Рамазан күчерелми

Рамазан күчерелми

«Таҗлы вирус», ягъни коронавирус таралуы аркасында мөселманнарның бергәләп, башкарыла торган – җәмәгать гыйбадәтләренә дә үзгәрешләр кертелде. Пандемия игълан ителгәннән соң Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голамәләр Шурасы инде өч тәкъдимнамә чыгарды. Аларның соңгысы Рамазан аена кагылышлы. Авыру таралган чорда намаз, ураза һәм башка үзенчәлекләр турында Голамәләр Шурасы әгъзасы, Казандагы Әмәт тавы бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт БИКБАЕВ аңлатты.

ПАНДЕМИЯ ШАРТЛАРЫНДА НАМАЗ

– Равил хәзрәт, битне каплаган медицина битлеген кигән килеш, намаз укырга ярыймы?

– Көндәлектә йөзне каплап, намаз уку – мәкрүһ, ягъни кирәксез санала, ул хупланмый. Ә хәзерге – авыру таралган шартларда җитди сәбәп бар, шуңа күрә битлектән намаз уку рөхсәт ителә. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз социаль челтәрләрендә җавап та биргән иде.

– Чир йоктыру куркынычы булганлыктан, дезинфекция максатыннан спиртлы антисептик белән кулларны сөртү киң таралды. Мөселманнар да аннан куллана аламы, тәһарәтле килеш аны кулланып, намаз уку рөхсәт ителәме?

– Антисептик тәһарәтне бозмый. Кулларны аның белән сөрткән килеш намаз уку да – рөхсәт. Чөнки безнең – Хәнәфи мәзхәбе буенча, йөзем яки хөрмәдән ясалган шәраблар гына нәҗес (пычрак) санала, ә төрле химик элементлардан яки ашамлыклардан алынган спирт нәҗес саналмый.

– Җомга намазы хәзер кайбер мәчетләрдә укылмый, бигрәк тә зур калаларда. Әгәр җәмәгать җыела торган санда бер мөселман гаиләсе булса, мәсәлән, аларга, бу гыйбадәтне мәчеттән тыш җомга намазы дип кылырга рөхсәт ителәме?

– Юк, бу ярамый. Җомга намазы мәчетләрдә генә укылырга тиешле. Республика халкына «өйдә торырга», дигән әмер булгач, чыннан да, күпчелек мәчетләребездә җомга укылмый. Аллаһ йортларына керү мөмкинлеге булмагач, мөселманнар җомганы өйдә, өйлә намазы, дип, ният кылып укырга тиеш була. Башта дүрт рәкәгать сөннәтен, аннары дүрт рәкәгать фарызын, аннары ике рәкәгать сөннәтен башкарабыз, ягъни гадәти көннәрдә укылган өйлә кебек укыйбыз.

– Онлайн, ягъни турыдан-туры эфирда тапшырыла торган җомга намазына иярү рөхсәтме, хәзрәт?

– Юк, өйдән яки башка җирдән торып, кайдадыр еракта башкарыла торган һәм онлайн рәвештә трансляцияләнә торган җомгага ияреп, җомга, дип, ниятләп, намаз уку дөрес түгел. Әлбәттә, аның хөтбә, вәгазен тыңларга рөхсәт. Әмма ерактан торып, мәчеттәге имамга оеп, намаз укырга ярамый. Чөнки җәмәгать намазы дөрес булсын өчен берничә шарт бар: ул, мәсәлән, бер җирдә башкарылырга тиеш. Ягъни намаздагы сафлар кушылган булырга тиеш яки имамны, аңа иярердәй итеп күрерлек дәрәҗәдә бер бина эчендә булырга тиеш. Ә телевизор яки компьютерга ияргәндә сафлар кушылу юк бит, шуңа күрә җомга, дип ниятләп, уку да дөрес түгел. Моны рөхсәт итүчеләр дөрес эшләми. Аллаһ рәхмәте белән авыру бетәчәк, ә онлайн уку гадәте кемдәдер калырга мөмкин. Кемдер, мәсәлән, Мәскәү мәчете имамына түгел, ә Мәккәдән трансляциягә, ягъни Кәгъбәтуллаһка ук оеп укый башларга мөмкин. Алай дөрес түгел. Бу әйбергә бик игътибарлы булырга кирәк: җомга намазы өчен җәмәгать җыелу һәм ул җәмәгать бер урында булу шарт. Хәзерге шартларда мөселманнар онлайн-вәгазьне тыңласын, әмма җомга намазын өйлә итеп, ниятләп, өйләрендә укысын.

– Татарстан мәчетләрендә, намаздан соң кул биреп күрешү һәм түгәрәк ясап, бергәләп дога кылу кебек күркәм гадәт бар. Гомумән, мөселманнарда кул бирешеп җылы күрешү таралган. Сәламләшүнең әлеге ысулы пандемия шартларында тыелганмы?

– Әйе. Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасы да кул белән күрешүне калдырып торырга киңәш итә. Саваплы булса да, әлегә тыелган.

– Пандемия шартларында хәзер мәчетләр республиканың бар мәхәлләләрендә дә ябыкмы, әллә бу хакта мәхәллә үзе карар кабул итәме?

– Һәр мәхәллә үз ирегендә. Чөнки бездә чирдән әле ерак авыл җирендәге, миллионлы шәһәрдәге мәхәлләләр дә бар. Әмма белгечләр һәм мөфтият тәкъдиме белән мәчетләрдә бар кешене җыеп, намазлар укылмый. Шулай да Азан әйтелә, хезмәткәрләр мәчет эчендә намаз укый. Без бер әйберне аңларга тиеш. Мөселманның бурычы: җанны һәм динне саклау. Хәзерге пандемия шартларында җанны саклау өстенрәк. Әгәр җомга һәм башка җәмәгать намазларын дәвам итсәк, авыру иярү, аның таралу куркынычы арта гына. Халыкның сәламәтлегенә куркыныч тудырабыз, дигән сүз. Шуңа күрә җәмәгать намазлары туктатылып торыла. Бу җанны саклау максатыннан эшләнә, ә җәмәгать намазлары ул диннең камиллеге өчен эшләнә торган гамәл. Җомга намазы Аллаһның боерыгы саналса да, гадәттән тыш хәлләр вакытында аны алыштыра торган өйлә бар, ә хатын-кызларга, мәсәлән, җомгага бару, гомумән, тиешле түгел. Галимнәрнең фәтвәләре шушы рөхсәтләргә таяна. Кешенең җанын саклау динебездә олуг максат булып тора.

ЭПИДЕМИЯ ШАРТЛАРЫНДА ҖЕНАЗА

– Эпидемия шартларында мөселманнарны җирләү тәртипләренә дә үзгәреш керәме? Гадәттә, җеназа кеше күп җыела торган урын бит.

– Кызганыч, бездәге мөселман җеназаларында халык әз катнаша шул. Әмма әгәр кеше коронавирустан вафат булса, шул чагында аны җирләү тәртипләре үзгәрергә мөмкин. Бу уңайдан Татарстан мөфтие үз җавабын таратты: мондый авыру кешенең тәне, тәһарәтсез килеш, ачылмый торган савытка салынып, туганнарына бирелсә һәм тәһарәт алдыру мөмкинлеге булмаса, мәет кабергә күмелгәч кенә җеназа намазы укыла. Тулырак җавапны Камил хәзрәтнең Telegram мессенджеры каналында укырга мөмкин.

ЭПИДЕМИЯ ШАРТЛАРЫНДА РАМАЗАН ҺӘМ УРАЗА

– Пандемия шартларында Рамазан ае өчен нинди үзгәрешләр көтелә, хәзрәт?

– Рамазан ае үз вакытында килә, Рамазандагы фарыз ураза күчерелми. Ә менә Рамазанга гына хас тәравих намазына бәйле рәвештә Татарстан мөфтияте игълан таратты: халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән чараларны бозарга ярамый һәм тәравих намазын өй шартларында гына укырга мөмкин. Бу төр намаз Татарстан мәчетләрендә укылмаячак һәм бу карарны 23нче майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк. Гаиләдә балалар булса, хатыны мөселман булса, ир кеше тәравихны гаиләсен бергә туплап, өендә җәмәгать итеп оештыра ала.

– Чир таралу куркынычы янаганда ураза тотарга киңәш ителәме?

– Хәзер Рамазан алды – шәгъбан ае. Бу вакытта моңа кадәр нәфел һәм сөннәт уразалар тотарга чакыра идек. Чөнки шәгъбан ае бик фазыйләтле вакыт. Ләкин бу киңәш авыру куркынычы булмаганда гына эшли. Әгәр бер җирдә хәзерге сыман вирус, йогышлы авыру йөри икән, мондый вакытта белгечләр, даими рәвештә су эчеп торырга киңәш итә, тамакны коры калдырмаска кушалар. Шуңа күрә авыру йоктыру куркынычы янаганда нәфел яки сөннәт уразаларыннан тыелып тору киңәш ителә. Әмма һәр кеше үз хәлен үзе яхшырак белә. Чөнки Шәгъбан аен Рамазанга әзерлек ае, дибез һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам бу вакытта ураза тоткан. Исламның олуг галимнәре шәгъбан аенда Коръәнне күбрәк укырга, зикер-тәсбихләрне күбрәк әйтергә, истигъфарны ешайтырга чакырган. Рамазан ае җиңелрәк булсын өчен аны без тәүбә, гыйбадәт белән каршы алырга тиеш. Чөнки Рамазанда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла. Шушы коронавирус зәхмәте турында гына сөйләшеп, без Рамазанга әзерлек һәм шәгъбан аендагы саваплар җыю мөмкинлекләре турында оныттык.

– Мондый шартларда нинди гамәл иң үтемлесе була ала?

– Әлбәттә, иң беренче, истигъфар кылырга – Аллаһ алдында тәүбәгә килергә чакырам. Галимнәребез фикеренчә, эпидемия вакытларында зекерләр әйтү, салават әйтү, гомуми хәяткә зур тәэсир итә. Шуңа күрә күбрәк «Әстәгъфируллаһ», «СөбехәнАллаһ» дип әйтергә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламгә салават әйтергә кирәк. Ә иң мөһиме, без – мөселманнар Аллаһыга догада булып, төрле авырулардан, яман чирләрдән саклавын сорыйк. Раббыбыз барчаларыбызны сакласын!

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА әзерләде

Рамазан күчерелми, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии