Китаплар да алдалый?

Китаплар да алдалый?

– Аллаһка шөкер, хәзер Ислам дине кануннарына төшенәм дигән кеше өчен мөмкинлекләр күп. Китап сатып аласыңмы, интернеттан видео карыйсыңмы – барысы мөмкин. Без, өлкән буын кешеләре, кәгазьгә язылганнарга ышанабыз, тик менә бу дини китапларда да хата китә аламы? Бер хәдис ике китапта ике төрле язылырга мөмкин. Аннары, дини китап сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Рәмзия ХАРИСОВА,

Балтач районы

Сезнең соравыгызга Казанның «Иске Таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс җавап бирде:

– «Һәр адәм баласы хаталы», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Иң зур галим китап яза, 70 галим укып чыгып: «Бер хатасы юк», – ди. Әмма 100 елдан соң бу китапта хаталар табылырга мөмкин. Ә менә Коръәни Кәримдә бер хата да юк, чөнки авторы – Аллаһы Тәгалә. Сатыла торган төрле дини китапларга килгәндә, китап авторына игътибар итәргә кирәк.

Комментарии