- 12.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №18 (11 май)
- Рубрика: Иманга юл
Казан мөселманнары татар-мөселман мәркәзендә мәчетләр җитми, дип белдерә. Мәсәлән, Совет районы, Азино якларында мөселманнарга, чыннан да, гыйбадәт кылу урыны юк. Шул уңайдан, мөселманнар «Әйдәгез бергә мәчет салыйк!» акциясен башлап җибәрде. Беренче эш итеп, «Азино-1» микрорайонының Җәүдәт Фәйзи урамында мәчет салу өчен бирелгән җирдә 300 кеше сыйдырырлык мәчет салмакчылар. Инде мәчетнең нигезе салына башлаган, әмма бинаны салыр өчен матди ярдәм дә кирәк. Шушы акция буенча мәчет салырга инде берникадәр меценат булышырга вәгъдә дә биргән. Мәсәлән, «Шәһәр күперләре» предприятиесе башлыгы Айрат Әлмиев фундамент салышкан, шулай ук халыктан җыелган сәдака акчасы да тотылган. Ләкин бу гына җитми. Мәчет салуда мәхәллә халкы ярдәм көтә (булышырга теләк белдерүчеләр www.gailya.ru сәхифәсе аша мөрәҗәгать итә ала. – А.Ш.).
Бу изге эш башында «Аң» яшьләр оешмасы һәм Кабан арты мәчете тора. Шул уңайдан, без Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәидҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин белән мәчетләр, аерым алганда, «Гаилә» мәчете хакында сөйләшәбез.
– Мин гел бер нәрсәне күзәтеп киләм, – дип сөйли башлады хәзрәт, – мәсәлән, Павлюхин, Халев урамнары яклары безнең мәхәллә өчен иң авыр урыннар санала. Бу урында «Әниләр» мәчете үзенең вазыйфасын башкара алмый иде. Ул «Ак Барс» банкы, гарәп долларлары хисабына гына яшәде. Мәчет хәтта ритуал мәсьәләләрне дә чишә алмады. Алар үзләрен моннан өстенрәк дип уйладылар. Халык белән эшләмәделәр, халык ризасызлык белдерә килде. Мәҗлесләр үткәрү, мәрхүмне күмү буенча халык безгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Ә бит бу районда наркоманнар тулган, бу бик авыр район. Һаман да төннәрен яшьләр тәпәч тотып йөриләр, монда наркотиклар саталар. Иң кызыгы: бу хакта һәркем белә. Мондый вәзгыять хәзер Азино районнарында да чәчәк ата. Мәгълүмат чаралары тарафыннан бу фәкать әйтелми генә. Шуңа да, мин әбиләр белән очрашканда, аларның елауларын, ничек тә бу дөньядан аерылып, мәчеттә чын рухи азык табарга теләү мохтаҗлыгын күреп-ишетеп торам.
– Мәчет салуда ярдәм итәргә теләүчеләр табылдымы?
– Аллаһыга шөкер, мәчет салуга ярдәм кулын сузучылар табылды. Ләкин бу гына җитми. Бик күп имамнар хуплады, шулай да мәчет салу акциясендә без һәм «Ризван» мәчете катнаша.
– Мәчет салу күп мәсьәләләрне хәл итә. Бер яктан, Казанда мәчетләр күп, икенче яктан, кайбер районнарда ул бөтенләй юк диярлек. Мин, мәсәлән, Совет районында җәмәгать белән намаз укый алмыйм.
– Бүгенге көндә халыкның күпләп секталарга йөрүе, радикальләшкән яшьләр җыелуының сәбәбе мәчетләрнең булмавында. Мәчетләр салуга без һәрчак ризалык белдерәбез. Шулай ук, шуны да әйтергә кирәк, бу бик катлаулы гамәл. Вакытында мөселманнарга мәчет салыр өчен бирелгән җирләр бу максатта башкарылмады. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте буенча, без динне катлауландырырга тиеш түгел, дин җиңеллек өчен бирелде. Шуңа да, мәчет төзү өчен кирәк булган чыгымны тотмыйча, башка юлны табарга да була. Әйтик, берәр фатирның беренче катыннан бүлмә алып, аннан гыйбадәтханә-бәйтулла ясарга була. Мин мондый модельне Европа, гарәп илләре мисалында күрдем.
Риза Фәхретдин әйткән: «Сез имамыгыз хәлен ничек тәэмин итсәгез, ул да сезнең ахирәттәге урыныгызны шулай тәэмин итәр», – ди ул. Бу бик гади сүзләр. Имамнар үз эшләре белән шөгыльләнергә, халыкны, балаларны тәрбияләргә тиеш. Алар коммуналь түләүләр өчен ничек акча табыйм икән, дип уйларга тиеш түгел. Әгәр һәркем үз эше белән шөгыльләнсә, күп мәсьәләләр хәл ителер иде.
– Хәзрәт, шулай да мәчет салганда нинди катлаулы мәсьәләләргә юлыгасың? Мәсәлән, Русиянең кайбер төбәкләрендә мәчет салуга җир бирмиләр, руслар каршы чыга…
– Бездә Аллаһыга шөкер, Татарстанда бәрәкәт бар. Башка шәһәрләрдәге кебек, мәчет салуга каршы чыгучылар юк. Хәзер бөтен мөмкинлекләребез бар. Заманында безгә күп җир участоклары бирелде. Вакытында Казанның элекке мэры Камил Исхаков тарафыннан һәр районда мәчет салыр өчен гектарлап җир бирелде. Ләкин ул тиешле максатта кулланылмады. Ул вакыттагы мөфтиятнең моңа кызыксынуы юк иде. Бик күп вакыф милке кайтарылды, Борис Ельцинның приказлары булды. Моннан Рус православие чиркәве файдаланды. Безнекеләр – киресенчә, эшли алмады. Яңа мөфтияткә бу гамәлләрне кылырга насыйп әйләсен.
Мәчет салу, иң беренче чиратта, мөфтияткә бәйле. Диния нәзарәте халыкны, байларны моңа дәгъва кылуда зур мөмкинлеккә ия. «Әниләр» мәчете салганнар иде. Ләкин аңа беркем йөрмәде. Ни өчен? Ул кечкенә. Анда студентлар керүгә, ул тула, башкалар сыймый. Алдан стратегик уйлану юк иде, район үсә, йортлар төзелә, халык дингә тартыла, шуңа да, киләчәкне уйлап мәчет төзергә кирәк иде.
Хәйрия ярдәм күрсәтүче теләгән байлар, меценатлар, эшмәкәрләр өчен дәүләт тарафыннан ярдәм булырга тиеш. Хәзер акча күчерелгән очракта да, аны НДС белән алалар, налогтан азат итмиләр. Европада мондый хәлнең күзәтелгәне юк. Шуңа да, Европада хәйрия эшләре, безнең илгә караганда, күпкә киңрәк үсеш алган.
Кем ахирәт турында уйлый, әлбәттә, ул һәрчак мәчет салырга ярдәм итәчәк. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем Аллаһы йорты төзи, Мин аңа ахирәттә йорт төзермен», – ди.
– Монда, кем әйтмешли, диннең, мәчетнең, имамның кадерен аңлау кирәк һәм һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш.
– Әлбәттә, 400 елдан артык вакыт буена татар халкында ислам мәчет формасында сакланган. Мәчет ул – халыкны җыючы җәмәгать урыны, ул безнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклый. Бүгенге көндә дә вәзгыять үзгәрмәде. Мәчетләребез гаилә булдыручы үзәк булып тора, мәдрәсәләрне янәшә тота, рухи-әхлакый мәктәп чыганагы һәм халыкның ритуал мохтаҗлыгын үтәүче гыйбадәтханә булып тора.
Мәчет салу бүген дә халыкның киләчәген билгеләүче стратегик мәсьәләләрдән санала. Мәчет-мәдрәсә салу һәрчак меценатлар, башкаларны тәэмин итәрлек байлар кулында булган. Бу сәдакатә әл-әҗәрия, ягъни бу савапның иң зуры санала. Ә гади халык өчен мәчеткә йөрү, гыйбадәтханәнең коммуналь чыгымнарын каплау кирәк. Мәчет халкы, без үстергән кадрлар бар мәсьәләне хәл итә.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
«Гаилә» мәчете күп мәсьәләләрне хәл итәр иде» ,

Комментарии