Авылыбызда бәйрәм – мәчет юбилее

Авылыбызда бәйрәм – мәчет юбилее

Иртәдән үк Сасна авылы клубына халык җыела башлады. Биредә бүген авыл мәчетенең юбилей кичәсе үтәчәк. Тантанага районның барлык авылларыннан да кунаклар килүе көтелә. Сасна зур авыл ул, монда бүген дә меңнән артык кеше яши. Революциягә кадәр авылда биш мәчет эшләгән. Большевик-революционерлар 20-30нчы елларда аларның барысын да юкка чыгарган. Әмма халык динен ташламады. Беркем дә никахсыз өйләнмәде, мәетләрне җеназасыз җирләмәделәр. Бу караңгы елларда халыкка дини йолаларны үтәргә Хафиз хәзрәтнең әле генә мәдрәсә тәмамлап кайткан улы Мазһар керешә. Мазһар абый балачактан ук зәгыйфь, 2нче группа инвалид иде. Шунлыктан ул репрессияләрнең беренче дулкынына эләкми. Әмма 1930нчы елда аны да биш елга сөргенгә җибәрәләр. Ә 80 яшьлек әтисе Хафиз хәзрәтне, Мазһар абыйның хатыны Ракига апаны әле генә туган улы белән урамга куып чыгаралар. Алай да авылның мәрхәмәтле кешеләре аларны ачлыктан һәм суыкта катып үлүдән коткарып кала.

Сөргеннән кайткан Мазһар абыйны нахак гаеп белән тагын төрмәгә ябалар. 1938нче елда кабат авылга кайтып, ул халыкны янәдән рухи тәрбияләү эшенә керешә. Тик бу юлы инде муллалык вазыйфасын колхозда эшләү белән параллель башкара. Үзеннән соң да дин эшләрен дөрес башкарсыннар өчен, алмаш әзерләп калдыра. 1950нче елларда авылда мулла вазыйфасын колхозның алдынгы комбайнчысы, Мазһар абыйның дусты Шамил абый башкарды. Аннары бу эшне агротехник булып эшләүче Мөхәммәтҗан абый, соңыннан Миңнеәхмәт һәм Фәтхрахман дигән кешеләр үз өстенә алды. Бүген авылның мулласы – мәдрәсә тәмамлап кайткан егет – Фәнил Закиров.

Мәҗлестә котлау-мактаулардан соң, райондагы әхлакый-рухи хәл, мәчетләрнең эшчәнлеге хакында җитди сөйләшү булды. Муллалар үз авылларындагы хәлләр турында мәгълүмат бирде. Районның имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев райондагы рухи-әхлакый хәлне анализлап, алдагы эшләр хакында сөйләде. Җәлил хәзрәт шактый кызыклы зат ул. Институтны тәмамлагач, колхозда экономист булып эшли башлый. Мәгълүм булганча, экономиканың «атасы» дип танылган Адам Смит болай дигән: «Әхлак бетсә, ипи дә бетә». Әнә шул законнан чыгып, большевизм афәтен кичергән татар авылы өчен экономистка караганда, мулла кирәгрәк, дигән фикергә килгәндер, мөгаен, Җәлил хәзрәт. Бүген ул Балтач районының имам-хатыйбы һәм Татарстанның баш казые. Җәлил хәзрәт кебек меңләгән яшь, белемле, кыю кешеләр коммунистик режим таркалу белән Татарстанда ислам динен тернәкләндерергә иреште. Совет чорында республикада 10-15 кенә мәчет булган булса, хәзер мәчетсез авыл сирәк инде. Аллага шөкер, мәчетләрнең абруе арта бара. Моннан 6-7 ел элек кенә Сасна мәчетендә унлап бабай һәм санаулы гына яшьләр була иде. Ә быел җомга намазына мәчетне тутырып яшьләр килә. Җәлил хәзрәтнең тагын бер «сәерлеге» – ул шәһәрдә дә түгел, район үзәгендә дә түгел, үзенең туган авылы Борбашта яшәп ята.

Мәҗлескә Мазһар абыйның кече улы – академик Әхмәт Мазһаров та чыгыш ясады. Әхмәт җиде классны Сасна мәктәбендә тәмамлый. 3 ел Балтачта, 6 ел КХТИда укый. Укуын тәмамлагач, хезмәт юлын заводта гади эшче буларак башлый. Бер елдан аны цех начальнигы итеп куялар. Аннары Мәскәүдә аспирантура тәмамлап, Казандагы фәнни-тикшеренү институтында эшли. Аның үз хезмәттәшләре белән уйлап тапкан технологияләрен хәтта чит илләр дә сатып ала. 2006-2013нче елларда ул Татарстан Фәннәр Академиясе президенты булды. Бу елларда Татарстан дөньядагы татар галимнәренең очрашу-аралашу үзәгенә әверелде. Шул елларда чорыбызның иң күренекле галимнәре – физик Р. Сәгъдиев, математик Р. Нигъмәтуллин, астрофизик Р. Сюняев, Хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы Мәхмүт ага Гәрәев һәм башка чит илдә яшәүче татар галимнәре ТФА эшчәнлегенә шактый өлеш кертте, Татарстанның данын күтәрделәр.

Әхмәт шул елларда ислам илләре галимнәре белән дә хезмәттәшлек башлап җибәрде. Аны Ислам илләре фәннәр академиясенең вице-президенты итеп сайладылар. Академиянең беренче сессиясе Казанда узды. Әхмәт Мазһаровка күбрәк рус, немец, инглиз телләрендә аралашырга туры килсә дә, ул татар телен дә камил белә. Ана телен яхшы белү өчен, бала кимендә 7 классны татар мәктәбендә укырга тиеш, дип исәпли. Әхмәтнең ике кызы да Казанда татар гимназиясен тәмамлаган. Алар хәзер үзләре дә бишәр телдә иркен аралаша.

Адам Смит законы буенча, әхлакның күтәрелүе икътисадка уңай йогынты ясый. Мәгълүм булганча, Татарстан Русиядәге сөрү җирләренең 2 процентын гына били. Татарстан халкы Русия халкының 2,5 процентын гына тәшкил итә. Ә менә Русиядә савыла торган сөтнең 6 проценты Татарстанныкы! Моны шовинистлар да танырга мәҗбүр. «Татарлар тизрәк урыслашырга тиеш», – дип, гауга күтәргән А. Савельев болай дип язган: «Русские с почтением относились к магометанской трезвости и добросовестности».

Әйе, әхлак бетсә, ипи дә бетә. Ә тарих динсез генә әхлак була алмавын раслый. Әнә большевиклар динсез генә коммунистик әхлак урнаштырабыз дип тотынганнар иде, нәтиҗәдә ил тоташ азгынлыкка, эчкечелеккә, караклыкка һәм ризык кытлыгына (ит алырга Мәскәүгә бара башладык бит!) кереп батты. Зирәк татар халкы бу хакыйкатьне бик яхшы аңлый. Инде 468 ел буе мөстәкыйль дәүләттән мәхрүм булып яшәсәк тә, ул динен югалтмый, үзенең мәчетләрен, муллаларын хөрмәтләп саклый.

Юбилей мәҗлесе мөселманча, татарча олы сый-хөрмәт белән тәмамланды. Кунакларны сыйлау өчен азык-төлекне Фирдәвес Ситдыйков рәислек иткән җирле авыл хуҗалыгы кооперативы бирде.

Хафиз МӘХМҮТОВ,
Казан шәһәре

Комментарии