Кызлы әниләр колагына

Миңа үзебезнең Иске Теләнче авылында кече мал табибы булып эшләргә туры килде. Фермада сыер саварга кеше җитми. Бер сыер савучыбыз каты чирләп китте дә аның урынына мине куйдылар. Бер торакта ике группа сыер. Мәүгыйдә бер башта, мин икенче башта эшлибез. Мәүгыйдә – Иске Дөреш кызы. Безнең авылга килен булып төште. Салих абый белән бик тату гомер иттеләр. Бер эшкә килүемдә Мәүгыйдә миңа менә нәрсәләр сөйләде.

– Безнең әни Фатыйма исемле. Без бик ишле, биш кыз. Барыбыз да бер-бер артлы үсеп җиттек. Әниебез беркөнне бишебезне дә каршына утыртып, сүз башлады. «Балаларым, сез бик тиз үсеп җиттегез. Егетләр белән йөрерсез. Төрле егетләргә очрарсыз. Төрле хәлләргә юлыгуыгыз бар. Әгәр алданып, авырга үтсәгез (Аллаһы Тәгалә үзе сакласын), миннән куркып, корсактагы баланы ялгыш та төшертергә уйламагыз! Бердән, бала йөзе күрмәссез, икенчедән, тормышның ямен сизмәссез. Алып кайтыгыз, үзем карыйм. Кияүгә чыгып яши башласагыз, ирегезгә хыянәт итүне уегызга да кертә күрмәгез. Тормыш бик алдый торган. Шайтанның ятьмәләре бик нык корылган. Һәрдаим Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорагыз», – дип сүзен тәмамлады.

Мин исем китеп тыңладым. Бик зур сабак алдым. Миндә дә дүрт кыз бит.

Мәүгыйдә безнең арада иң тырышы, иң чибәре иде. Безгә бер зоотехник егетне эшкә китерделәр. Сөт бирми торган сыерларны машинага төяп, дәүләткә җибәрәбез. Сыерны машинага менгергәндә зоотехник егет Мәүгыйдәне беләгеннән тоткан. Егетнең чырыйлап кычкырганына борылып карасак, Мәүгыйдә кулындагы тал чыбыгы белән тегенең сыртын телә, үзе такмаклый: «Ник минем беләктән тотасың? Әллә мине уйнашчы хатын дип белдеңме?» Зоотехник: «Бу юләр белән Салих абый ничек тора икән?» – ди. Күп хатын-кызларга Мәүгыйдәнең тормыш тәҗрибәсе җитми.

Салих абый да, Мәүгыйдә дә арабызда юк инде. Урыннары оҗмахта булсын. Искә алуым дога булып барып ирешсен.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии