«Үлемнән түгел, үләргә куркырсың!»

Дәү әниемнең иске сандыгы бар. Мин кечкенә чакта, күрше әбиләре кергәч, алар әлеге сандыкны бик еш актара иде. Анда әбием үлемтекләрен саклый. Кечкенәдән сандык эчендә ниләр барын белгәнгә, мәетне җирләгәндә кирәк булган вак-төякләрне яхшы чамалыйм. Әбием дә: “Кызым, сиңа ышанып тапшырам: мин үлгәч монысын мәетне юучыга, монысын кәфенлек тегүчегә…”, – дип мәет җыюда катнашучыларга ниләр бирәсен кат-кат әйткәне бар.

Авыл җирендә халык ярдәмчел. Үзегез беләсез: шатлыкны да, кайгыны да бүлешеп яши. Үлем-китем булса, күрше-күлән, дус-иш һәрчак сиңа ярдәмгә килә. Зиратта кабер казучылар да үз инициативасы белән килгән гаиләгә ярдәм күрсәтә. Һәрхәлдә бездә шулай (Чирмешән районы, Иске Кади авылы). Берәү дә кабер казыган өчен акча алмый.

Кызганыч, кайбер авылларында мәетне озатучы, дога укучы һәм кабер казучылар үзләре күрсәткән “хезмәт” өчен хак сорый дип ишеткәнем бар.

Шәһәр җирендә бу “хак” ярыйсы ук кыйммәт. Беркөн газетадан укыдым. Бер пенсионер бабайның танышы вафат булган. Мәетне җирләгәндә дин әһеле җеназа укыган өчен биш йөз сум акча сораган. Өстәвенә, “өчесенә дә, җидесенә дә, кырыгына да мине чакырыгыз”, – дип алдан ук урын алып куйган. Вәт сиңа ! Менә сиңа хәзрәт! Юкса, да, мәет тә мөселман бит. Бер үк Аллага табынучылар. Аллаһы Тәгалә дә: “Мөселман мөселманга ярдәм итсен”, – дигән. Ә бу очракта ничек килеп чыга: туганы вафат булган кеше, болай да кайгысы баштан ашкан килеш, өчен акча табу проблемасын да чишәргә тиеш була. Матди яктан тотрыклы булса ярый да. Әгәр очын-очка ялгый алмаучыларның якыны фани дөньяга күчсә нишләргә? Мәетне күммичә калдырып булмый бит инде…

Ялганга һәм акчага корылган заманда, мөселманнарның бер-берсенә шундый мөнәсәбәттә булуы кызганыч, әлбәттә… Бик кызганыч!

Лилия ЛОКМАНОВА,

КДУ студенты.

Кеше рәнҗешенә калма

Бу дөньяда кеше рәхәт, бай яшәүне кулайрак күрә. Шуңа ирешер өчен тырышып эшли, кәсеп итә, мал җыя. Әлбәттә, бу кешенең табигате: ул тырышырга, эшләргә тиеш. Ләкин адәм баласы байлык табуның җиңел һәм тиз генә тормышка аша торган юлын эзли башлый. Мондый кешеләрне аферистлар дип атыйлар. Алар кешенең күзенә карап, аның хәләл юл белән тапкан малын бер мизгел эчендә алып китәргә мөмкин. Бу кешеләр, әлбәттә, мөселман түгел. Югыйсә кеше таламас иделәр. Чөнки Аллаһы Тәгалә Корьәни Кәримдә әйтә: “И мөэминнәр! Малларыгызны хыянәт, золым юлы белән ашамагыз…”(Хатыннар сүрәсе 29, 161нче аятьләре).

Әгәр кеше Аллаһы кушкан кануннар буенча яшәсә, таланган әйбер өчен Аллаһы кушканча кешенең кулларын киссәләр, бу дөньяда кулсыз кешеләр белән урамнар тулы булыр иде. Янә Аллаһы Сүбхәнә хак Тәгалә Корьәни Кәримдә әйтә: “Кәсеп иткән явыз эшләренә Аллаһыдан җәза йөзеннән, карак ир һәм хатыннар кулын кисегез. Аллаһы үч алуда көчле һәм гадел хөкем итүче. (Аш Яулыгы сүрәсе 38нче аять.)

Әтием моннан күп еллар элек булган бер вакыйганы искә төшереп сөйләгән иде. Алма-Атада дәвалау үзлегенә ия булган балчык бар икәнен белгәч, әтием авылдан килүче туган абыйсы белән шунда барырга уйлый. Аларның икесенең дә буыннары авырта. Аллаһы Тәгалә берәр файдасын бирми калмас дип, Алма-Атага очар өчен, аэропортка киләләр. Самолетка билет ала алмыйча озак басып торгач, яннарына бер кеше килеп, аларга ярдәм итәргә теләвен әйтә. Бу дөньяда да мәрхәмәтле, кешенең авыр хәлен белә торган затларның булуына ышанып, акча һәм паспортны биреп җибәрәләр. Бераз вакыт көтәләр – мәрхәмәтле кешебез чыкмый, тагын көтәләр – һаман юк. Аптырагач, әтием касса ишегенә таба юнәлә. Анда барсалар, ни күрсеннәр: ышанычлы кешебез бер ишектән кергән, икенчесеннән чыккан. Акча да, билет та, паспорт та юк. Мәрхәмәтле кеше дигәннәре башкаларны талап яши торган бер адәм булып чыга. Аптырашта калган әтием белән абыйсы тиз генә автобуска билет алып, Алма-Атага китә. Әтиемне талап киткән кешене “мәрхәмәтле” дип атау бер дә очраклы түгел. Ул кеше рәнҗешеннән куркыпмы, паспортларын кире кайтара. Әгәр кире бирмәгән булса, ул заманда яңадан паспорт алу бик кыенга төшкән булыр иде. Кеше малын талаган өчен, әтием белән туган абыйсының рәнҗеше төшмәс идеме? Мондый очраклар безнең тормышта еш очрый. Хәзер яшьләребезгә, шушы юлдан китмәсен өчен, үзең тырышып эшләп табарга кирәклеген өйрәтергә кирәк. Тир түгеп тапкан мал гына хәерле була. Әгәр җиңел юл белән керсә яки талап алсаң, аның синнән китеп баруын сизми дә калачаксың.

Һәр кешегә кәсеп итәргә, кәсеп итү ничек кенә авыр булса да, тырышырга кирәк. Ләкин кеше малын талап, хәрәм малны үзебезгә үзләштереп, Аллаһының да, кешенең дә рәнҗешенә кала күрмик. Һәрберебезне бу эштән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын.

Айрат ГЫЙБАДУЛЛИН.

Балтач районы, Алан авылы.

Югары мөселман мәдрәсәсенең 3 курс шәкерте.

Мөселман Сабан туе

Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы һәм якынлашып килүче Рамазан шәриф аен каршылау уңаеннан, 16 август көнне 10.00 сәгатьтә Саба районы Лесхоз бистәсендә МӨСЕЛМАННАР ҖЫЕНЫ үткәрелә. Инде өченче ел рәттән узучы, халык телендә әйтсәк, Мөселманнар Сабан туе елдан-ел камиллеккә омтыла, офыкларын да киңәйтә бара. Моңарчы җыенга Саба районы мәхәлләләреннән генә җыелсалар, быел исә күрше районнардан да кардәшләр катнашуы көтелә. Программа күренекле дин әһелләренең үтемле вәгазьләре, халыкның үзе катнашуында дини сораулар викторинасы, бил-бау көрәше, кул көрәше, капчык сугышы, аркан тартышы, таяк тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һәм башка спорт уеннары белән баетылачак. Балалар өчен махсус мавыктыргыч уеннар да каралган. Шулай ук узган елларны оештырылган ат чабышы, ярышы кебек күпләрне битараф калдырмаган чаралар да уздырылачак. Хәләл продукция сату оештырыла. Бер-берең белән танышу, аралашу, фикер алышыр өчен менә дигән мөмкинлек туачак.

Җыенда Сезне дә көтеп калабыз! Бары бер шарт: Мөселманча киенгән булуыгыз һәм бәйрәмгә бирнә белән килүегез сорала.

Тулырак мәгълүмат: NURSABA.UCOZ.RU, nursaba@mail.ru.

Иж-Бубига сәяхәт

Яр халкының күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Татар иҗтимагый үзәгенең Яр бүлеге Әгерҗе районының Иж-Буби авылына сәяхәт-экскурсия оештыра.

Бу авыл гасырлар буе эшләп килгән атаклы Иж-Буби мәдрәсәсе белән билгеле. Идел һәм Урал буйларында яшәүче мөселманнар арасында дан казанган һәм тарихыбызга кереп калган белем учагы 1781 елда ачылган. 1860 елда Әхмәтҗан бай аңа өченче бина төзеп биргән. Ул вакытта мәдрәсәнең җитәкчесе Габделгалләм хәзрәт булган һәм анда 1875 елга кадәр эшләгән. Әхмәтҗан байның улы Мөхәммәтҗа хаҗиның изге эшләрен дәвам итеп мәдрәсәгә яңа ике бина төзеп биргән.

1881 елдан мәдрәсәдә укытучы һәм җитәкче булып Габделгалләм Нигъмәтуллин эшли башлаган. 1895 елдан аның уллары Гобәйдулла һәм Габдулла атасының эшләрен дәвам иттерә. Бу вакытта Иж-Буби мәдрәсәсе мөселманча белем бирүнең күренекле үзәге буларак бөтен Русиягә таныла. Дин гыйлеме бирү белән беррәттән мәдрәсәдә математика, физика, химия, тарих фәннәре, гарәп, төрек, француз телләре өйрәтелә, рус классы эшли. 1910 елда география һәм химия кабинетлары ачыла. Белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты югары була. Мәдрәсә тулысынча татар байлары карамагында була, аларның матди һәм финанс ярдәме белән яши.

Патша хөкүмәтенә мөселманнарның (татарлар, башкортлар һ.б.) югары сыйфатлы белем алулары бөтенләй ошамый. Мәдрәсә пантөркичелектә һәм панисламчылыкта гаепләнеп, 1911 елда ябыла. Бу хәл Татарстанда хәзерге вакытта татар-төрек лицейларының ябылуын хәтерләтә.

Сәяхәткә барырга теләүчеләр – сугыш һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар, мәктәп укучылары, студентлар. Спонсорлар ярдәменә нигезләнеп, бару-кайту – бушлай.

Сәяхәттә катнашучылар Иж-Буби мәдрәсәсенең музее белән һәм авылдагы тарихи урыннар белән танышачак.

Автобуслар 15 августта (шимбә көн) иртән 7.00 сәгатьтә Яңа шәһәрнең 18/06 йорты яныннан китәчәк, кайту – шул ук көнне кич белән. Белешү өчен Чаллыдагы тел. 38-17-61, 89063304773.

Мөселман туйлары

Мөселманнарга хәмерсез туйлар оештырам. Тик кияү яки килен, кунаклар урыс, төрек, үзбәк, таҗик яки кыргыз булса нишләргә? Туй үпкәсез булмый, диләр. Шулай да проблемалардан качып булмый бит. Сора, киңәше табылыр: (843)2388849, (987)2966029.

Күңелем сыкраганда

Яшәгез минем өчен дә

2006 елның 25 мартында безгә бик зур кайгы килде. Нурлат районы Киекле авылында яшәүче кадерле һәм яраткан туганыбыз Фәнис Фатыйх улы Ишморатов юл фаҗигасендә вафат булды. Аңа нибары 54 яшь иде. Хатыны, өч кызы калды. Инде 3 ел гомер үтте. Яраткан хатыны, балалары, туганнары аны бик сагына. Бу бәетем аның якты рухына дога булып барып ирешсен иде.

Нигә тормыш бик катлаулы?

Ахры, шулай куша Ходай.

Кем уйлаган бу юлларда

Гомерем өзелер дип шулай.

Илназ белән юлга чыктык,

Каршыбызга килә машина.

Кем уйлаган аны шул минутта

Җитәр диеп минем башыма.

Уктай очып килгән машина

Безгә килеп бәрелде.

Бер ялгыштан шул мизгелдә

Алты гомер өзелде.

Гомер иткән Рәисәм дә,

Кызларым да калдылар.

Хозурыңа ал, Ходай, дип

Инде дога кылырлар.

Рәхмәт, дуслар, туганнарым,

Озатырга килдегез.

Киекле зиратына

Дәрәҗәләп күмдегез.

Яшәгез минем өчен дә

Белеп дөнья кадерен.

Матур чәчәккә күмегез,

Балкып торсын каберем.

Гүзәл ГАНИЕВА.

Нурлат районы, Киекле авылы.

Яшьләр яши белми!

Үсеп килүче балаларыбызга карыйм да аптырап китәм. Бер генә эшне дә сөймиләр. Олыны, кечене олылау да юк. Көне буе телевизор һәм компьютер артында чит ил хәшәрәтләрен карап тик утыралар. Үзебез узындырабыз шул аларны. Теләгәнен алабыз да бирәбез. Тәртипсезлек башын шуннан күрәм.

Безнең буынны “тәрбиялибез” дип авыз суы корытып, сөйләп торучы да булмады. Эшләп үстек. Шуңа да миһербанлы, шәфкатьле булдык.

Сабантуйлар да узды. Ничектер, элеккеге күңеллелек юк. Элек армиягә китәсе егетләр сөлге җыярга чыга иде. Бу – яшьлекне озату да. Чөнки башка мондый мөмкинлек булмаячак. Гармун уйнавына кушылып җырлап урам әйләнү – үзе горурлык. Кызлар, сөйгәне дә сөймәгәне дә, кулъяулыкны алдан чигеп куеп, сине көтеп торыр. Гомумән, авыл моң эчендә. Кичләрен тальян тавышы һич кенә дә тынмый. Урамда нинди генә уеннар уйналмый да, биюләр биелми иде!

Ә хәзер… Клубка чыккан кебек булалар. Әллә нинди колакка ятышсыз чит ил музыкасы акыра… Биюләрен дә әйтер идем инде…

Эх, бар иде безнең заманнар! Бүгенгеләргә үрнәк булырлык чаклар!

З.ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы.

Комментарии