Нәрсә ул традицион ислам?

Соңгы елларда «традицион ислам», «сәләфит» дигән, халыкка аңлаешсыз сүз сөйләүчеләр күбәеп китте. Имеш, традицион ислам – ул без татарларның туры юлы, ә менә сәләфитләр – бик начар кешеләр. Мин гади мөселманнардан еш кына: «Традицион исламны ничек аңлыйсыз?» «Сәләфитләр, дип кемнәргә әйтәләр?» – дип сорыйм. Бер кеше дә җавап бирә алмый. Гади мөселманнар аңламаган терминнар белән кеше башы катыру кирәкме икән?
Мөхтәрәм милләттәшләр! Әйдәгез әле, сезнең белән шушы сорауларга җавап эзләп карыйк. Аңлашылмаган сүзләр сөйләү, йомшак кына әйткәндә, мөселманнар өчен килешеп бетми торган гамәл. Без үзебезне мөселманнар дип саныйбыз икән, һәр сорауга җавапны табып, аңлап китәргә тиешбез.
Рус теленнән кергән традиция сүзе – гадәткә кергән, гореф-гадәт мәгънәләренә ия. Димәк, традицион ислам – гореф-гадәткә нигезләнгән ислам дигән сүз. Ә нәрсә соң ул гореф-гадәт һәм ислам шәригате аңа ничек карый?
Гореф-гадәт ул – бер халыкның тарихи үсеш вакытында тормыш көнкүрешенә килеп кергән дини йолалар. Күргәнебезчә, гореф-гадәтнең ислам диненә бер катнашы да юк. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) халыкларның тормыш көнкүрешенә килеп кергән дини йолаларына, потларга, төрле истуканнарга табынуларына каршы көрәшергә җибәрде дә инде. Пәйгамбәр (с.г.в.) үз тырышлыгы, Аллаһ рәхмәте белән гарәпләрне потларга табыну, кыз балаларны тереләй күмү кебек гореф-гадәтләреннән арындырып, матур тормыш белән яши торган хакыйкый ислам дәүләте корды.
«Традицион ислам» дигән сүзтезмә «ак корым» яисә «надан галим» дигән кебек мәгънәсезлекне аңлата. Гореф-гадәтләргә нигезләнгән, дини йолаларга каршы булган ислам дине дә, һичкайчан «Традицион ислам» дип атала алмый, алай дип, бары тик бик надан кеше генә әйтә ала.
Ә безнең ерак болгар бабаларыбыз сәүдәгәрләре (инде 700нче елларда ук), гарәб илләренә баргач, ислам дине белән танышып кайтып, исламны үз итеп, шәригать кануннары белән яши башладылар. 1789 елга чаклы моңа яңалыклар кертмичә ислам кануннары белән гамәл кылып, яшәп килделәр. Ә инде 1789 елда Әби патша мөселманнарга мәчетләр төзергә рөхсәт биргәннән соң, мәчет эшчәнлеген һәм мөселманнарны күзәтү астында тоту өчен мөфтият төзелә. Әби патша куйган беренче белән бергә чиркәү руханиларының греклардан алынган гореф-гадәтләрен безнең динебезгә дә кертеп җибәрәләр. Бүген инде исламнан ерак торган дин эшмәкәрләре динебезгә кертелгән, шәригать кануннарына катгый каршы килгән гореф-гадәтләрне – «традицион ислам», дип атыйлар һәм мөселманнарның башын катыралар. Алай гына түгел, нәкъ шул «традидицион ислам» тарафдарлары булган эшмәкәрләр шәригатькә каршы килгән гореф-гадәтләргә каршы килгән мөселманнарга «ваһһабит», «сәләфит» кебек ярлыклар тагып төрле массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясый.
Сәләф – гарәпчәдән – борынгы кеше, дип тәрҗемә ителә. Ә инде сәләф сүзен ислам диненә карата куллансак, Пәйгамбәребездән (с.г.в.) соң килгән борынгы кешеләр турында сүз бара, ягъни Пәйгамбәребездән (с.г.в) соң ике гасыр чамасы булган дәвер – сәләфләр чоры дип атала. Бу чорда яшәгән мөселманнар ислам динен Расүлебез (с.г.в.) ничек өйрәткән булса, шул рәвешле саф килеш саклап, гамәл кылып яшиләр.
Шуның өчен, бүгенге чапан-чалма элеп алган ислам дошманнары – «традицион ислам» тарафдарлары бидгать гамәлләргә каршы чыккан мөселманнарны, «ваһһабитлар» дип атап тәмам арыгач, инде «Сәләфитләр» дип атый башлады. Югыйсә, Расүлебез (с.г.в.): «Бер-берегезгә төрле исемнәр такмагыз», дип васыять иткән иде.
Җиңел юл белән дөнья көтү өчен динне корал итеп алучыларга Коръән сүрәләре дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте дә кирәк түгел. Аларга иң мөһиме кесә, бүксә, мунча һәм иномарка машина булса шул җиткән. Болгарга пот илтеп кую гына түгел, мәчет манарасына тәре мендереп куйсалар да исләре китмәячәк.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.
Россия гуманитар фәннәр Академиясенең
шәрәфле академигы.

Нәрсә ул традицион ислам? , 3.8 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии