Без килмешәк түгел монда

Узган җәйдә туган авылым Иске Тинчәленең юбилеен – З50 еллыгын бәйрәм иткән идек. Җәй. Күктә кояш балкый, мәктәбебез янәшәсендә ямь-яшел мәйданда халык. Сәхнәдә җырчылар, сүз аралаш җыр артыннан җыр яңгырый. Сүз, дигәннән, мин дә авылыбызның 350 ел элек менә шунда ничек урнашканын, авылыбыз уртасыннан Чильчә исемле инеш акканлыгы турында сөйләгән идем. Ашыкканмын, ялгышканмын икән, тарихыбыз тагын да борынгырак икән әле.

Русия түрәләре халыкны элек тә санаганнар. Ясакчы татарлардан күбрәк ясак җыяр өчен булса, «служилый»лардан күбрәк ир затын хәрби хезмәттә файдаланыр өчен дисәк, күпкә ялгышмабыз, минемчә. Турысын әйтергә кирәк, 90нчы еллардагы жылы жилләр искәнче бабабызның әтисе кем булган, әллә бөтенләй үк булмаганмы – ул турыда үзем дә әллә ни кызыксынучылар рәтендә түгел идем. Совет кешесе идек ич. Рәхмәт туганнан туган энекәшемнең улына, ул архив аркылы ясаткан шәҗәрәбез бар. Дөресрәге, авылыбызның 3нче мәчет мулласы үзенең мәхәлләсендә туган балаларның туган елын, көнен, әтисенең һәм әнисенең исемнәрен дә теркәп барганны Оренбург Диния нәзарәтендә саклаганнар.Менә шул рәвешле «Метрическая книга №39 Симбирской губернии Буинского уезда деревни Старые Тинчали къ 3 мечети на 1879 годъ. Из оренбургского магометанского духовного собрания» барлыкка килгән дә инде. Ә 1879нчы ел ул әни ягыннан бабам Ибраһимның туган, теркәлгән елы (Шәҗәрәне архивта Ибраһим бабамнан башлап төзегәннәр). Хатыны Мәргубә белән тугыз баладан җидесен исән-имин үстерәләр. Бабам Ибраһимның әтисе Миннебай гаиләсендә җиде баладан алтысы үсә. Уртача һәр буын алты-җиде бала үстергән. Үземә килсәк, ике балам, өч оныгым бар, дип шатланам. Әле оныклар да ике гаиләгә – кода белән икебезгә, кеше ярым татар туры килә. Башкортстан түрәләре Татарстанга ук килеп «улар башкортлар» дип язганда да, йә булмаса тишковчылар «Россия для русских» дигәндә дә авыз ачып ризалашып утырсак, шушы кеше ярым татарыбызны да үзләштерүләре ихтимал.

Сүз башында әйтелгән 350 еллык юбилейга килсәк, авылыбызның тарихы өченче мәчет язмалары буенча тагын да тирәнрәк – унынчы буын башы Котыйның 1630нчы елда туганлыгын мәхәллә мулласы теркәгән икән. Аңа хәтле тагы ике мәчет булган. Димәк, халык ишәйгәч, өченче мәчетне төзегәннәр. Шулай ук, Котый туганчы да бу мәхәллә мөселманнарының балаларын үзләре төзегән мәчеттә теркәүләре табигый. Димәк, авылыбызның тарихын барлыйсы да барлыйсы. Өч мәчетнең иң беренчесендә беренче булып теркәлгән баланың туган елыннан санаган булсак, юбилеебыз төгәлрәк буласы икән.

Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан, диләр. Табарбыз, иншалла, Раббыбыз разыйлыгыннан ташламаса.

Рәүф Ибраһимов,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии