

2002нче елның 13нче сентябрендә 225 еллык тарихы булган бу бина зур тырышлыклар белән төзекләндерелеп, яңадан мәчет итеп ачыла. Шушы көннән башлап авыл халкының мәчет сукмагыннан өзелгәне юк.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии