ДИН ДӘҮЛӘТТӘН АЕРЫЛСА ДА…

Без дөньяви дәүләттә яшибез. Җәмгыятебездә дин дәүләттән аерылган. Ләкин аның белән кызыксынучылар, дин юлына басучылар көннән-көн арта. Хәзер үзләрен атеист дип санаучы алласызлар да дин белән кызыксына. Аңлашыла: 70-80 еллык дәһрилек чорыннан соң халык рухи азыкка сусады, үз асылы белән төптәнрәк кызыксына башлады.

Дин дәүләттән аерылса да, җәмгыятьтән аерылмаган.

М.Шәймиев.

Республикасының «Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар» законына 10 ел тулды. Бүген моделен төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән килеп өйрәнүләре бәхәссез. Министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат ВӘЛИУЛЛИН әйтүенчә, безнең толерантлыгыбыз буш урында тумаган, бу тарихи тәҗрибә. « белән рус 5 гасырга якын бергә яши. Вакытлар узу белән, Христиан һәм Ислам дине арасындагы каршылыклар әкренләп юкка чыга барган. Чөнки дус-тату яшәмәсә, бу җирлектә тормыш алып бара алмаслар иде», — ди ул. Дин һәм дәүләтне нәрсә берләштерә һәм нәрсә аера ала? Бу мөмкинме? Әңгәмәбез әнә шул хакта.

— Ринат әфәнде, башта дин һәм дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр хакында сөйләшсәк иде. Безнең җәмгыятьтә дин дәүләттән аерылган. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр нинди яссылыкта барырга мөмкин.

— Дин белән дәүләт арасындагы үзара элемтә, эшчәнлек, һичшиксез, җәмгыять өчен бик мөһим. Тарихтан диннең беркайчан да дәүләт сәясәтенә каршы эшчәнлек алып бармаганын яхшы беләбез. Чөнки безне уртак максатлар берләштерә. Дәүләтнеке ул — аерым кануннар һәм шуның нигезендә яшәү, кешеләргә яшәү шартлары тудыру, ә диннең максаты — халыкны рухи яктан баету, ныгыту. Ягъни, икесе дә җәмгыять өчен хезмәт итә.

80 еллык дәвердә дәүләтнең дингә оппозициядә булуын күрдек. Шул ук вакытта Сталинга репрессияләре һәм башка явызлыклары өчен кискен тәнкыйть белдерсәк тә, аның дини оешмаларга берникадәр мөмкинлекләр бирүен дә беләбез. Сталин дәүләт сәясәтен алып баруда, халыкка якынаюда диннең ролен аңлаган. Менә шушыннан ук җәмгыятькә дин кирәклеге күренеп тора.

— 90 еллардан соң «Дин һәм вөҗдан иреге» турында яңа канун кабул ителде. Русия белән Татарстан арасындагы законнарда аермалар бар. Хәтта вакф милкенең (мөселманнарның милкен саклаучы фонд) хокукый статусына да тел-теш тидерергә теләүчеләр булды. Чөнки ул федераль законда каралмаган.

— Федераль законда әйдәп баручы дин дип Православие китерелә. Шулай ук ул башка диннәр белән бер үк хокукка ия, диелә. Безнең республикада исә әйдәп баручы диннәр — Ислам һәм Православие. Башка конфессияләр дә бер үк хокукка ия. Бездә мөселманнарның вакф милке булдыруга хокук бар. Әмма ул мәсьәләдәге маддәгә үзгәрешләр кертелде. Чөнки бу хакта федераль законда әйтелми. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, безнең идарә, Татарстан Диния нәзарәте тырышлыгы белән мөселманнар вакф милке хокукын булдыруга хокуклы, әгәр дә ул федераль законга каршы килмәсә, дип үзгәртелде. Бу принципиаль яктан вакф милкен булдыру өчен бик мөһим. Революциягә хәтле без аның нигезендә милли тормышның ничек баруын беләбез.

— Татарстан моделен хәзер Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр, кызыксыналар, өйрәнәләр.

— Төп максатларыбызның берсе — дәүләт законнарының дини оешмалар тарафыннан үтәлүе. Шул ук вакытта дини оешмаларның хокукларын яклау, аларның проблемаларын дәүләт органнары тарафыннан чишү безнең бурычка керә. Дәүләт һәм дини оешмалар арасында без күпер булып аларны тоташтырып торабыз.

Татарстан бүген уникаль җирлеккә әйләнде. Аның тәҗрибәсен Русиядән генә түгел, чит илләрдән дә килеп өйрәнәләр. Хилари Клинтонның күптән түгел Казанда Президентыбыз белән очрашып, диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә киңәшләшергә мөмкинме, дип соравы күп нәрсә хакында сөйли. Шәймиев аңа: “Без һәркемгә ярдәм итәргә әзер”, – дип җавап кайтарды. Бу бездә тикшерелгән тарихи тәҗрибә. Күпме еллар безнең җирлектә төрле халыкларның бергә яшәве һәм үзара бәйләнеше моңа төпле нигез салган.

— Дини оешмалар саны буенча без Русиядә беренче урында. Биредә динара татулыкны саклау аеруча катлаулыдыр. Мәсәлән, узган ел Йәһвә шаһитларын (Свидетели Иеговы) күзәтеп, аларны берникадәр өйрәнеп йөрдем. Рус егетләре мәҗбүри татарча өйрәнә, максатлары – татарларны үз юлларына тарту. Бу бит мәкерле сәясәт хакында сөйли.

— Йәһвә шаһитлары Инҗил, Тәүратны татарча өйрәнү белән бергә Коръәнне дә үзләренә кирәкле юнәлешкә борып файдалана башлады. Бу безне борчый. Алар китапларын да киң колач җәеп бушлай тарата. Ләкин аларга хокукый яктан бернинди дәгъва да белдерә алмыйбыз. Әмма безнең күптән түгел Русия буенча Татарстанда яңа оешкан юстиция идарәсе каршындагы дини мәсьәләләр буенча экспертлар советы оешты. Башта ул федераль орган буларак барлыкка килде, хәзер безнең республикада да бар. Аларның эшләре — теркәлү үтәргә килгән оешмаларны тикшерү, кабул итәргәме, юкмы икәнен билгеләү. Шушы мәсьәләләр буенча экспертлар советының нәтиҗә ясавы мөһим. Анда безнең әйдәп баручы төрле дин эшлеклеләре, галимнәр тупланды.

— Сүз уңаеннан, татарлар арасында католик динен кабул итүчеләр дә әз түгел, диләр. Ялгышмасам, католик чиркәвенә 30 татар теркәлгән.

— Аларның атакайлары белән даими элемтәдә торам. Бер үзенчәлекләре бар: кемдер немец кызына өйләнсә, поляк егетенә кияүгә чыкса, ягъни, гаиләдә берәрсе католик динен кабул итәргә теләсә, аңа уйлау өчен бер ел вакыт бирелә. Килдең һәм католик булдың түгел.

— Хәзер Русиянең авырткан темасына кайтыйк әле. Сүз, кем әйтмешли, сәләфит сүзе астында яшеренүче ваһһабичылар хакында бара. Кайберәүләр аны дини төркемгә кертә, икенчеләр Исламның асылы, дип атый. Башка чит дини төркемнәр яшәгәндә «сәләфчелекнең» да яшәргә хокукы бар, ди. Күптән түгел Чабаксарда узган «түгәрәк өстәл»дә бу юнәлешне бөтенләй тыярга кирәк, дип мөрәҗәгать итте.

— Хәзер Кавказ республикаларының күбесендә шушы юнәлеш закон нигезендә тыелган. Шуны истә тотарга кирәк, Татарстанның Диния нәзарәте уставында Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча эш алып барырга тиеш, дигән пункт бар. Бу буш урында туган нәрсә түгел. Бабаларыбыз Ислам динен 922 елда кабул итсә дә, Болгар дәүләтендә Ислам Мөхәммәд Пәйгамбәр вакытыннан бирле тарала башлаган. Өч сәхәбәнең Болгарга килүе һәм шуларның берсе Болгар илендә күмелеп калуы билгеле. Кабере 1750 елларга хәтле саклана. Аннан соң Лука Канашевичның шәхси карары нигезендә каберләрне җимерәләр. Хәзер күмелгән сәхәбәнең якынча кабер урыны билгеле. Бәлки, шунда бер билге кую безнең өчен нәсыйхәт тә булыр.

Болгар хакында сөйләгәндә, бездәге кебек күп халыкларда дини-тарихи искә алу урыны юк диярлек. Безнең уникаль Болгарыбыз бар. Аның кадерен, кыйммәтен аңлап, ничек тә күтәрергә тиешбез. Безгә бүген 1100 елдан артык яшәгән хәнәфи мәзһәбе юнәлешен саклап калырга кирәк.

Шул ук вакытта Мәскәү тарафыннан тыелган исемлекләр бар. Хизб-ут-Тахрир, Җәмәгате Болгар, нурчылар. Бу юнәлешләр дәүләт сәясәтенә шактый каршы килә.

Бүген ниндидер юнәлешләргә бүленү халыкның Исламга тартыла баруына зыян китерергә мөмкин. Бер имам бер төрле, икенчесе башкача сөйли. Дингә тартылучы кешегә бу бөтенләй аңлашылмый, юлына киртә булырга мөмкин. Ни генә булмасын, без ваһһабичыларны чын Исламны үстерергә, аңа тырышлык куярга теләүчеләр, дип әйтә алмыйбыз.

Татарларның ничә проценты мәчеткә Җомга намазына, 5 вакыт намазга йөргәнен билгеләү өчен киләчәктә статистика эшләргә кирәк. Миңа калса, алар күп түгел. Һәм шул булганны саклап калырга кирәк. Биредә дини оешмалар кулга-кул тотынышып, халыкны тәрбияләргә һәм мөмкин кадәр Исламга тартырга тиеш.

— Дин дәүләттән аерылса да, Мәскәү хакимиятендә Рус Правослау чиркәвенең позициясе, аерым алганда, Патриарх Кириллның алдынгы роль биләвен, Кремльнең сәяси коралы булуын күреп торабыз. Дин дәүләттән аерылган илдә патриархның гына да күпме вәкаләте, күпме өлкәдә үз фикерен әйтү хокукы бар.

— Ничектер бер дини юнәлешкә генә басым ясала һәм аны гына яклау бара дию дөреслеккә туры килми. Медведев быел мөселман җитәкчеләре белән очрашты. Төньяк Кавказ координацион үзәге вәкилләре белән күреште. Ягъни, ул һәр якның да фикерен белергә тели. Дәүләт җитәкчесе буларак, ул Русиянең күпмилләтле, күп динле ил икәнен бик яхшы аңлый һәм шул балансны сакларга кирәклеген белә. Мәскәүдә дә, Казанда да бер юнәлеш кенә өстен булырга тиеш дигән әйбер була алмый һәм алай тиеш тә түгел.

— Шулай да, без федераль ТВда Медведев белән Путинның чиркәүгә баруын, чукынуын күреп торабыз. Бәлки, Татарстан җитәкчеләренә дә дини чараларда катнашыргадыр. Аларны мәчеттә күрү зур пропаганда булыр иде.

— ТВдан күрсәтү генә әллә ни үзгәрешләр китерә, дип санамыйм. Русия белән Татарстанны параллель куярга кирәкми. Дин кешенең күңелендә. Ураза, Корбан гаетендә безнең җитәкчелек тә катнаша. Ураза вакытларында ифтар оештыралар. Бөтен нәрсә Ходай кулында.

— Шулай да чиркәүнең Русия сәясәтендә тоткан урынын инкарь итеп булмый. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уздырыла. Моны Кирилл метрополит булган вакытта үзе тәкъдим иткән иде. Бердәмлек кирәк, ләкин бу дата кайбер халыклар өчен бәйрәм була алмый. Полякларны Мәскәүдән куып чыгару булса, шул ук вакытта бу көн – изге ана иконасы табылган көн. Димәк, ул татар белән поляклардан кала башка халыкларга гына бәйрәм була ала инде.

— Юк. Мәсәлән, бездә яшәгән немецлар Икенче Бөтендөнья сугышында үзләренең түгел, ә ул вакыттагы идеологиянең җиңелүен таный. Шулай ук монда полякларны да ике яклап карап була. Бу көн Бердәмлек көне дип кенә түгел, Казан изге ана иконасы дип тә карала. Пожарскийның Ялган Дмитрийны Мәскәүдән куып чыгаруы да шушы икона белән бәйле.

— Дини вәзгыятьне анализлаучы һәм фараз кылучы идарә буларак, якын киләчәктә Татарстанда нинди вәзгыять күзәтелер дип уйлыйсыз?

— Татарстанда нигезләнгән, төпле дини һәм дәүләти сәясәт алга таба да шушындый яссылыкта барыр, дип ышанабыз. Безнең яшьләрнең, гомумән, җәмгыятьнең Исламга гына түгел, башка диннәргә дә тартылу күренешен күрәбез. Яшьләрнең күбесе югары яки урта белемле. 70-80 яшьлек бабайлар кебек кенә фикер йөртмиләр, төплеләр. Тотрыклылык һәм яхшылык булганда гына алга барырга мөмкин. Бу дәүләт өчен генә түгел, шәхес өчен дә мөһим. Без бүген дә Палестин, Кавказ кебек тынычсыз урыннарны күрәбез. Бездә киләчәк тә тыныч булыр.

— Ринат әфәнде, менә Яңа 2010 елга да аяк атладык. Узган ел катлаулы булдымы?

— 2009 елда икътисадый кризис барлык галәмне чорнап алды. Андый авырлыклардан чыгу ил халкы җилкәсенә төшә. Ә инде татар милләте моңа һәрчак әзер һәм бирешми. Мин 2009 елны гына аерым бүлеп карамас идем. Һәр ел – Аллаһ елы. Татарстаныбызда да сакланып килгән милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең уңай булуы, күпме һәм диннәрнең бергә тату яшәүләре үзенә күрә бер күрсәткеч булып тора.

2010 ел республика һәм илебезнең авыр елларны уздырып, яңа үрләргә менү этабы булсын иде. Илдә үзгәрешләр шактый күп һәм киләсе ел моңа үз өлешен кертер.

Күптән түгел мөселманнар һиҗри буенча Яңа елларын каршылады, 24 декабрьдә католиклар бәйрәм итте. 7се көнне Раштуа булды. Шушы чәчәкләрнең күптөслелеге – бәйләмне бизәп торучы бер хозурлык. Тормышның һәр мизгеле – Ходайның бер хозурлыгы икәнен аңлап, шуннан рәхәт табып яшәсәк иде.

Әңгәмәдәш Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии