- 12.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
– Кызым, самолеттан төштек кенә, хәзер таможняны узабыз да, тиздән кайтып җитәрбез, – әнинең телефоннан яңгыраган бу сүзләрен ай буе көттем. Берничә сәгатьтән кыңгырау тавышын ишетүгә, мин, сеңлем, балаларыбыз – барыбыз да ишеккә таба йөгердек. Хаҗиябезнең сулган, талчыккан, әмма бик тә бәхетле йөзе күренгәч, балалар «әбием», дип, аңа сарылдылар. Сәяхәтчебез ябыккан, тавышы карлыккан, үзе ютәлли. Сәламәтлеге шактый какшаган булса кирәк.
– Анда авыручылар күп булды. Мәчет эчендә зур кондиционерлар урнаштырылган, бина эчендә үтәли җил, сквозняк, күбебез берничә көннән инде ютәлли башлады, – дип сөйләде әни. Тәваф кылганда да (Кәгъбә тирәли әйләнгәндә), бер-берсенә ябышып диярлек йөргән кешеләр шулкадәр тирли, аннан чыккач, күлмәкне сыгып була икән. Мондый чакта аз гына җил дә салкын тидерергә мөмкин.
Ә менә элеккеге елларда хаҗда булып кайтучылар кабат барганда, башта ныклап әзерләнә, башкача әйткәндә, профилактик чаралар уздыралар: витаминнар кабул итәләр, массаж ясаталар. Тәваф кылганда исә, алар аркаларына сөлге ябалар, аннары аны чыгаргач, кием коп-коры кала.
Авырып китүчеләргә беренче ярдәмне Татарстаннан килгән табиблар күрсәтә. Әнинең температурасы берничә көн югары булгач, укол кадатып та йөрде. Хәле авыр кешеләргә биредә арендага инвалид арбасын алырга мөмкин икән.
«Юлга чыкканда, иптәшен үзеннән яхшырак булсын», – диләр. Хаҗ кылу әзерлек дәресләрендә әни Миннегөл исемле бер апа белән танышкач, алар бер-берсенә иптәш булырга дип сүз куешканнар. Бергә ерак юлга әзерләнгәннәр, җыенганнар. Хаҗ кылганда икәү йөргәннәр, бер-берсенә ярдәм иткәннәр, хәтта инфекция эләктереп, икесе бер үк вакытта авырып ятканнар. Алар белән бер бүлмәдә яшәүче хатыннар:
– Солтания (әниемнең исеме) белән дуслыклары ничә ел дәвам итә? – дип сораганнар. Бу дуслыклары хаҗдан кайткач та, сүрелмәс дип ышанам.
Анда негрларның күп булуы әнине бик гаҗәпләндергән. Алар хаҗ кылучылар, кибетләрдә, урамнарда җыештыручылар арасында да бар. Тәваф кылганда каратәнлеләр кычкырып елыйлар, кулларын өскә сузып, Аллага ялваралар. Хисләрне тышка чыгармыйча яшәүче, тыйнак татар халкы өчен, бу, билгеле, ят күренеш.
Тәваф кылу сәламәтлек, хәтта кеше гомере өчен куркыныч дип саныйм. Әл-Харам мәчетендә Кәгъбә тирәли әйләнгәндә, үзеңне консерва савытына тутырылган балык сыман тоясың икән. Туктарга һич ярамый. Чөнки артыңнан стена булып кеше өеме килә, сине таптап кына китәләр. Кайсыдыр Миннегөл апаның аяк киеменә баскан, тапочкасы төшеп калса да, ул юлын дәвам иткән. Башка көннәрдә әни юлдашлары белән тәвафны мәчетнең икенче катында кылган. Анда кешеләр шулкадәр тыгыз түгел, ди.
Бер миллион кеше сыйдыра алган Әл-Харам мәчетенең 99 капкасы бар. Биредә адашып, югалып калу берни түгел. Шуңа күрә «безнекеләр»нең муеннарында Русия символикалы бейджлар, кулда шундый үк беләзекләр. Хәтта асып йөргән сумкаларында да…
Әл-Харамга бару өчен, өч чакрым араны җәяү узарга кирәк. Биредә намаз уку бик тә саваплы икән. Әмма әниләр бу мәчеттә фарыз намазларны уку белән бергә көн саен җеназа намазы да укыганнар: һәр намаз алдыннан монда мәетләр алып килгәннәр. Болар – юлда авырып, яки башка бәхетсезлеккә очрап үлүчеләр. Шуңа күрә хаҗга баручыларга алдан ук якыннары белән бәхилләшергә киңәш ителә.
Әни әйтүенчә, андагы мәчетләрдә бездәге кебек хәер салу өчен тартмалар юк. Киресенчә, килүчеләргә сәдакага йә берәр ризык, йә дисбе тараталар.
Бервакыт шактый арган әни һәм Миннегөл апа Әл-Харамга бармыйча (чөнки анда барып-кайткан юл һәм тәваф кылу өчен 13 чакрым намазны узарга кирәк, башка намаз өчен 6 чакрым) намаз укырга кунакханә янындагы мәчеткә кергәннәр.
– Җирле халыкның хатын-кызлары урамга бөтенләй чыкмый. Шуңа күрә әлеге мәчетнең хатын-кызлар ягы бикле иде, – дип сөйләвен дәвам итте әнием:
– Без ишарәләп, һәм «ниса» (гарәп телендә «хатын») дия-дия, ул якны ачтырдык. Әмма ахшам намазына килгәч, безгә ул якны ачмадылар, башка мәчеткә барыгыз, диделәр.
Намаз дигәндә, вакыты килеп җиткәч, тормыш тынып калган кебек була. Барысы намаз укый. Кибетләр ачык, ишек бау гына эленә. Тәһарәт алу мөмкинлеге дә һәр урында бар. Намазлыклары булмаганнар идәнгә басып укый. Чөнки җыештыручылар ул идәнне, хәтта асфальтны гел юып торалар. Әмма никадәр җыештырсалар да, урамнарда һаман чүп ыргытучылар күп. Тирә-юньдә этләр бөтенләй юк, сирәк кенә очраган мәчеләр дә бик ябык.
Хаҗ кылу вакытында акча эшләп калырга теләүчеләр арасында такси йөртүчеләре дә бар. Урамның һәр чатында торган полицейскийлар бер машинага 6-8 кеше утыруына игътибар да итмиләр. Хаҗ кылучылар алгы утыргычка да икәүләп утыралар. Таксист кешене никадәр күбрәк алса, кереме шулкадәр күбрәк була, чөнки юл хакы һәр кешедән алына. Сатулашсаң, йөртүчесе бәяне төшерергә дә риза.
Түбәнкамалылар, Татарстаннан, Русиядән килгән башкалар кебек үк биш катлы кунакханәдә яшәгәннәр. Һәр катта бәдрәф, душ бар. Лифт та каралган. Һәр бүлмәдә алтышар карават урнаштырылган. Тумбочка, шкафлар каралмаган. Шуңа күрә сумкалар карават астында яки өстендә торган. Нинди дә булса әйберне, киемне алу өчен, шактый көч түгәргә килә.
– Чәйнекне кайнатабыз да, идәнгә клеенка җәеп утырабыз. Башкача булмый, – ди әни. – Юган керләрне дә бинаныӊ түбәсенә менеп эләбез.
Кунакханә янында ашханә бар. Торучыларны кѳненә ике мәртәбә шунда ашаталар. Чәйгә кечкенә пластмасс савытларда бал, джем ише нәрсәләр бирәләр. Әни аларны ашамаган, җыеп барган. Хәзер кунакка баргач, шулар белән чәй эчәбез.
Сәфәрдән үзе белән әнием төрле мазьлар, энҗеләр, күлмәклек тукыма, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре сурәтләнгән магнитлар, тмин мае һ.б. әйберләр алып кайтты. Ашамлыкларны җирле сәүдә үзәкләрендә, мазьларны даруханәдә, ә калганнарын юл читендә сәүдә итеп утыручы җирле халыктан сатып алган. Соңгылары белән сатулашып, бәяне төшерергә дә була. «Телне белмичә, алар белән ничек аралаштыгыз?» – дигән соравыма әни:
– Ымнар, ишарәләр белән дә аңлашып була икән, – дип җавап бирде һәм тагын бер кызыклы очрак турында сөйләде. Аэропортта тәһарәт алу урынын таба алмагач, төркемнәрендәге бер хатын җыештыручыга мөрәжәгать итеп:
– Улым, «Әшһәдү әллә иләһе иләллаһ» кая икән, – дип кул юган кебек күрсәткән. Тегесе аңламаган күрәсең, сәфәрчеләрне башка тарафка җибәргән. Шул рәвешчә күрсәтә-аңлата торгач, арада аларны аңлаучы да табылган.
Юл кырыенда сатучылар бейджикларын күреп «Русияме?» дигән сорауга «әйе» дип җавап бирүчеләр белән сөйләшеп тә тормыйлар. Шуңа күрә безнен хатыннар бу сорауга «Татарстан, КаМАЗ, Ак Барс», дип санап китәләр икән.
Хаҗ кылучыларның йокыга вакытлары бик аз була. Озак еллар дәвамында сменалы эштә эшләгәч, әнием йокысызлыктан интегә башлады. Зур йомшак мендәрләргә ятса да, йоклый алмый, йә аркасы сызлый, йә тагын берәр нәрсә комачаулый.
Алар Мүздәлифәгә барып урамда бер төн кунарга тиеш булалар. Юка лежак җәеп юл кырыена, таш өстенә ятып йоклаганнарын сөйләгәндә әни:
– Бу йокыдан да татлырак йокы үз гомеремдә булдымы икән. Юлдан машиналар сигнал биреп выжылдан уза. Ә мин игътибар итмим, тәмләп йоклыйм, – дип искә алды. Бу вакытта йола буенча, ирләр барысы да ике кат тукымадан торган ак төстәге «ихрам киеме»ндә, хатыннар үз киемнәреннән. Ярлымы син, баймы – күренми, Аллаһ каршында барысы да тигез.
Йокы дигәннән, биредә йомшак урын эзләүче юк. Буш вакыт булса, ятып йокларга ашыгалар. Төркем җитәкчесенең мәчеттә идәнгә ятып йоклаганын күргәч, әни бик гаҗәпләнгән, башкалар да шунда җәелеп ятканнарын күреп, ятуы булган, барысы да сикереп торып, юлны дәвам иткәннәр. Көненә ике-өч сәгать йоклаган әлеге кешеләр көне буе йөрерлек көч каян тапкан диген!
Әни сөйләвенчә Мәккәдә ташлар гына, һавасы да авыр, көндез 40 градустан артык эссе. Ә менә Мәдинә шәһәре бик матур икән, һавасы да җиләс, йортлар өстендәге зур кулчатырлар көндез ачыла, кичен ябыла. Һәм мондый җәннәттә нибары бер генә көн торып калганнар!
Хаҗга китәр алдыннан әниемә бик күп кеше килеп, хәер һәм дога кылырга тиешле әрвахлар исемлеген бирделәр. Ул бу акчаны алырга теләмәде, уңайсызланды. Әмма үз өстенә алган бу гозерне үтәгән: барлык үлгәннәргә дога кылды, исәннәргә сәламәтлек, бәрәкәт сорады. Вафат булган әтисенә, бүгенге көндә сау-сәламәт әнисе, аның апасы һәм каенанасы исеменнән тәваф һәм кече хаҗ кылган.
– Анда дөньяви тормыш турында онытырга, бары тик Аллаһ турында уйларга, дога кылырга кирәклеген әйтсәләр дә, барыбер сезнең турында уйладым, хәлләре ничек икән дип борчылдым, – диде әни. Ара ерак булса да, аның белән элемтәбез өзелмәде. Телефоннан сөйләшү кыйммәткә төшкәнгә күрә, көн саен смс аша хәбәрләшеп тордык.
Әнием хаҗга бару турында берничә ел хыялланды, әмма узган ел акчасын түләп әзерлек дәресләрен узса да, бара алмады. Быел, ниһаять, морадына иреште. Кайткач, дәваланырга, организмны ныгытырга туры килсә дә, ул сәфәреннән бик канәгать. Ләкин, үзе әйтүенчә, андагы шартларга, авырлыкларга бары дингә чын-чынлап бирелгән кеше генә түзә ала.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Хаҗ галәмәтләре…,

Комментарии