- 12.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №26 (7 июль)
- Рубрика: Иманга юл
8 июль – Мигъраҗ кичәсе
1961 елда Юрий Гагарин космоска очкач, күп кеше моңа ышанмады: илнең куәтле булуын күрсәтү өчен дөнья халкын алдыйлар дип шикләнделәр. Шул вакытта төрле мәҗлесләрдә мөселманнардан: “Сез ышанасызмы соң?” – дип сорагач, алар: “Без 1400 ел элек булган шундыйрак вакыйгага ихластан ышанабыз – пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһы Тәгалә әмере белән күкнең 7нче катына кадәр күтәрелде. Раббыбыз күрсәткән нәрсәләрне күреп кайтты. Шулай булгач, Гагаринның чуен тартмада күкнең беренче катына гына очканына нишләп ышанмаска?” – дип җавап тоттылар.
Дөрестән дә, үзен мөселман санаган һәр кеше могҗизалы Мигъраҗ вакыйгасын олы хөрмәт белән искә ала, әлеге могҗиза кичәсендә булган бар хәлләргә ихлас ышана.
Гарәп теленнән мигъраҗ сүзе “күтәрелү”, “күккә ашу” дип тәрҗемә ителә. Ислам тарихында исә мигъраҗ вакыйгасы Мөхәммәд пәйгамбәрнең 7 кат күккә күтәрелүе белән бәйле. Бу хәл 621 елда була.
Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27сенә каршы төндә Мөхәммәд пәйгамбәр Кәгъбәтулла янында йоклап ята. Кинәт ул тавыш ишетә һәм күзен ачкач, Җәбраил фәрештәнең килгәнен күрә. Фәрештә үзе белән Бурак (яшен тизлеге белән йөрүче) исемле ике канатлы атка охшаш җанвар алып килгән була. Мөхәммәдкә ул шушы җанварга атланырга куша һәм алар Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте белән Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчете яныннан Иерусалимдагы изге Әл-Кудс мәчетенә килеп төшә. Шунда намаз укыганнан соң, пәйгамбәребез Җәбраил фәрештә белән күккә аша.
Күкнең 1нче катында Мөхәммәд Адәм галәйһиссәлам белән очраша. 2нче катында Гайсә һәм Яхъя пәйгамбәрләрне күрә. Күкнең 3нче катында бик күркәм кыяфәтле, йөзе тулган ай кебек матур кеше белән сәлам алышалар. Бу Йосыф пәйгамбәр була. 4нче катта пәйгамбәребезне Идрис каршы ала. 5нчесенә җиткәч, Һарун белән очрашалар, 6нчыда – Муса пәйгамбәр белән.
Күкнең 7нче катында бик күп фәрештә була. Алар күк капусын ача һәм Мөхәммәд куркудан сәҗдәгә китә. Шул вакытта Аллаһыдан вәхи килә. Пәйгамбәребез Аллаһыга мөрәҗәгать итеп: “Әттәхиятү лилләәһи үәссаләвәәтү үәттаййибәәт” (тел һәм тән гыйбадәте һәм яхшы гамәлләребез фәкать Аллаһыбыз өчен), – дип хәмед әйтә. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә: “Әссәламү галәйкә әййүһәннәбиййү үә рахмәтүллаһи үә бәрәкәәтүһү” (йә пәйгамбәр, сиңа Аллаһының сәламе, рәхмәте вә бәрәкәте булсын), – дип җавап бирә. Расүлебез: “Әссәламү галәйнәә үә галәә гыйбәәдилләәһиссаалихиин” (сәлам безгә һәм гыйбадәттә булып, изге гамәлләр кылучыларга), – дигәч, барлык фәрештәләр: “Әшхәдү әлләә иләәһә иллә Аллаһү үә әшхәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһү” (таныклык бирәм ки, юк иләһ Аллаһыдан башка һәм таныклык бирәм ки, Мөхәммәд Аның колы һәм илчесе), – дип әйтәләр.
Шулай итеп, намазларда укыла торган “Әттәхият” зикере – Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәребез белән Мигъраҗда сөйләшүеннән хасил булган мөкатдәс сүзләр…
Риваятьләргә караганда, шунда – 7нче кат күктә – Мөхәммәд Мостафа: “Йә Раббым, Мигъраҗ могҗизасы белән мине нигъмәтләндердең, өммәтем өчен дә шундый бер нигъмәт теләр идем”, – дип әйтүенә Аллаһы Сүбехәнәһү вә Тәгалә: “Мөэминнең мигъраҗы – намаздыр”, – дип җавап бирә. Белүебезчә, нәкъ менә мигъраҗ сәфәрендә Мөхәммәд өммәтенә, ягъни мөселманнарга 5 вакыт намаз фарыз ителә һәм кем дә кем намазларын төгәл үтәсә, пәйгамбәребез Мигъраҗ кылып Аллаһы белән очрашкан кебек, шул кеше дә Раббысы белән очрашып сөйләшкән кебек зур дәрәҗәләргә ирешер һәм бик күп савапка ия булыр. Шуңа күрә мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәр Мигъраҗдан алып кайткан 5 намаз кылу мөмкинлеген Аллаһының олуг бүләге буларак кабул итә. Шул 5 вакыт намаз, беренчедән, әҗер-савап чыганагы булса, икенчедән, ул мөэминнәр тормышының камил һәм нык терәге.
Үз эченә “Әттәхиятне” алган намаздан тыш, Мигъраҗ кичәсендә мөселманнарга тагын ике бүләк бирелде: пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы (шәфәгать кылу мөмкинлеге) һәм “Бәкара” сүрәсенең ахырына өстәлгән 2 аять. Шушы 2 аять искиткеч яхшы дога да булып санала: “И Раббыбыз! Көчебез җитмәслек, сабыр итә алмаслык авырлыкларны безгә йөкләмә! Безне гафу ит, ярлыка һәм дә рәхмәтеңне насыйп кыл!…”. Хәдистән белүебезчә, кайсы өйдә “Бәкара” сүрәсенең ахыргы ике аяте укылса, шайтан шул өйгә 3 көн якын килә алмас. Мөхәммәд шулай ук әйтте: “Кем әлеге ике аятьне йоклар алдыннан укыса, аңа шул җитә” (шул кеше һәртөрле явызлыктан имин була).
… Мигъраҗда Аллаһы рәсүленә камил тәһарәт алу тәртибе өйрәтелде һәм җәннәт белән җәһәннәм күрсәтелде. Оҗмах һәм тәмугны карагач, Мөхәммәд туган Мәккә шәһәренә әйләнеп кайта.
Мигъраҗ вакыйгасыннан соң пәйгамбәребез көлми башлый – көләсе урынга елмая гына. Күп очракта елый. “Мин күргәнне күрсәгез, елмая да алмас идегез”, – дип әйтә торган булган ул сәхабәләргә.
Әйе, заманында Гагаринның космоска очуы могҗиза, ышанмаслык хәл буларак кабул ителсә дә, Мөхәммәд галәйһиссәламнең мигъраҗы белән чагыштырганда, ул әллә ни зур нәрсә түгел, чөнки пәйгамбәребез ахирәткә ашкан, күкнең җиденче(!) катына ирешеп, аның капусы ачылуын күзәткән. Ә космонавтлар күккә җирдән чагыштырмача бик аз гына ераклыкка күтәрелеп, галәмнәрнең беренчесе белән генә бераз таныша (белгечләр раславынча, барлыгы 18 мең(!) галәм бар). Космоска очып беренче галәмне күзәтү мөмкинлеген дә Аллаһы Тәгалә кешеләргә үз бөеклеген һәм кодрәтен күрсәтү өчен бирә.
Бүген үлем, ахирәт, җәннәт белән җәһәннәм турында сүз чыкса, кайберәүләр шикләнеп: “Кем кайткан соң әле аннан?” – дип сорый. Янәсе, барып кайтучы булса, сөйләүчегә ышанырлар иде. Мигъраҗ вакыйгасын күздә тотып, без бер дә икеләнмичә, туры әйтә алабыз: “Бар андый зат! Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәллам барып кайткан!” Әйе, ул күкнең җиде катында да булып, ахирәтне, оҗмах һәм тәмугны күргән, гыйбрәтле вә хикмәтле хәлләрнең шаһиты булган. Кайткач исә сәхабәләренә бик еш әйтә торган булган: ахирәт тормышыгызны кайгыртыгыз, җан биреп, шунда барачагыгызны онытмагыз!
Хәзер дә без шушы нәсыйхәтне кабатларга, бер-беребезгә искә төшереп торырга тиеш. Моның турында уйланмасак, ахирәтне кайгыртмасак, үкенечле булуы ихтимал. Шуңа да, җәмәгать, әзерләник, дөнья өчен тырышкан кебек мәңгелек ахирәт тормышы өчен дә тырышыйк, шунда күчәсебезне онытмыйк.
Ришат КУРАМШИН,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире.
Аллаһы Тәгаләгә таян
Бу язмада 60-70нче елларда үзем кичергән, тормышта булган хәлләр турында бәян итәм. Моңа күптән түгел телевизордан караган бер тапшыру этәрде. Анда җәмгыятебездә яшүсмерләр арасында бик еш очрый торган кеше талау, кыйнау, хәтта үтерү очраклары булуы турында сүз барды. Бу төркем чүплекләрдә җыелышып яшәүче иясез калган этләр кебек иде. Алар яшьтән җинаять кыла. Андыйлар белән заманында миңа да очрашырга туры килде.
Армиядән соң авылга кайтмадым. Казахстандагы Акчатау бистәсендәге шахтага эшкә урнаштым. Анда татарлар да, башка милләт халкы да күп иде. Ярты ел эшләгәннән соң, авылдан адресымны алып, Кече Кирмәннән Нурулла Зиннәтуллин да яныма килде. Бергә эшли башладык. Кызганыч, бүген инде хатыны белән икесе дә вафат. Бераздан энекәшем Вазыйх та күченде. Алар башта бездә яшәде, аннары аерым тора башладылар.
Кайсы ел икәнен хәтерләмим, эштән кайтсам, Вазыйх хатыны Нурия белән өйдә елап утыра. 7 ноябрь – бәйрәм көне иде. Вазыйхны урамда кыйнаганнар икән. Кемнәр икәнен белдем. Әгәр тапсам, кирәкләрен бирәм дип чыгып киттем. Бөтен Акчатауда кеше кыйнап йөрүче өч кешелек төркем бар иде. Башлыклары –Рафаэль. Беренче эш итеп аңа киттем. Тик алар анда юк иде. Хатыны исә: “Әле күптән түгел генә бездән аракы эчеп чыгып киттеләр”, – диде. Урамда эзләп тә таба алмадым. Шулай итеп, алар җинаятьләре өчен җәзасыз калды.
Вакыт тиз уза. Яңа ел җитте. Сания, улым Илдар һәм мин, бәйрәмне каршыларга дип, Вазыйхларга бардык. Сәгать төнге 12ләр узгач, Сания баланы алып өйгә кайтып китте. Чөнки сыерыбыз бозаулаган иде, аны саварга кирәк. Ул елда бәйрәм алдыннан берничә тәүлек яңгыр яуды да 31е көнне бик нык суытты. Кар юк. Урамнарда йөрергә бик куркыныч. Бигрәк тә төнлә белән. Саниядән соң мин дә озак утырмадым, кайтырга чыктым. Мәктәп янына җиттем. Каршымда өч кеше басып тора. Болар теге кеше кыйнап йөрүчеләр. 7 ноябрьдә Вазыйхны кыйнаганнарын бөтенләй онытканмын. Шулай яннарыннан узып барам. Рафаэль исемлесе миңа кычкыра: “Эй ты, татарин, иди сюда, дай нам закурить”. Ә мин исә: “Егетләр, мин тәмәке тартмыйм”, – дидем. Үземне чолгап алдылар да берсе сукмакчы булып кулын күтәрде. Шул мизгелдә боларның Вазыйхны кыйнаганнары искә төште. Бик каты итеп Рафаэльнең авызына суктым. Ул чалгы белән чапкан үлән кебек бернинди тавыш чыгармыйча җиргә егылды. Икенчесе артымнан һөҗүм итәргә маташа иде. Монысының ике бот арасына типтем. Ул бик каты кычкырып егылды. Ә өченчесе урамның икенче ягындагы коймага йөгерде. Бу ыгы-зыгыны бер төркем халык күзәтеп торды. Өченчесен куа башлагач, тегеләре дә торып чапты. Мин исә Рафаэльне куа киттем. Ул егылды. Үзе аңында иде. Елый-елый: “Абый, прости, больше не буду”, – диде. Берничә тапкыр кабатлады. Янына килдем дә аягымны башына куйдым: “Тагын берәр кешегә тиясез икән, мин сезне имгәтәм”. Кайтып киттем. Тимәдем аңа.
Хәзер Нурулла турында да язарга була. Безнең рудникта ике шахта булып, мин – “Капитальная”да, ә Нурулла “Центральная”да эшләде. Шул шахтада Рафаэльнең абыйсы Равил дә бар иде. Үзе мактанчык, мәгънәсез, чеп-чи бер манкорт. Белер-белмәс, гел русча сөйләшә. Мин энесенең төркемен кыйнагач, ул моны Нурулла эше дип белгән. Һәм иптәшләре белән аңа бәйләнгәннәр. Нурулла минем ул төркемне кыйнаганны белми иде. Аннары аңлаштык. Нуруллага әйттем: “Равилгә әйт. Әгәр сиңа бәйләнә икән, өенә кереп, хатыны алдында кирәген бирәм”. Шуннан соң ул Нуруллага бәйләнмәгән.
Күп еллар узды. Равил силикоз алып (шахтерларда була торган үпкә чире), җир өстендә эшли башлады. Мин инде институт тәмамлап, “Капитальная” шахтасының башлыгы булдым. Ул яныма эш белән еш керә иде. Әмма урамда да, кабинетта да – бервакытта да минем белән исәнләшмәде. Менә дөньяда нинди кешеләр дә була. Югыйсә үзләре гаепле бит.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: уяу булырга һәм андый төркемнәрдән курыкмаска кирәк. Мин Аллаһы Тәгалә барлыгына ышанам. Теге юлы Вазыйхны кыйнаган җиргә үз каннары таму да очраклы хәл түгел. Бу – Ходайның аларны кылган гамәлләре өчен җәзалавы.
Гомерем буе беркемгә дә начарлык эшләмәдем. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, беркемнән дә үземне кимсеттермәдем. Ходай адәм баласына кирәк чакта гел дөрес юл күрсәтә.
Бу дөньяда кыска гомеребезне кешелекле, ярдәмчел булып үткәрсәк, иманыбызны югалтмасак иде. Яшьләрнең кылган җинаятьләренә дә бармак аша карамыйк. Вакытында тәрбияли белсәк, җәмгыятьтә андый төркемнәр барлыкка килмәс.
Тәфкил НУРГАЛИМОВ.
Мамадыш районы, Югары Ушма авылы.
Ләйләтүл-мигъраҗ,
Комментарии