Сәләфит, ваһһабит, матурудитлар кемнәр?

Менә шушы мәкалә башта туып, язарга утырганчы «БГ»ның 4нче саны (25 гыйнвар, 2017 ел) кулга килеп керде. Анда Габделхак әфәнде Таһировның «Ярый әле «Безнең гәҗит» бар» мәкаләсен укыдым. Габделхак әфәнде үзенең мәкаләсендә мин әйтергә теләгән сүзләрнең байтагын әйткән, дип кистереп әйтә алам. Аның үз мәкаләсен ихлас күңел белән, бүгенге мөселманнарның ни дәрәҗәдә бидгатькә чумганнарына йөрәге әрнеп язганы күренеп тора. Аңа Аллаһының рәхмәтләре булсын! Бер-берсен белмәгән ике кешедә шундый фикер тәңгәллеге булуы бик сирәк күренеш әлбәттә, әмма бу факт.

Элек СССР заманында милләтләрне юк итү өчен тырышлык куючы идеологлар, үз милләте өчен тырышлык куючы кешеләргә – МИЛЛӘТЧЕ ярлыгы тагып, «милләтче» сүзен бик начар мәгънәдә каралтып күрсәттеләр. Шунлыктан, берәр татар кешесе үзенең милләтен саклап калу өчен мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кертү яисә татар халкының элеккеге мәшһүр кешеләрнең олы хезмәтләрен халыкка җиткерер өчен тырышлык куя башласалар, аларга «милләтче» дигән ярлык тагып, төрле хакимият һәм хокук органнарына йөртеп тинтерәтә иделәр.

Ул вакытлар узса да, бүгенге Мәскәү түрәләре коммунистлардан өйрәнеп калган ысулны онытмадылар һәм уңышлы файдаланып киләләр. Дин иреге бирелгәнгә инде 30 елдан артык вакыт узып китте, әмма мөселманнар үзара талашып, дини шәригатьтә булмаган төрле мәҗүси гамәлләрне үтәүдән ары китә алмадылар. Дөрес, шактый гына мәчетләр төзелде, иманга кил дә мәчетләргә барып, Аллаһы каршында тезләнеп истигъфар кыл, намазыңны торгыз, кылган гөнаһларың өчен гафу үтен. Юк, алай җиңел генә түгел шул. Ата-бабалары мөселман булган милләттәшләребез исламга кайтырга ашыкмыйлар, чөнки дөнья көтәр өчен динне кәсеп итеп алган имамнарның гамәлләре милләтебезне диннән читләштерәләр. Алай гына түгел, ислам динен Аллаһы Тәгалә кушканча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәтеп калдырганча тотарга кирәклеге хакында сүз кузгаткан мөселманнарны шул ук имамнар «ваһһабит» һәм «сәләфит» дигән ярлыклар тагып, ямьсезләп күрсәтәләр.

Кемнәр соң ул сәләфитләр? Кемнәр ваһһабитлар? Алар нинди начарлыклар кылганнар бу имамнарга? Шушы сорауларга җавап эзләп, Мамиргов Мурат авторлыгында басылып чыккан «Книга исламских сект и вероучении» (Телевидеокомпания «Исламский Мир», 2007) исемле китабына мөрәҗәгать итәбез. Әлбәттә, кыска гына мәкаләдә китапта бик ачык итеп аңлатылган барлык фикерләрне дә биреп бетереп булмый, шуның өчен булдыра алган кадәр кыскача аңлатырга туры киләчәк.

СӘЛӘФИТЛӘР

Сәләфитләр дип, сәләф ас-салихиннарга, ягъни борынгы тугры мөселманнарга иярүчеләрне атыйлар. Димәк сәләфит дип, бик күп төрле бидгать гамәлләрдән арынырга тырышучы мөселманнарны атыйбыз. Ягъни алар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәтен, сәхабәләр һәм табыйгиннар чорындагы ислам кануннары белән яшәргә һәм гамәл кылырга чакыручылар.

Сәләфитләрнең яшәү ысуллары катгый төстә Ислам кануннарын үтәүдән тора. Алар Коръәнгә һәм хәдисләргә таянмыйча гына Ислам динен төрлечә аңлатуга катгый төстә каршы чыгалар.

Сәләфизмнең килеп чыгуының башында мәшһүр ислам галиме, дүрт мәзхәбнең берсен булдыручы имам Әхмәд ибн Хәнбал (780-855) тора.

Сәләфитләрнең тоткан мәсләкләре:

* яшәүнең һәм дини гамәлләрнең һәрберсен Коръән аятьләре һәм Сөннәт белән чагыштырып тикшерергә, һәм Коръәнгә дә, хәдисләргә дә ялгыш фикер (тәэвил) бирмәскә, туры әйтелгән фикерне үзгәртмәскә;

* шәригатьнең һәрбер боерыгын чыгарганда сәхабәләр һәм табигиннарның ысулларын кулланырга;

* шәригатьнең һәр пунктын катгый үтәргә;

* Аллаһы һәм Ислам кануннарыннан башка кануннар нигезендә идарә итү тыела;

* Ислам диненә төрле дини яңалыклар кертүдән катгый сакланырга.

Әхмәд ибн Хәнбалдән соң 4 гасыр узгач, сәләфләр эшен дәвам итүчеләрнең берсе – бөек галим һәм фикер иясе Такиутдин Әхмәд ибн Таймия (1263-1328) була. Әлбәттә, ислам динен асылында тотарга чакыручы галимнең дошманнары чиктән аша, чөнки ул вакытта инде бик күп секталар барлыкка килгән була. Бу урында китаптан бер абзацны тәрҗемә итмичә генә китерәсем килә: «Он встал в оппозицию всем и вся, опровергая взгляды мутазилитов, шиитов, джабаритов, хариджитов, философов, суфиев, мистиков, а также суннитских приверженцев калама, таких как ашариты и матурудиты».

Әйе, сәләфитләр мөселманнарны тулысы белән ислам кануннары буенча яшәргә чакырганнар һәм чакыралар. Шулай булгач, ничек итеп инде кайгы-хәсрәтсез типтереп яшәргә өйрәнгән имамнарга сәләфитләр ошасын? Әлбәттә, алар андый мөселманнарны төрлечә кимсетү ягын карыйлар.

ВАҺҺАБИТЛАР

Ваһһабитлар дип, Мөхәммәд ибн Габд ал–Ваһһабка (1703-1792) иярүчеләрне атап йөртәләр. Ул шулай ук сәләфитләрнең эшен дәвам итүчеләрнең берсе була. Чөнки Мөхәммәд ибн Габд ал-Ваһһабның укытучысы шәех Әхмәд ибн Таймия була. Һәм ул үз укытучысының эшен дәвам итә, ислам диненә кертелгән бидгать гамәлләргә каршы көрәшә. Бүген ваһһабитлар турында нинди генә уйдырмалар сөйләмиләр дә, ниләр генә язып чыкмыйлар.

Чынлыкта Мөхәммәд ибн Габд ал-Ваһһаб сәләфитләр доктринасын үзе өчен кабул итә. Һәм үзенә девиз итеп, русча әйткәндә: «Повеление одобряемого и запрещение порицаемого. Строгое следование шариату», дигәнне ала. Шуның өчен Ислам диненә кертелгән һәрбер яңалыкка (бидгатькә) каршы аяусыз көрәш алып бара.

Әйе, бүген мәхәллә «көтүчеләре» булып хезмәт итәргә тиешле имамнарыбыз, үзләренең көтүләре өчен җавап бирәсе хакында уйлап та карамыйлар, кешене ислам диненнән чыгарып җибәрә торган бидгать гамәлләргә каршы чыккан мөселманнарга «ваһһабит» ярлыгы тагып, аларны төрле хокук оешмаларына хәбәр итеп, «чагып» торалар. Әлбәттә, аларның мондый гамәлләре Ислам дине дошманнары өчен кулай гамәл. Кешеләрне наданлыкта, динсезлектә һәм денсезлектә тотсаң, ислам диненә каршы көрәшергә җиңел була. Ә безнең имамнар аларның алыштыргысыз ярдәмчеләре.

Бүген инде бер акыллысы: «Без Матуруди гакыйдасе белән дин тотарга тиешбез», – дип шаккаттырды мөселманнарны. Җәмәгать, кайсыгызның моңа чаклы Матуруди исемен ишеткәнегез булды? Менә минем дә 4 ел Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укып та ишеткәнем булмады. Ничек шулай надан калдым икән, дип, төрле китаплар актарырга, интернетта казынырга туры килде. Менә өстә күрсәтелгән китаптан да, интернеттан да Матуриди сектасы турында бирелгән мәгълүмат: Әбу Мансур ал-Матуруди 870-944нче елларда яшәгән. Әмма аның яшәгән еллары хакында төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелә.

Сөнниләр белән мутазилит сектасы арасында каршылыклар барган чорда матурудизм белән ашаризм секталары барлыкка килә. Мутазилитларның да, ашаритларның да һәм матурудитларның да тикшеренүләре кешенең тәкъдире, ихтыяри иреге һәм Аллаһының сыйфатлары турында бара.

Чынлыкта кешенең тәкъдире хакында безнең хәтта фикер йөртергә дә хакыбыз юк, чөнки тәкъдирне Аллаһы Тәгалә бездән яшерде. Ә Аллаһы Тәгалә яшергән әйберне белергә тырышу ул –күрәзәчәлек кылу белән бер. Хәдистә «Күрәзәчеләр Иблис хезмәткәрләре», диелә.

Ә кайберәүләр: «Әгәр Аллаһы инде кешенең тәкъдирен билгеләп куйган булса, кемнең җәннәткә, кемнең җәһәннәмгә керәсе тәгаенләнгән. Ә безнең яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә, нәтиҗә алдан ук билгеле булгач?» – ди.

Кешенең фикер йөртүе бик чикле, ул үзенең табигате белән чагыштырып фикер йөртә. Ә Аллаһы Тәгалә хакында кеше үзе белән чагыштырып фикер йөртергә тиеш түгел, моңа безнең хакыбыз юк. Без беләбез, Аллаһ булган, бар һәм мәңге булачак. Аллаһы Тәгалә вакыт, киңлек (пространство), матдә, юнәлешләр булганчы да булган, аларны да Аллаһы Үзе барлыкка китергән.

Матуруди шулай ук «кешенең иманы үсми дә кимеми дә», ди. Ул шулай ук иманны аңлауга кешенең акылына зур урын бирә. Коръән аятьләрен башкачарак аңлар өчен (үзгәртеп аңлау – тәэвил ясау) акылның көче җитү хакында бәян итә. Ә бит Аллаһы Тәгалә бик күп аятьләрдә: «Без аятьләрне яхшы итеп аңлатабыз», – ди. «Ул – Аллаһ мөэминнәрнең күңелләренә тынычлык иңдерде, мөселманнарның иманнары артсын өчен, җирдәге вә күкләрдәге гаскәрләр Аллаһ гаскәредер, Аллаһ һәр эшне белеп мәслихәтче кылучыдыр». (48. 4.)

Менә шушы аятьтә иманның артуы хакында әйтелә, ә Матуруди «иман артмый да, кимеми дә», ди.

Шулай ук матуруди гакыйдасе Аллаһы Тәгаләнең көрсие юк, дип исбатларга тырыша. Бу инде Коръәндәге без һәрвакыт укый торган «Аятел Көрси»не инкарь итә дигән сүз. «…. Аллаһының көрсие җирне һәм күкләрне сыйдырды, Аллаһыга җирне һәм күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик олуг». (2. 255)

Бүген без – мөселманнар Аллаһы Тәгалә камил итеп төзеп биргән Ислам гакыйдәсеннән баш тартып, менә шушы Матуруди гакыйдәсенә нигезләнеп гамәл кылырга тиеш булып чыгабыз инде. Әстагъфируллаһ…

Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем! Шушы мәкаләдә мин СӘЛӘФИТ һәм ВАҺҺАБИТларның кем икәннәрен аңлатып язсам да, аларның да Коръән һәм Сөннәт белән генә гамәл кылырга чакырганнарын аңласак та, без үзебезне дә, башка мөселманнарны да ваһһабитлар яисә сәләфитләр дип атарга тиеш түгелбез. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бер-берегезне төрле исемнәр белән атамагыз!» – диде.

Ә инде гакыйдә темасына килгәндә, бары Аллаһы Үзе төзеп биргән гакыйдәгә (исламның нигезе) нигезләнеп кенә фикер йөртергә тиешбез. Аллаһы Тәгалә Үзе күрсәткән сыйфатларны киметергә дә, башка сыйфатлар өстәргә дә хакыбыз юк.

Әйдәгез, берләшкән хәлебездә Коръән һәм Сөннәткә ябышыйк, чөнки Аллаһы да, Аның Илчесе (с.г.в.) дә безгә шулай боерды. Шулай эшләсәк, Аллаһы безне бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итәчәк.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Сәләфит, ваһһабит, матурудитлар кемнәр?, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии