Аңлаешлы булсын иде!

Аңлаешлы булсын иде!

Уйлап йөрдем-йөрдем дә, кемгә дә зарланырга белмичә, сезгә язарга булдым. Миңа тиздән 86 яшь булачак, Аллаһы боерса! Биш вакыт намаз минем өчен бик мөһим. Рәхмәт, айлык кына түгел, ике айлык намаз вакытлары чыгаралар. Аларны мәчеттән барып алабыз. Бу график үзе үк намазга өндәп торган кебек тоела. Ә соңгы вакытларда намаз вакытларын кулга алгач, кәеф кырыла башлады, никтер аңлаша алмыйбыз. Иртәнге намаз дип язасы урында мәчеттә укыла дип язалар. Өйдә дә, мәчеттә дә бер үк вакытта укылмый микәнни? Алай булса, нигә өйдә укыла торган вакыт күрсәтелми икән? Элек иртәнге намаз дип язалар иде дә барыбызга да аңлашыла иде. Ә соңгы гыйнвар ае өчен чыкканы бөтенләй башваткычка әйләнгән. Таң беленә дигән графа кыйбла дигәнгә әверелгән, көн исемнәре язылмаган, вак итеп кенә 03.01.2015 диелгән. Өстә елы да, ае да күрсәтелмәгән. Моның өчен барыбыз да аптырадык инде. Без өлкән кешеләргә һәрнәрсә ачык, гади, аңлаешлы булсын иде.

Зәйтүнә АТНАГУЛОВА.

Азнакай шәһәре.

РЕДАКЦИЯДӘН. Соңгы елларда Диния нәзарәте намаз вакытларын камилләштереп, үзгәртте. Чөнки моңа кадәр кулланылышта булган расписаниеләр 90нчы елларда эшләнелеп, бик үк дөрес түгел иде. Шуның өчен дин, тарих һәм астрономия белгечләре тарафыннан яңа, төгәлрәк намаз вакытлары календаре төзелде. Халыкка кабул итәргә җиңелрәк булсын өчен, иртәнге намаз графасын икегә бүлделәр: таң беленә дигән графа (кайбер календарьларда имсәк, сәхәр тәмам дип тә язалар) – иртәнге намазның хакикый кергән вакыты. Ягъни шул вакыт буенча намазны укырга мөмкин, яки ураза тотасы булса, сәхәрне шушы вакытка кадәр ашап бетерергә кирәк. Ә мәчетләрдә укыла дигән графа – намаз вакытларының иске варианты, ягъни кояш чыгарга сәгать ярым кала. Бу вакытта мәчетләрдә җәмәгать намазы укыла. Шуның өчен кем намазын өйдә генә укый, беренче графага карый, мәчеткә баручылар, икенче графага, бары шул гына. Ә инде сез әйтеп киткән гыйнвар ае календаре – бу инде шул календарьны чыгаручылар хатасыдыр. Шулай ук язулары вак, яки аңлаешсыз икән, чыгаручыларга, яки якын-тирәдәге мәчеткә, Азнакай мөхтәсибәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Намаз вакытларын «Безнең гәҗит» тә айлыклап бастыра. Әмма ул Казан җирлеге буенча гына бирелә. Астрономик вакыт һәр район өчен аерыла. Ләкин газетада төбәкләрнең вакытларын күрсәтү өчен урын җитми. Үз вакытыгызны якындагы мәчеттән белешергә кирәк. Киләсе саннарда республикабыздагы вакыт аерымлыклары турында мәгълүмат бирергә ниятлибез.

Бер гасырга якын атеизм, динсезлек хөкем сөргән чордан соң тиз генә динебезгә, дини мирасыбызга әйләнеп кайту мөмкин эш түгел. Дин иреге бирелгәнгә әле 20 еллап кына вакыт үтеп бара. Бу вакыт эчендә үз галимнәребезне, югары дәрәҗәдәге дин белгечләрен тәрбияләве бик авыр эш. Шуның өчен кадерле дин кардәшләребез, сабыр булыйк! Зәйтүнә апа, сезнең кебек олы яшьтә дә динен тотарга тырышучылар безгә-яшьләргә зур гыйбрәт. Аллаһы Тәгалә сезгә ныклы иман, саулык-сәламәтлек һәм озын гомер насыйп итсен, намазларыбызны, кылган барлык гыйбадәтләребезне кабуллардан кылсын, Үзенең Фирдәвес җәннәтләрен насыйп әйләсен! Амин.

Зөлфәт ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии