«Мине имансызлыкта гаепләргә ашыкмагыз!» (8 февраль, 2012 ел) язмасына кайтавазлар

Коткы тарату

Хәзерге сәясәт кысаларында татарга, аның теленә, диненә, мәдәниятенә, яшәү рәвешенә каршы рәхимсез пропаганда алып барыла. «Бозыклык оясы» булган мәчетләр, «коточкыч азгын» муллалар хакындагы җирәнгеч легендаларны әнә теге пропагандистлар уйлап чыгаралар.

Илнур әфәнде кебек мәчет, муллалардан, чын татар тормышыннан читтә яшәүче, аларны белми һәм аңламый торган бәндәләр теге легендаларны күтәреп ала һәм тагын да күпертеп тарата башлый. Биредә андый кешеләрнең үз вәзгыятеннән канәгать булмавының да роле бар. Әнә үз авылларында татарлар үзләренчә гөрләшеп яши, ә урыс арасында калган татар кешесе урыска җайлашып, милләтеннән оялып яшәргә мәҗбүр. Андый кешенең татар авылында яшәүчеләрдән көнләшүе, аларда кимчелекләр эзләве (мәсәлән, «муллагыз азгын» дип) аңлашыла торган хәл. Мәчетләрнең «бозыклык оясы» һәм муллаларның «коточкыч азгын» булуы хакында Илнур әфәнде бихисап «фактлар»ны белә. Ул үзенең әле язылганнардан тыш та «күп мисаллар китерә алуын» ассызыклый. Ә инде мин, 80 елдан артык мәчет, муллалар белән даими рәвештә бергә яшәүче кеше, андый җирәнгеч «фактлар»ның булуын Илнур язганнардан гына белдем. Үз гомеремдә күп мәчетләрдә (төрле төбәкләрдә) булдым, дистәләрчә муллалар белән аралаштым, хаҗ бурычымны да үтәдем, әлхәмделиллаһ, әмма Илнур язган «фактлар»ны күрмәдем генә түгел, алар хакында ишеткәнем дә булмады.

Татар халкы динсез яши алмый. Атеизм котырган елларда да бер татар да әти-әнисен җеназасыз гына күммәде, никахсыз өйләнмәде. 80 елларда дини йолаларны шәригатьчә үти белүчеләр бик аз калган иде. 90 елларда динне эзәрлекләү йомшара башлау белән һәр татар авылы үзенә эзләде. Шул елларда, бик сирәк кенә булса да, әхлакый яктан җитлекмәгән бәндәләр дә итеп сайланды. Әмма андый кешеләр юлында озак тора алмый. Күптән түгел Әлмәт районының бер авыл мәчетендә Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган япь-яшь Илгиз белән таныштым. Ул сәләтле, белемле, тәкъва кеше, үз вазифаларын бик яхшы үти. Менә шундый муллалар килә мәчетләребезгә, Аллага шөкер. Мәдрәсәдә укымаган, үзешчән муллаларның да күпчелеге бик яхшы эшли.

Туган авылымда 80-90 елларда комбайнчы Шамил абый имам булып эшләде. Ул авылыбызда яшәгән һәм репрессиягә эләккән мулла бабайдан дин гыйлемен ныклап өйрәнеп калган иде ул. Шамил абыйдан соң агротехник булып эшләгән Мөхәммәтҗан абый имам булды. Ул исә дин гыйлеме нигезләрен Шамил абыйдан өйрәнеп калган. Алар икесе дә имам вазифаларын бик яхшы башкардылар. Авыл халкы аларның якты истәлеген олы ихтирам белән күңелендә саклый.

Татарны чукындыру юлында аеруча мөһим чара – ул «гарәп исламы» белән «татар исламы» арасына чөй сугу, безне «гарәп исламы»ннан, Коръән исламыннан читләштерү. Илнур әфәнде бу өлкәдә дә үзеннән җитди өлеш кертергә тырыша. Аныңча, гарәп һәм татар халкы бер-берсеннән җир белән күк кебек аерылып тора. Әйе, милләт буларак үзара аермабыз бар, әлбәттә, әмма ул татар белән урыс аермасыннан артык түгел. Ә менә гарәпләр белән уртак динебез Ислам ул бер төрле – Коръәнчә генә. Бу бертөрлелек, бердәмлек хаҗ гамәлен үтәгәндә аеруча тулы һәм якты чагылыш таба.

«Ник мәчеткә йөрми башладым?» дигән мәкаләмне, шовинистик оешмалар тарафыннан махсус әзерләнгән чалмалы попларның, мәчетләребезгә оятсыз экспансиясенә каршылык йөзеннән язган идем. Кызганыч, Илнур әфәнде аны мулла, мәчетләрне мәсхәрәләү, аларга яла ягу өчен нигез итеп файдаланмакчы булган. Мин моңа каршы! Әгәр Илнур әфәнденең, «күңелем борчылганга яздым», дигән сүзләре чын йөрәктән булса, ул үз мәкаләсендәге ялгышлары һәм гөнаһлы фикерләре өчен гафу үтенер дип ышанып калам.

Мәхмүт ХАФИЗ,

Сугыш һәм хезмәт ветераны, ТРның атказанган укытучысы.

Әлмәт шәһәре.

Дөрес сүзгә йөрәк чыдамый

Мәкаләдә Илнурның татар теле турында бик дөрес сүзләре бар. СССР вакытында клубта җыелыш бара. Казаннан килгән лектор урысча доклад ясый, ә клубта ике генә урыс кешесе бар. Берсе – сельхозтехника директоры Иван Иванович, икенчесе Кече Лызиның авыл советы рәисе. Алар да татарча яхшы аңлый һәм сөйләшә. Доклад тәмамланды. Шәйхиев Мөдәрис ул вакытта бик дөрес язучы журналист (хәзер мәрхүм инде, 1999 елда 65 яшендә инфакттан үлде) торып басты да: «Иптәш лектор, сез ни өчен безгә урысча сөйлисез, без татарча яхшы беләбез. Монда ике урыс кешесе бар, алар да татарча яхшы сөйләшә бит», – диде. Без шаккаттык. Лектор «шулай инде» дигәннән башка сүз әйтә алмады.

Бу җөмлә Шәйхиевка зур күңелсезлекләр китерде. Аны иртүк райкомга идеология секретарена чакырдылар. Ул алардан курыкмады. Кызганыч, андый дөрес кешеләр дөньядан иртә китә шул. Йөрәге чыдамады.

Гөлзада.

Балтач районы.

«Мине имансызлыкта гаепләргә ашыкмагыз!» (8 февраль, 2012 ел) язмасына кайтавазлар, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии