- 12.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №49 (6 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Әй күпне күргән, кичергән, кыйналган, таратылган милләттәшем – ТАТАРЫМ! Азрак үткән тарихыбызга күз салыйк әле, гыйбрәтләник. Коры сүзләргә түгел, ә тарихи документларга мөрәҗәгать итик, уйланыйк.
Казан ханлыгының соңгы елларыннан башлыйм. Казанлылар үз ханбикәләрен, ягъни Сөембикә белән Үтәмешгәрәйне 1551нче елның 11нче августында Зөя ныгытмасына илтеп, урысларга тапшыра. Ә инде 1551нче елның 14нче августында морзалар диванында (утырышында) Казан ханлыгының тау ягын, ягъни Иделнең без яши торган, Тау ягы дип йөртелгән җирләрен берсүзсез урысларга бирәләр. Ни өчен? Үзара көнчелектән яисә читләрнең астыртын теләкләреннән, үзләренең тар карашлары белән бер көнлек хакимиятләрен югалтасы килмәүдән булса кирәк. Сөембикә кырымлыларны урысларга каршы котырта, диеп шикаять ителгәнлектән, Мәскәү патшасы Явыз Иван килешү төзегәндә, аналы-уллы икесен Мәскәүгә әсирлеккә бирүләрен таләп итә. Казанның Мәскәү тарафдарлары булган аксөякләре, үзләрен гаепсез күрсәтү өчен, шушы түбәнлеккә баралар. (Ул чактагы мөстәкыйльлегебезнең дәрәҗәсе, ялган толерантлыгыбызның нинди булуы моннан ачык күренә булса кирәк.) Менә шул дәверләрдән үк беренче чукындырулар, татарны милләт буларак юкка чыгару башлана. Әлбәттә, бу урыс булмаган башка милләтләргә дә кагыла. Аннары Казан ханы итеп мәскәүлеләр Шаһгалине утырта һәм, аны саклау өчен дигән сылтау белән, шәһәргә урыс гаскәре урнаштырыла. Шуннан соң әкренләп, астыртын рәвештә, Казан ханлыгының мөстәкыйль фикерле, алдынгы карашлы аксөякләре үтерелә башлый. Мәсәлән: Хан сараенда илнең аксөякләре өчен сый мәҗлесе оештырган булып, 70 кешене үтерәләр. Бу турыда Карамзин язып калдыра. Әкренләп көчсезләндерелгән, таркауландырылган Казан ханлыгы 1552нче елда урыслар тарафыннан җиңелүгә дучар була. Ханнары чукындырылып, үлгәннән соң христиан буларак җирләнәләр. 1731нче елда Казан һәм Нижний мөселманнарын чукындыру өчен «Свияжская богородица-монастырь»да рәсми идарә оештырыла. 1713нче елда «Җирләрендә православный крестьяннар булган җир хуҗалары алты ай эчендә христианлыкка күчәргә тиешләр. Риза булмаган мөселманнарның җирләре, йортлары һәм бөтен мөлкәтләре көчләп алыначак» дигән фәрман чыга. Бу фәрман 1729нчы елның 1нче мартында, 1743нче елның 28нче сентябрендә тагын кабатлана. Чукынырга риза булмаган мөселман җирбиләүчеләр, үзләренең җирләрен һәм мөлкәтләрен сатып яки залогка салып, акчалы булып калмасыннар һәм чукынудан котылмасыннар өчен, 1731нче елның 1нче октябрендә «Мөселманнарның урысларга җир сатулары тыела» дигән фәрман игълан ителә. Иман ныклыгы төрлечә булган күрәсең, сәбәпләре дә төрледер. Тарихка күз салсак, малын саклап калыр өчен милләтеннән, диненнән ваз кичүчеләр: морзалар, байлар, җирбиләүчеләр булганын күрербез. Шунлыктан хәзерге көннәрдә үзләрен урыс дип йөрүче татар нәселләре бихисап. Ә кемнәр соң, халкым, милләтем, дип җан атучылар? Муллалар, уртакуллар, ярлы халык. Чөнки аларның бетмәс, сатылмас байлыгы: иманы һәм милләте һәрчак үзләре белән. Ә бу байлыкны бетерергә, аннан ваз кичтерергә бик телиләр. Менә шул турыда, хөрмәтле халкым, күп гасырлар дәвамында безне буйсындырырга тырышучыларның кайбер сүзләре белән таныштырырга телим. Гыйбрәт алыйк! Мәдрәсәләрдә урыс сыйныфлары ачуны мәҗбүр итә торган закон – «Правила от 26 марта 1870 г.» Александр II вакытында була, һәм укытучыны тоту да татарлар өстенә йөкләнә. Янә шушы патшаның 1888нче елның 16нчы июлендәге указы белән, 1891нче елдан башлап, һәр муллага шәһадәт алганчы урыс теленнән имтихан бирүне таләп итәләр. Тагын өстәмә циркуляр – Халык мәгарифе министрлыгының 1892нче елның 10нчы июлендә кабул ителгән 16нчы санлы карары: татар мәктәп-мәдрәсәләрендәге һәр типографик басма урыс цензурасын үткән булырга тиеш. Моңа бабаларыбыз нык каршылык күрсәтәләр. Шундыйлардан Закир ишан Камалов. 90 яшьлек ишан өстеннән язылган доноста мондый юллар бар: «Урысча сөйләшү милләтеңне мыскыл итү имеш, эше төшсә дә урыслар белән тылмач аша гына сөйләшә, татарларны урыс мәктәпләрендә укытуны тыя, аныңча, бу законнар урыс дәүләте тарафыннан безне урыслаштыру өчен чыгарылганнар» (оп 3д 8321 л 2-3). Күрегез, хөрмәтле ишан хәзрәтләре ничек дөрес бәя биргән! Чөнки Русиянең халык мәгарифе министры обер прокурор св. Синода граф Д.А. Толстой турыдан-туры әйткән: «Конечной целью образования всех инородцев җивущих в пределах нашего отечества бесспорно должно быть обрусение и слияние с русским народом» (4-1-м-л 1936. С285). Менә шундый кысрыклаулардан соң да әле татарлыгыбызның сыйфатын күрсәтүче язмадан өзекләр китерәм. Казан духовный академиясе профессоры М.А. Машановның 1910нчы елның 13-26нчы июлендә Казанда уздырылган миссионерлар съездындагы докладыннан бер өзек. («Гасырлар авазы» журналыннан, татарчага тәрҗемә минеке).
(…) «Татарларда ислам диненең куәтләнүендә төп рольне уйнаучылар – муллалар, чөнки аларның эшчәнлеге мөселманнарның тууыннан үлеменә чаклы бөтен гомер юлын били. Мөселман мәктәпләрендә, мәчетләрендә муллалар гына укыта, һәм монда сабый чактан ук балаларда Мөхәммәдкә сукырларча табыну, башка диннәргә карата күралмаучылык тәрбияләнә. Үсә төшкәч тә муллалар һәрвакыт алар белән бергә: никах дисеңме, бала туу, исем кушу, һ.б. Боларда һәрвакытта да дини тәрбия турындагы кайнар вәгазьләр сөйләнелә. Үлем-китем, аерылышу, ата-анадан калган малны бүлү булсынмы – һәрчак мулла шунда…
Һәр авылда мәчетләр коралар, зуррак авылларда бер генә дә түгел әле, чөнки татарлар мәчет корган кешегә җәннәттә урын билгеләнүен вәгъдә итүче Мөхәммәднең сүзләренә ышаналар һәм бу эштә зур үҗәтлек күрсәтәләр, хәтта Русия законнарын әйләнеп үтәргә дә җай табалар. Муллаларның татарларга йогынтысы бик зур, чөнки татарлар дин эшләрендә фанатиклар. Аларның болай булуларының сәбәбе: Русия мәмләкәтендә яшәп тә, башка халыкларга кушылып, урыслашырга ирек бирмәүче диннәре бар. Алар үз дини даирәләренә шул чаклы фанатларча берегеп бикләнгәннәр, монда бер ят дини йогынтыны яисә дөньяви эшлекле башка халыкларны кертмиләр. Алар диннәрен, ата-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрен, тормыш, яшәү рәвешләрен үзгәртергә мөмкин булган йогынтыны кабул итмиләр. Мондый ябык мохиттә, әлбәттә, нык, бердәм дини рух хөкем сөрә, һәрбер мөселман үзен шушы җәмәгатьнең бердәмлеген, какшамаслыгын тәэмин итәргә бурычлы санап, бар көченә тырыша. Кызганыч, безнең урыс христианнарында бу сыйфат бик зәгыйфь…
Балалары тууга ук әти-әнисе тарафыннан да аларга дини тәрбия, ислам кануннары сеңдерелә башлый. Шунлыктан 7-8 яшьлек балага да ислам оеткысы шул кадәр көчле салына, хәтта шаккатасың, исең китеп, боларны ничек урыслаштырырга, дип, җаен таба алмый, өметсезлеккә батасың…
Бездә христиан динен тарату бөтенләе белән руханиларга гына йөкләтелгән, ә татарларда, киресенчә, һәрберсе диннәренә фанатларча ябышкан, һәр уңай форсат булган саен динен тарату, җәелдерү өчен тырыша. Татар үзенең чукындырылган милләттәшен очратса, һәрчак мөселманлыкның өстенлеген аңлатып калырга тырыша. Шәхсән үземнең күреп торганым бар…»
Мөхтәрәм укучым, шушы җирдә бу миссионерның сүзләрен тәрҗемәсез бирәсем килә, сез дә бабаларыбыз белән горурланыгыз әле!
«…. Нужно посмотреть и послушать как мухаммеданин проповедует свою веру, чтобы оценить тот интузиазм, которым дышат его речи, почувствовать жар с которым он ораторствует о превосходстве своей веры перед христианством. Тут льется речь, проникнутая глубоким религиозным чувством. Можете себе представить, как могущественно действует эта речь на простолюдина – крещенного татарина, и после двух-трех подобных бесед становится уже далеко не таким христианином…»
Шәхсән үзем бу язманы укыгач, элегрәк бабаларыбызның көчле рухлы, нык иманлы, баш бирмәс, буй сындырмас булуларына горурлык хисләре кичердем… һәм бүгенгебез белән чагыштырып, татарлыгыбызның ни дәрәҗәдә түбән тәгәрәвен аңлап көендем. Күрәсезме, ничек югары бәяләнгәнбез! Гасыр узган, чагыштырыгыз хәзерге хәлебезне, татарлыгыбызның сыйфатын. Үзен татар дип йөрүчеләрнең күпмесе үз ана телендә сөйләшә? Күпме оныкларыбыз әби-бабасын аңлый? Күпме бала, узган буыннарның ныклыгы, буй сындырмаслыгы белән безләргә китереп җиткерелгән газиз ана телебез – ТАТАР телендә укый? Җисми байлыкларыбыз белән мактанышырга бик яратабыз. Нефть, газ чыгарабыз, котырган салымнар озатабыз, үзебез яшәгән Русиянең байлыгын арттырабыз, ә милли, рухи, мәдәни байлыгыбыз бармы, шуны киләчәккә илтерлек дәвамчыларыбыз бармы? Татар мәктәпләре, югары уку йортлары күпме? Көлдермик, безнең дә үз телебездә балаларыбызны укытырга хокукыбыз бар! Аны безгә Аллаһы Тәгалә биреп, сакларга кушкан икән, без сакларга тиеш! Шул чиккә җиттек, имеш, урысча укымаса бала надан кала. Немец, француз, яисә инглиз кешесе урысча укып гыйлем җыйган димәкчесезме? Һич юк!
Аллаһ урыс халкына татар телен сакларга кушмаган, алар үз теле, дине өчен тырыша һәм аларны гаепләп тә булмый, үрнәк алсак буладыр әле. Карагыз, чит дәүләтләрдәге урыс теле өчен ничек тырышалар: һәр трибунадан, телеканаллардан алар тавышы. Һәр милләт үзе өчен үзе тырышырга тиеш!!! Үзебезнең түрәләрнең бишек җырларына оеп, болай яшәсәк, тагын бер буыннан татар милләте бетәчәк, тарих тузанына күмелеп калган телләр, милләтләр аз булганмы!? Менә бүгеннән һәрберебез үзенә сорау бирергә тиеш: ана телемне беләмме, балаларыма, оныкларыма телемне өйрәттемме яисә өйрәтәмме!? Хаталарыннан сабак алмаганнарга тарих һәрчак кабатлана, түрәләр янә баеды, югалтырлары үзләрен күмеп китәрлек, димәк, болары да иманын сатмас, дип кем әйтер?
Алмаз МИНҺАҖ,
Кайбыч бистәсе

Комментарии