«Вәгъдәләрне үтәмәгәнгә, Аллаһ Тәгалә безне шундый идарәчеләр белән сыный»

«Вәгъдәләрне үтәмәгәнгә, Аллаһ Тәгалә безне шундый идарәчеләр белән сыный»

Казанның «Гаилә» мәчетендә һәрдаим кызыклы очрашулар, вәгазь кичәләре үткәрелеп тора. Бу елның гыйнвар аенда да Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев «Телнең афәтләре» дигән темага вәгазь сөйләде. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Аллаһ Тәгалә «Гыймран» сүрәсендә: «Яхшылык эшләргә, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә керүчеләрдән булырсыз», – дигән. Сәхәбәләр Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп:

– Аллаһка якынаер өчен нишлик? – дип сораганнар.

– Намаз укыгыз.

– Тагын ни эшлик?

– Әти-әниегезне тәрбияләгез.

– Тагын нишлик?

– Дин кушканча яшәгез.

– Ә тагын?

– Дингә өндәгез. Үзен мөселман дип санаган дингә өндәүчедән дә кадерлерәк һәм якынрак кеше булмас, – дигән.

– Тагын нәрсә эшләргә? – дигәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.) телен күрсәткән. «Телегезне тыйсагыз, Аллаһка якынаерсыз».

Адәм баласы картая, аяк-кулының егәре китә, ә тел бирешми. Тел барысын эшли: шөкер дә кыла, каргый да, гайбәт тә сөйли, мактый да. Тел – куркыныч корал. Аның белән кеше үтерергә дә, халык арасында шау-шу куптарырга да мөмкин. Берәү су читендә утыра икән. Балык та тотмый, тыныч кына суга карап утыра, ди. «Син монда нишлисең?» – дип сораганнар моннан. «Этемне саклыйм», – ди икән. «Эт юк бит монда», – дигәч, теленә төртеп күрсәткән. «Теләсә-нәрсә сөйләп, үземә дә, кешеләргә дә зыян сала бу тел», – дип җавап биргән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә Аллаһка якынаюның иң җиңел юлын күрсәткән. Моның өчен акча тотасы юк, өстәмә хезмәт кылырга кирәкми – авыздагы ит кисәген генә бераз тешләп торасы. Кызганыч, адәм баласына бу бик авырдан бирелә. Безнең тел –җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә алып керә торган әйбер.

Кешенең кем икәнен беләсегез килсә, ул кеше турында сөйләгәннәргә ышанмагыз, ә аның башкалар турында нәрсә сөйләвенә колак салыгыз, диләр. Әле күптән түгел авыл мәчетенә имам эзләгән идек. Бер яшь кенә егетне сайларга уйладык. «Аның мондый гаебе бар, шундый гаебе бар», – диләр. Яшьлек бит ул Адәмгә дә тыелган җимешне ашаткан. Кемдә юк инде ул гаеп.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына берәү килеп кергән дә: «Синнән нур бөркелә, син изгелек таратасың», – дигән. «Дөрес әйтәсең, мин шундый», – дип җавап биргән. Шуннан бер гарәп кергән дә: «Син нинди юньсез. Балалар белән аталарны сугыштырасың», – дип ачуланган. «Дөрес әйтәсең, мин шундый», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Бу сүзләрен ишетеп торучылар: «Син икесенә дә дөрес сөйлисең, дидең...». «Алар бит миңа түгел, үз-үзләренә бәя бирде», – дип җавап биргән.

Бүген телефон дигән нәрсә тормышыбызга үтеп керде. Ул – нигъмәт тә, афәт тә. Телефон сөйләшер өчен бирелгән, тик бүген ул бәдрәф ролен үти. Бөтен пычракны шунда чыгаралар. Аннан яхшы хәбәр укыгач, урамга чыгып сөйләмибез, начары булса, бөтенесенә таратабыз. Җәннәткә керәсең килсә, телеңне тыярга кирәк.

Телнең төп сигез афәте бар. Беренчесе – ялган сөйләү. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөселман кешесе һич ялганчы була алмый», – дигән. Уйнап та ялган сөйләргә ярамый. Ул үзе дә уен-көлке сөйләшергә яраткан. 52 яшендә Мигъраҗда җәһәннәмне күргәннән соң, бу гадәтен ташлаган. «Мин күргәнне күрсәгез, сез дә уйнап сөйләшмәс идегез», – дигән.

Ялганларга мөмкин булган очраклар да бар. Әйтик, ике дошман кешене дуслаштырыр, гаилә бөтенлеген саклар өчен ялганларга рөхсәт ителә. Ә бездә юк әйберне бар итеп, гайбәт сөйлиләр. Әнә тегеләй иткәннәр, әнә болай иткәннәр, диләр. Кемнедер гаепләп әйтәсең икән, синең кимендә дүрт шаһитың булырга тиеш. Шул дүрт шаһитның сөйләгәне туры килмәсә, шулай ук дөрес булмый, ә сөйләгән кешегә 80 таяк языла.

Тагын бер афәт – буш вәгъдә, вәгъдәне үтәмәү. Эшмәкәрләр бер-берсенә вәгъдә бирә, һәр сүзләрен кәгазьгә беркетә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Вәгъдәне кәгазьгә беркетегез», – дигән. Әмма уйлап та карамаган вәгъдәләр бар. Без тугач та Аллаһ Тәгаләгә иманлы булабыз, дип вәгъдә бирәбез. Әмма Җир шарындагы ничә кеше иманлы булып яши икән? Һәркем: «Ислам дине кушканча яшим, иманлы булам», – дип вәгъдә бирә, тик мөселманнарның ничә проценты әйткән сүзендә тора икән? Вәгъдә кәгазьдә булырга тиеш, дидек. Безнең бу вәгъдәләребез дә теркәлгән. Мәккәдә Кәгъбә диварына куелган Кара ташта саклана. «Сез белмәдек, дип әйтмәсен өчен эшләдек без моны», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Үзебезне мөселман, дибез. Никах укылган чакта янә моны раслап, мөһим сүзләрне кабатлыйбыз. Ә теле белән әйткәнгә күңеле белән ышанамы адәм баласы? Аллаһ Тәгаләнең бөтен хөкемнәренә риза, дидең. Бөтен тыйганыннан да тыеласыңмы соң? Никахта риза булып бардым, риза булып алдым, дидең. Ә әти-әниеңнең, хатыныңның хакын хаклыйсыңмы? Гаиләң таркалган икән, димәк, син вәгъдәңне үтәмәгәнсең. Ата-анаңны картлар йортына илтеп куярлык булгач, димәк, син ата-ана алдындагы вәгъдәң турында да оныткансың. Менә шундый вәгъдәләр бар. Без аны уйлап та карамыйбыз. Сайлау алдыннан депутатлар да күп вәгъдә бирә. Менә үтәмиләр, дибез. Без дә вәгъдә бирдек бит, ләкин үтибезме соң? Ник әле алар үтәргә тиеш? Мөмкинлегебез була торып, әйткәннәрне үтәмәгәнгә, Аллаһ Тәгалә безне шундый идарәчеләр белән сыный. Аларга ачу чыгамы? Чыга. Ә Аллаһның безгә ачуы юк дисезме?

Нәзер дигән нәрсә бар. Өшкерүчегә барсаң, бозым кергән, нәзерең тоткан, диләр. Моны исбатлап та, кире кагып та булмый – шәп диагноз! Башта әйләнгән уй нәзер саналмый. Кайвакыт ачу чыкканда, хатынны бәреп үтерәсе килә дип уйлап куясың. Мин шулай дип уйлаган идем, хатынны үтерәсе бар әле дип йөрмибез бит. Сүз белән әйтелгән нәзер үтәлергә тиеш.

Тел шулай ук гайбәттән дә сакланырга тиеш. Кеше үзе барында сөйләргә уңайсызланган әйберне ул югында сөйләсәң, бу – гайбәт. Дөрес булган очракта да. Урынсызга сөйлибез икән, ул кешенең гөнаһы безгә күчә. Безнең гайбәтне сөйләүчеләр гөнаһыбызны юа. Сезне чәйниләр икән, ул кешегә рәхмәт әйтегез. Тик үзегез бу гөнаһтан сакланыгыз. Уразада да 15әр сәгать ашамый торабыз, тик гайбәт сөйләмичә тора алмыйбыз.

Киләсе афәт – бәхәс. Анда җиңүче юк. «Җәһәннәмгә керер өчен бәхәсне дәвам итүегез җитәр», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Ачулы вакытта акыл баштан чыгып тора икән. Бәхәскә керәсез икән, димәк, сез – тиле кеше.

Тагын берсе – мактану. Нәрсәгәдер ирешсәк, без булдырабыз, дип күкрәк киерәбез. Нидер барып чыкмаса, кемнедер гаеплибез. Бер ир тегермәннән кайтып кергән дә, ярсып хатынына кычкыра икән: «Син җебегән белән бөтен гомерем үтте инде. Капчык авызын син бәйләгән идең, аннан соң биш бәйләдем, һаман чишелә». Яхшы бәйләнсә – син уңган! Барып чыкмаса – хатын гаепле. Урын кешене боза, диләр. Юк, бозмый. Урын бозык кешегә бозыклыгын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Җиденчесе – кемнедер сүгү. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сайлап куйган җитәкчеләргә итагать итегез. Имамнар артына басып намаз укыгыз», – дигән. Мәчеттә дә төрле хәлләр була. Кайберәүләр: «Бүген мәчеттә теге хәзрәт укый икән, мин бармыйм», – дип мәчеткә килми. Синең намазыңны хәзрәт бозамы? Сәҗдәгә китеп, имамны зурлыйсыңмы әллә син?

Сигезенчесе – мыскыл итү. Кешенең физик кимчелекләреннән көлү. Кыямәт көнендә кемнеңдер кимчелегенә ишарә ясамаганың өчен, Аллаһ Тәгалә синең бер гөнаһыңны яшерәчәк. Ике күрше сөйләшә икән. «Күрше, син «камбала» балыгына охшагансың – ике күзең янәшә урнашкан», – ди икән берсе. Икенчесе моны судка биргән – 500 сум штраф түләттергәннәр. Судтан кайтып барган күршесен күреп, тегесе: «Күрше, мин дә синең нинди балык икәнеңне беләм, ләкин әйтмим», – дигән. Шуның кебек кешедән көләргә ашыкмагыз. Телне тыеп торудан үзебезгә дә, яндагыларга да начарлык килмәс. Тел тыелмаса, кычкырыш-талашны көт тә тор!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии