Урын алыштырудан сумма үзгәрми, әмма нәтиҗә…

Урын алыштырудан сумма үзгәрми, әмма нәтиҗә…

Миңа кайбер кешеләр сорау бирә: «Менә ни өчен бер җирдә корылык, икенче җирдә су баса?» Бу сорауга җавап итеп мин әле башлангыч сыйныфларда ук өйрәнелә торган математика кагыйдәсен китереп аңлатырга тырышам. Ул кагыйдә болайрак яңгырый: «Кушылучы саннарның урыннарын үзгәртүдән сумма үзгәрми». Әлбәттә бу кагыйдәне исенә төшереп кенә кеше берни дә аңламый. Шуның өчен Коръәннән «Без күктән бер микъдарда яңгыр иңдерәбез, җирне су белән туендырабыз. Хактыр Без аны корыта да алабыз» (23. 18) дигән аятьне китерергә туры килә. Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә җир йөзенә ел саен бер үлчәмдә, бер күләмдә яңгыр иңдерүе хакында хәбәр бирә. Әгәр дә инде Җир шарының берәр кыйтгасында корылык булса, икенче бер төшендә, әлбәттә, су басулар буласын көт тә тор. Чөнки гөнаһка баткан халыкларның берләрен корылык белән, икенчеләрен су бастырып җәзага тарта. Чөнки ел саен яңгырлар яудырып, безгә игеннәребезне үстергән өчен рәхмәтле була, шөкер итә белмибез. Бу хакта Аллаһы Тәгалә болай ди: «Уйлап гыйбрәт алсыннар өчен яңгырны кирәк чакта кирәк урыннарда яудырдык, әмма аларның күбесе шөкер итмәде» (25. 50).

Әйе, без үзебезне мөселман дип санасак та, Аллаһының биргән нигъмәтләренә шөкер итә белмибез шул. Югыйсә, 2010нчы елда бер кисәтеп алган иде, ә без уйлап та бирмибез, үз туксаныбыз туксан, төрле сәяси уеннар уйнап, Аллаһы Тәгаләнең ачуын китерә торган гамәлләр кылып, күкрәк киереп йөри бирәбез. Нәрсә ди Хак Тәгалә: «Әгәр дә Без коры җилләр истереп, бөтен игеннәрен саргайтып бетерсәк тә, алар Аллаһыга иман китермәсләр, шөкер итмәсләр» (30. 51).

Бу аять безнең хакта сөйли түгелме? Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер өчен без нәрсә эшлибез, нинди гамәлләр кылабыз соң? Юк инде, без бит «сами с усами», үзебез теләсә кайсы җирне изгеләштерәбез дә, гади халыкны иманга чакырасы урынга, җыелышып шунда барабыз. Тарихта булмаган һәм була да алмаган уйдырмалар сөйләп, халыкны алдыйбыз, ислам диненнән читләштерәбез. Халыкта, бер кавемнең җитәкчесе карга булса, ул аларны үләт базына алып барыр, дигән әйтем бар. Патриархларның кулларын үбеп, күкрәкләренә төрле дәрәҗәдәге тәреле орденнар тактырып йөрүче, хатын-кызларга яулыкларын унга бөкләп бәйләп йөрергә фәтва бирүче кемсәләр, ислам дине белән бер бәйләнеше дә булмаган Болгар хәрабәләрен изгеләштереп, шайтанны шатландырып, ел саен күбрәк чалмалы башларны Изге Болгар җыенына алып баралар. Шундый гамәлләр өчен Аллаһы Раббыбыздан рәхмәт өмет итәбезме? Инде әйләндереп капламавы да безнең өчен зур шатлык дип беләм.

Әгәр дә бабаларыбызның рәсми төстә ислам динен кабул итү уңаеннан нинди дә булса җыен уздырырга уйлаганнар икән, ник Биләр шәһәрен алмадылар? Багдад хәлифәлегеннән җибәрелгән илчелек төркеме бит Идел буе Болгарстанының башкаласы Биләргә килә. Ә Болгар шәһәре төзелә генә башлаган була.

Әле бит Болгар шәһәренә, имеш, өч сәхабә килгән булган, дип тә сөйлиләр. Сәхабәләр түгел, хәтта табга-табигиннар килгәннәр дип сөйләр өчен дә Болгар шәһәренең 750нче елларда төзелгән булуы шарт булып торыр иде. Гади мөселманнарны шулчаклы алдарга кирәк түгелдер дип беләм.

Әлбәттә, имам-мөфтиләребез сәясәттә дә катнашырга тиешләр, әмма саф-чиста сәясәттә, чөнки ислам дине ул – пакь дин. Үзеңнең мөселман кардәшләреңне төрле уйдырмалар белән диннән биздереп түгел, ә хакыйкатьне сөйләп, ихлас күңел белән дөреслекне ачып салып, дингә чакырырга кирәк.

Әнә Аллаһы Тәгалә безне кисәтеп, инде быел Иж-Бубый авылында күп зыяннар китереп, боз да яудырды. Ә без һаман әле иманга килергә уйламыйбыз, безнең бурыч иблисне шатландыру булып кала бирә.

Менә Казанга 900ләп имам-мөфтиләр җыелачак дигән хәбәр бар, аңа бик каты әзерлекләр бара, диләр. Җыелганнар икән, үзләре теләсә кайсы җирне изгеләштерә алгач, сорасыннар кырга чыгып Аллаһы Тәгаләдән уңдырышлы яңгырлар. Яңгырсыз икмәк үсмәгәнен аңлыйлардыр бит инде. Әллә андый «вак-төяк» эшләр аларның планнарына кертелмәгәнме?

Әйе мөхтәрәм милләттәшләр, газиз мөселманнар, елдан-ел Аллаһы Раббыбызның җәзасы көчлерәк булачак, әгәр иманга килергә уйламасак. Өстә китерелгән математика кагыйдәсендә әйтелгәнчә, кушылучы саннарның урыннарын үзгәртүдән чыгыш үзгәрми, әмма безнең өчен нәтиҗәсе аяныч булачак. Бездә корылык, Алтайда су баса, башка җирдә давыл, каядыр җәй уртасында боз һәм кар ява. Ә без кешеләргә «Җилнең дә вакытында исеп, яңгырның да вакытында явуы» хәерле. Әмма аның өчен яңгырның да, уңышның да, ике дөньяның да Хуҗасы – Аллаһы Тәгаләгә иман китереп шөкер итәргә кирәк.

Болгарларда болганып йөрүдән туктамасак, Аллаһы Тәгалә элеккеге кавемнәрне һәлак иткән кебек юк итеп тә куюы бар. «Сәмуд кавеме бик каты тавыш белән һәлак ителделәр. Гад кавеме салкын җил белән һәлак ителделәр»(69. 5,6.). Әй Раббым, Үзең сакла шундый афәтләрдән.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии