Шөкер итүдән баш тарту – Аллаһының ярдәменнән баш тарту

Шөкер итүдән баш тарту – Аллаһының ярдәменнән баш тарту

«Бакара» сүрәсенең 152-156нчы аятьләрендә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Мине зекер итегез, Мин дә сезне исемдә тотармын. Миңа шөкер итегез, шөкер итүдән баш тартучылар булмагыз!»

Аллаһы Раббыбыз: «Мине зекер итегез, ягъни Мине искә алыгыз», – дип, кемнәргә мөрәҗәгать итә соң? Менә хәзер пенсиягә чыктың инде, мәчеткә йөри башла, яшьтәшләрең белән дә очрашырсың, дип, пенсиягә чыгучыга эндәшәме? Ничек итеп искә алырга куша? «Әй Раббым, мин Сине гел исемдә тотам, мин Сине онытмыйм», – дип искә алырга кушамы?

Аллаһы Тәгалә иман китергән һәрбер кешегә, алай гына түгел, шушы дөньяда яши торган һәр кешегә: «Мин сезгә фарыз итеп йөкләгән гамәлләрне кылып, Мине зекер итегез!» – дип боера. Кайсы вакытта зекер итәргә куша соң Раббыбыз? Юк, пенсиягә чыккач түгел, син әле яшь, бер җирең дә авыртмый, тормышыңда барысы да яхшы булган чакта зекер итәргә куша. Кайчан синең зиһенең бар, колагың ишетә, кул-аякларың йөри – менә шул вакытта Аллаһының безгә фарыз итеп йөкләгән гамәлләрен үз вакытында үтәп зекер итәргә куша. Ә бит мәктәпкә 6-7 яшьтән барабыз, пенсиягә чыккач түгел.

Раббыбыз әйтә: «Мин дә сезне исемдә тотармын», – ди. Аның безне исендә тотуын ничек аңларга соң? Без Аллаһыны зекер итеп яшәгән вакытта безгә авырлык килсә, көтмәгәндә чирләп китсәк, башыбызга кайгы килсә – шул вакытта Аллаһы безне искә алачак һәм без уйламаган, без көтмәгән җирдән Үзенең ярдәмен бирәчәк. Ә бит, мөселман кардәшләрем, без Аллаһының ярдәменнән башка бер адым да атларга сәләтле түгелбез.

Башыбызга авырлык килгәч кенә Аллаһыны искә төшерергә кушмый ул, ә без Хак Тәгаләне һәрдаим олыларга, кушканнарын үтәргә тиешбез. Авырлык килгәндә генә Аллаһының ярдәмен өмет итәбез икән, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәмибез икән, бу дөньяда гына түгел, Ахирәттә тагын да авыр булачак, Хәтта мәңгелек утта булу куркынычы да бар.

Менә ничек дәвам итә Аллаһ безгә мөрәҗәгатен: «Миңа шөкер итегез», – ди. Нәрсә өчен шөкер итәргә? Безгә саулык-сәламәтлек биргәне, дөнья көтәр өчен, үзебезнең кирәкле эшләребезне эшләр өчен аяк-куллар биргәне өчен. Шул кул-аякларыбыз белән үзебезгә яшәр өчен Аллаһы биргән байлыкны кәсеп итә алган өчен, төрле-төрле ризыклар белән тукландырганы, саф һавалар сулатып, челтерәп аккан чишмә сулары белән сыйлаганы өчен шөкер итәргә тиешбез. Биргәненә канәгать булырга, Аңа гына рәхмәтле булырга, һәрбер тапкан малыбызны безгә Аллаһы биргәнен аңларга бурычлыбыз. «Шөкер итүдән баш тартучылар булмагыз!» – дип боера безгә Раббыбыз. Ягъни: «Үзегезгә авырлык килгәндә, башыгызга кайгы-хәсрәт төшкәндә Минем ярдәмемнән баш тартучылар булмагыз!» – дигән мәгънәдә аңларга тиешбез бу сүзләрне. Барысы да яхшы чакта Аллаһыны онытсак, Аны зекер итмәсәк, вакытында намазларыбызны укымасак, фарыз итеп йөкләтелгән уразалар тотмасак, биргәненә шөкер итә белмәсәк, ни йөз белән үзебезгә авырлык ирешкәч кенә Аллаһының ярдәмен өмет итәрбез соң? Әгәр Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен өмет итәргә уйлыйбыз икән, үзебезгә яхшы чакта шөкер итүдән баш тартмаска тиешбез. Шөкер итүдән баш тарту ул – Аллаһының ярдәменнән баш тарту була. Аллаһы безнең Аны зекер итүебезгә мохтаҗ түгел, ә без Аллаһының ярдәменә мохтаҗбыз, шуның өчен яшь чагыбызда, исән-имин чакта Аллаһыны зекер итәргә бурычлыбыз.

«Ий иман китерүчеләр! Ярдәм өчен сабырлыкка һәм намазга мөрәҗәгать итегез. Чынлыкта, Аллаһ – сабыр итүчеләр белән». Аллаһы безгә – иман китерүчеләргә мөрәҗәгать итеп әйтә: «Ярдәм өчен сабырлыкка һәм намазга мөрәҗәгать итегез!» – ди. Бу сүзләре белән Аллаһы безгә Үзенең ярдәменә ничек өмет итәргә тиешлегебезне аңлата. Нинди гамәлләргә ныграк игътибар итәргә кирәклеген белдерә.

Иң әүвәл сабырлык. Ни өчен сабырлык? Чөнки Аллаһы Тәгалә безгә хәерчелек бирсә дә, байлык бүләк итсә дә яки кайгы күрсәтсә дә, шатлыкка тиендерсә дә – без сабыр булырга тиешбез.

Күп кенә очракта кеше хәерчелеккә чыдый, сабыр итә, ә менә Аллаһы кинәт кенә байлык бирсә: «Бу байлыкны үз тырышлыгым белән булдырдым», – дип уйлый башлый. Кичә генә аның үзенә ярдәм итеп торган туганнарын да оныта, әти-әнисе дә исеннән чыгып китә, сабырлыгы да төкәнә һәм җир йөзендә «мин кем», дип тәкәбберләнеп йөри башлый. Ә бит аңа байлыкны Аллаһ сынар өчен биргән була.

Икенче урында намаз. Аллаһы мөселман кешесенә көненә 5 тапкыр намаз укуны фарыз итеп йөкләде. Шушы фарыз гамәлне кылыр өчен дә кешедә сабырлык булырга тиеш. Кешеләр иртәнге якта тәмле итеп йоклап ятканда, Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, Аның гына ризалыгына ирешер өчен йокыңнан торып, тәһарәтләнеп, намазга басар өчен һичшиксез сабырлык кирәк. Әле аларны үз вакытында, кичектермичә укырга кирәк һәм шулай ук вакытыннан алда да укырга ярамый. Аллаһы Тәгалә монда фарыз булган уразаны да, зәкятне дә, хаҗ гамәлен дә искә алмый, ә намаз турында әйтә. Чөнки уразаны мөселман кешесе исәнлеге булса гына тота ала, зәкятне кешенең тиешле күләмдә байлыгы булса гына түли, хаҗ кылырга шулай ук байлык та, сәламәтлек тә кирәк. Ә намазны мөселман кешесе хәерчеме яисә баймы, сәламәтме яисә авырумы – үтәргә тиеш. Басып укый алмаса, утырып укый, утырып укый алмаса, яткан килеш ишарәләп укырга тиеш. Менә шул гамәлләрне үтәсәк, Аллаһы Раббыбыз әйтә: «Чынлыкта, Аллаһ – сабыр итүчеләр белән», ди.

«Сез Аллаһ юлында сугышып шәһит булган мөэминнәрне «үлеләр» дип әйтмәгез! Киресенчә, алар тереләр, ләкин (шулай икәнен) сез сизмисез». Бу аятьтә Раббыбыз Аллаһ юлында җиһат кылган чакта вафат булган мөэминнәрне «тереләр» дип аңлата. Әлбәттә, гыйлемебез чикле булу сәбәпле без тулысы белән төшенеп бетә алмасак та, шуны беләбез: Аллаһ юлында шәһит киткән мөэминнәрне җирләү башка мәетләрне җирләгән кебек түгел, юылмыйлар һәм өсләрендә нинди кием булган булса, шул кием белән җирләнәләр. Димәк, аларның тәннәре тереләрнеке кебек чиста, һәм тереләр кебек үк, каберләрендә үз киемнәрендә калалар. Шуны да әйтеп китәргә кирәктер, мөэмин кеше Аллаһы юлында шәһит китә икән, аның өчен туганнары да артыгын кайгырмый, чөнки аның һичшиксез җәннәткә керәчәген беләләр.

Ә менә без, гади мөселманнар, бу дөнья белән хушлашкач, Аллаһ безне ике урынның кайсысына урнаштырачагын белә алмыйбыз. Чөнки кылган гамәлләребездән Аллаһ разый буламы яисә кылган гамәлләребезне йөзебезгә бәрергә әмер итәрме – тәгаен әйтә алмыйбыз.

Безнең иманыбызның ныклыгын, сабырлыгыбызны тикшерер өчен Аллаһы Раббыбыз безне менә ничек сыный икән: «Без сезне, куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык биреп, малларыгызны киметеп, сәламәтлекләрегезне киметеп, көтмәгәндә якыннарыгызны үтереп, игеннәрегезне һәм бакча җимешләрегезне киметеп сыныйбыз. Сабыр итүчеләрне (җәннәтләр белән) шатландыр». Бу аятьтә китерелгән сынауларны узмаган бер генә кеше дә юктыр, дип уйлыйм. Тыныч кына, матур гына дөнья көтеп яшәгән бер вакытта ни өчен соң Аллаһы Тәгалә башыбызга кайгы сала, якыннарыбызны алып китә, боз яудырып бакчаларыбыздагы җиләк-җимешләребезне юк итә? Болар бит барысы да шушы дөньядагы вакытлы юанычыбыз. Без бит бер көнне барыбер барысын да калдырып үзебез дә җир куенына кереп ятачакбыз. Шуның өчен Раббыбыз безнең иманыбыз көчле булсын өчен, сабырлык күрсәтеп, Үзенең рәхмәтенә ирешүебезне тели икән бит. Ә бит һәрбер кылган гамәлебез бары тик Аллаһының рәхмәтенә ирешсә генә җәннәтле булабыз. Шуның өчен Раббыбыз: «Сабыр итүчеләрне (җәннәтләр белән) шатландыр», – дип әйтә дә инде. Ни өчендер Аллаһы Тәгаләнең безне үзебезгә караганда да көчлерәк җәннәтле итәсе килә, тик без никтер «ялындырабыз», «пенсиягә чыккач Аллаһы кушканча яшәрбез әле», дип әйтүдән дә чирканмыйбыз.

Кемнәрне җәннәтләр белән шатландырырга кирәклеге хакында Хак Тәгалә дәвам итеп әйтә: «Кайсылары кайгы килсә: «Чынлыкта без Аллаһ бәндәләре һәм хөкемгә Аллаһыга кайтучыларбыз», – ди».

Әйе, безгә Раббыбыз нинди генә сынаулар бирсә дә, сабырлык күрсәтүдән, һәр кайгының Раббыбыз тарафыннан сынау икәнен аңлап, шул кайгы-хәсрәтләрдән дә Аллаһы Үзе коткарып, җиңеллек бирәчәгенә ышанып, Аны зекер итүдән туктарга ярамый. Әгәр дә менә шушында китерелгән аятьләрдәгечә яшибез һәм Аллаһыны туктаусыз зекер итеп, фарыз һәм сөннәт гамәлләребезне үтибез икән, безне нәрсә көткәнлеге билгеле: «Аларга Раббыларыннан ярлыкану һәм Аның рәхмәтедер. Алар туры юлдан баручылар».

Барыбызны да Раббыбыз ярлыкаса иде һәм Аның рәхмәтенә ирешә торган туры юлдан барырга насыйп булса иде, мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА,

Казан шәһәре

Комментарии