«Аз гына акчага, дөнья малына да динен сатар»

«Аз гына акчага, дөнья малына да динен сатар»

Китап киштәсендәге Коръәнне алып укыр урынга, диннең тискәре якларын эзли халык. Элек алай булмаган да, хәзер ник болай? «Динне катлауландырабыз». Дистәгә якын дини китаплар авторы, вәгазь остасы Зөфәр хәзрәт Тәхавиевнең җавабы әнә шундый.

– Халыкны дини яктан надан дип атасак та, муллаларны тикшерергә белеме җитә әле. Хак юлдан гына барган мулла, хәзрәтләр яхшы чит ил машиналарында гына йөри, күп катлы йортларда гына тора дип сөйлибез. Нигә шулай?

– Халык гыйлемнән ерак хәзер. Бу муллаларны тәнкыйтьләп утыру түгел, дөрес аңлагыз. Муллаларның күп катлы йортларда яшәве, яхшы машиналарда йөрүе беребезгә дә сер түгел. Поплар да яши, алар яхшыракта да әле. Яһүдләр дә алтынга күмелгәннәр. Мулла дигәч тә, аларны изгегә тиңләргә кирәкми. Алар да шундый ук ике аяклы, ике куллы кеше. Мондый фикерләр тик торганнан тумый, үзебез артык катлауландырабыз. Байлык динебездә хәрәм түгел. Сәхәбәләр чорында байлыкка курку белән караганнар, чөнки аңа кереп китеп адашырга мөмкин. Бүген дә куркырга кирәк аннан, чөнки алтын-көмешкә күмелеп, күпме кеше дин юлыннан тайпыла. Менә бу кеше намазын да укыды, уразасын да тотты, ләкин диннән читләште. Ни өченме, чөнки тормышы артык яхшы булды. Элек ул мәчеттән чыкмаган, чөнки тормышында кайгы-хәсрәт күп булган, гел Аллаһны искә төшергән. Ә хәзер, Аллаһ нәрсәгә кирәк булсын? Кеше бик үзгәрүчән зат, хамелеон кебек. Бүген сине мактап туя алмый, ә иртәгә битеңә төкерә. Мулла – сүзендә торырга тиешле кеше. Коръән мәҗлесләренә, ашка укырга чакыралар. «Хәзрәт, киләсеңме?» – диләр. «Киләм инде», – дим. Бераздан тагын шалтыратып сорыйлар. «Киләм инде, киләм», – дип җавап кайтарам. Тагын шалтыраталар. «Аптырагач, офицер кеше мин, сүземдә торам», – дим. «Яхшы», – диләр, ышаналар. «Аллаһ» сүзе икенче урында тора бездә.

Байлык хәрәм түгел, дидек. Ике машинада барыбер йөреп булмый, өч катлы йорты булсын, ул барыбер аның берсендә генә йоклаячак. Дүрт хатын белән яшәсен. Син аларны бертигез дәрәҗәдә тәэмин итәргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Дүртесен дә бертигез дәрәҗәдә тәэмин итә алмам дип курыксаң, берсе белән генә яшә, шунысы хәерле булыр», – дигән. Җырчы Филипп Киркоровның йоклый торган урыны көй дә чыгара, әмма җырчы йоклый алмый интегә, чөнки җаны тыныч түгел. Кемнеңдер ятагы юк, ләкин идәндә дә тәмләп йоклый, баш астына таш кыстырсалар да йокыга китә. Эш башкада – байлык адаштыра. Шул байлыкның хакларын үтәмәсәң, хәрәмгә әйләнә. Елына бер бирелә торган зәкәт сәдакасын түләмәсәң, мөмкинлегең була торып мохтаҗларга ярдәм итмәсәң, синең байлыгыңның кирәге юк. Бар нәрсәне дә Аллаһ биргәнен онытмаска кирәк. Аллаһ бирде, секунд эчендә ул аны алачак та, кодрәте җитә моңа. Минеке, мин эшлим, мин булдырам, диләр. Юк, Аллаһы Тәгалә теләмәсә берни эшли алмыйсың. Сөйләнүчеләр булды, эшли алдылармы? Без көчсез. Синең башыңдагы бер тамырың шартлады икән, бетте, кеше кулына каласың, памперс кидертеп куялар да, хаҗәтеңне шунда үтисең. Японда бер миллиардер булган. Ул бармак шартлатса, аның бөтен теләген үтәгәннәр. Ә хәзер кем ул? Инвалид коляскасында утыра. Хәзер инде аңа байлыгы ярдәм итмәячәк. «Байлык өстендә яткан елан», – дигән көньяк әйтеме бар. Байлыгың күп, әмма куллана алмыйсың.

Сәхәбәләр байлык килүдән курыкканнар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үлгәч тә минем сезнең белән бернинди бурычсыз очрашасым килә», – дигән. Ә без байлыкка омтылабыз, шуңа күрә яшәргә дә өлгермибез. Җир алабыз, йорт салабыз, дөнья куабыз. Нәтиҗәдә, шул җирнең куенына керәбез. Ике кеше бәхәсләшә икән: «Бу җир минеке дә, бу җир минеке». Шунда җир телгә килеп: «Кайгырмагыз, икегезнеке дә мин. Барыбер шушында керәсез», –дигән. Элек байлыктан курыкканнар, ә бүген шатланабыз. Шул сәбәпле диннән чыгучылар җитәрлек. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисе бар: «Кыямәт көне шул вакыт килмичә җитмәс: кеше иртән мөселман булып идәнгә аяк басар, ә кичкә кергәндә кяфер булыр». Аз гына акчага, дөнья малына динен сатар, дигән. Менә шушы заманда яшибез. Хәдисләр күп, алар барысы безнең тормышны чагылдыра, ләкин рухи сукыр булу сәбәпле без аны күрә белмибез. Күрмәүчеләр йортында булдым, интервью да бирдем. Анда күзләре күрмәсә дә, Брайль шрифтында укыйлар. Ә безнең күз дә бар, тик укымыйбыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бездән күп әйбер сорамаган. Кешегә әз генә гамәл кылу да җитә, ләкин ул дәвамлы булсын. Әйтик, мин китаплар язам. Мине мактасыннар дип түгел, кешегә ниндидер файда булсын өчен дип эшлим. Аллаһ каршына шушы хезмәтләрем сәдака булып барсын дим. Кеше үлеменнән соң, аның изге гамәлләре генә кала. Аллаһ ризалыгы өчен мәчет салдырган булса, казыткан чишмәләр рия өчен эшләнелмәгән булса, ахирәттә аңа ярдәм итәрләр. Без бүген бетәчәккә ябыштык, ә мәңгелекне калдырдык. Берәү: «Бу дөньяның малын ахырына кадәр җыйсагыз да, бәясе черки канатына да тормас», – дигән. Шулай икәнен белсә дә, заманга ябышты бит галәм халкы. Аллаһы Тәгалә: «Бетәчәк дөньяга караганда, мәңгелек ахирәт хәерлерәк», – дигән. Байлыкны куллана белүчеләр сирәк. Аллаһ сакласын, байлык һәлакәткә җиткерә. Машинада йөрсеннәр, йортларында яшәсеннәр – без каршы түгел. Тик беренче планда – динебез, аннары дөнья булсын. Дөнья кесәдә булса, зарары юк, калебтә булмасын.

– Безнең өчен мулла авызыннан чыккан сүз иң үтемлесе. Бигрәк тә күбесе бу сорауга җавапны мин беләм дип торганда. Әмма бер сорауга берничә җавап. Ә бит шул бер үк Коръән буенча җавап бирәләр.

– Кем дә кем: «Мин беләм», – дип әйтә, шул – надан. Кешенең соравына җавап бирәм дип акырып тора торган кеше надан була. Мин бу мәсьәләдә сай, тегеңә бар, диләр. Тегесе – өченчегә җибәрә. Актыкта, ул сорау барыбер үзеңә әйләнеп кайта. Элек теге яки бу сорауга җавап бирергә атлыгып тормаганнар. Менә минем чәч һәм сакаллар нигә агарган дип уйлыйсыз? Дөреслек өчен көрәшеп, ә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисе бар: «Гыйлем юлында чәчең агарса, сиңа җәннәт ишекләре ачылыр». Сорау биргәч, хөкемдар да җавап бирми, үз закон китабын актара. Бездә дә бар андый китап. Коръән, диләр аны. Аның буенча кемгәдер яраклашып җавап бирергә ярамый. Менә бу президент туганы – моңа болай дип җавап бирим, ә моңа – тегеләй түгел. Шундый адымың белән син бу дөньяда мактау алырсың, ләкин теге дөньяда нәрсә көтәчәген белмибез. Әй, бу сыер савучы гына инде дип уйлама. Көтүче президенттан да өстенрәк булырга мөмкин. Сәләмә кием кигән кеше дә Аллаһның иң яраткан бәндәсе була ала, без белмибез. Беркайчан да масаерга ярамый.

Байлыкка кире кайтыйк. Ул тыелмаган, әмма синдә чама хисе булырга тиеш. Менә мин түбәтәй кигән сакаллы бер мулла төнге клубка килеп кердем дә, ике фахишәне кочаклап утырам. Мине белә торган берәү күрә икән, бетте. Дәрәҗәң бетә. Нинди яхшы сүзләр сөйләсәң дә, халык ышанычын яулау кыен булачак. Син анда утырырга гына түгел, ул клубка керергә дә тиеш түгел. Ни өчен мин сезне кафега чакырдыммы? Чөнки мәчеткә чакырсам, ике җенес кушылу була. Анда өченче шайтан килеп керә. Ә бу – кешеле җир, бар да күзгә күренә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бервакыт мәчеттә Коръән укып утыра икән. Янында Гайшә анабыз да бар. Мәчеткә бер сәхәбә керә. Намазны укый да, чыгып китәргә җыена, тик күзе Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) һәм аның янында утырган бер хатынга төшә һәм чыгып китә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аның артыннан йөгерә. Куып тота да: «Син мәчеттә күргән хатын минем никахлы, хәләл хатыным Гайшә Әбү Бәкер кызы», – ди. Кеше начарлык эзләргә ярата. Бу җәмгыятьтәге бер авыру. Нигә без мәчеткә йөргән кешенең кемне дә булса сөйләүләрен, гайбәт таратуларын күрәбез? Ул адәм дә ялгышкандыр, адашкандыр, беркем дә хатадан хали түгел. Аның яхшы якларын күрә белергә кирәк, тик күрмибез. Бу – авыру, аны дәвалау зарур, ләкин дәвалап та булмый.

– Муллалар темасын йомгаклап сорыйм әле: теге мулла дөрес яши дә, монысы дөрес яшәми, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Мулла өчен дөрес яшәү ничек була соң ул?

– Сәхәбәләр Гайшә анабыздан: «Пәйгамбәребез (с.г.в.) ничек яши?» – дип сораганнар. «Ул намазын укый, уразасын тота», – дип барысын сөйләп биргән. Яшь сәхәбәләр: «Без дөрес яшәмибез икән», – дигәннәр. Дингә кереп киткәч, хатынны ташлыйлар, аның белән йокламыйлар. Халык та чын дин шундый булырга тиеш дип күзаллый. Ире төннәр буе ураза тота, укый, ә хатын ризасызлыгын белдерә. Моңа хакы бармы? Бар, чөнки ул – хәләл җефет. Ул хакны белмәсәң, син гөнаһлы буласың. Никах укытырга килгәндә берәү миннән: «Икенче хатын ярыймы?» – дип сорады. «Ярый», – минәйтәм. «Кыямәт көнендә ярты ягың белән кубарыласың килсә, өченчесен дә ал», – дидем. Ике хатынны да тигез яратырга тиеш буласың, бу мөмкин түгел. Берсенә затлы машина аласың икән, икенчесенә дә шундыйны ук алып бир. Моңа тун икән, тегесенә дә – тун. Моның баласына – шоколад, ә тегенекенә – кәнфит икән, тигез булмас. Тигезлек юк, ә Исламда бар. Ислам – гаделлек дине, ә без аны күрергә теләмибез. Хатыннарыңны тигез итеп күрә белмәсәң, берсе генә хәерле. Ә бездә хатыннардан гаеп эзли башлыйлар. Бармагыңны пычак кискән икән, аңа пычак гаепле түгел, син гаепле. Син бит аны дөрес кулланмадың. Әгәр мин Мәскәүгә барам дип Кытай поездына утырам икән, Мәскәүгә төшмим бит инде. Гаеп поездда түгел – үзеңдә. Без дини яктан надан. Әгәр дә дингә игътибар күбрәк булса, сораулар азрак булыр иде.

Шулай хатыным белән сәфәргә чыгып киттек. Берзаман намаз вакыты җитте. Кыйбланы ачыклый алмадык, кояш та күренми, башкасы да. Кыскартып укыдык, чөнки мосафирга рөхсәт. Монда шакката торган әйбер юк. Башыңда бераз гына белемең булса, динне катлауландырырга кирәкми.

Әңгәмәдәш Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии