Эчәргәме, эчмәскәме?

Эчәргәме, эчмәскәме?

Соңгы елларда халык арасында «кеше көн саен берничә литр су эчәргә тиеш», дигән фикер тарала башлады. Чөнки күп кенә медицина хезмәткәрләре шулай дип раслый. Алар фикеренчә, кешенең тәне кимендә 70% судан тора, һәм тән тукымаларын комнан, шлаклардан чистарту, организмда су балансын саклау өчен, суны күп эчәргә кирәк. Кемдер әйтә, көн саен эчкән су 3 литр булырга тиеш, ди, ә кемдер 2,5 литр да җитә, ди.

Мин, тулаем алганда, табибларга зур хөрмәт белән карыйм, ләкин алар әйткән һәрбер яңалыкка шунда ук сукырларча ышану ягында түгел. Чөнки медицина өлкәсендә бәхәсле мәсьәләләр элек тә бар иде, хәзер дә әз түгел, фикерләр дә үзгәреп тора. Кайчандыр какшамас дип саналган әйберләр тора-бара ялгыш дип табыла. Медицинаны үстерү, фәнни эзләнүләр юлыннан алга барганда, бәлки, шунсыз мөмкин дә түгелдер. Ләкин андый ялгышлар җибәрелмәсә яхшырак булыр иде. Ни дисәң дә, кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә, һәм һәркемгә үзенең саулыгы бик тә кадерле. Кызганыч, медицинада зур хаталар да булгалап тора. Әйтик, моннан 50 еллар чамасы элек шундый шаукым булып алды: имеш, бала тапкан хатыннар беренче өч көндә сабыйларын имезергә тиеш түгел, беренче күкрәк сөте бала өчен зарарлы (!). Шул чакта күпме сабыйлар үзләренең сәламәтлеге өчен бик тә кирәкле булган угыз сөтен имүдән мәхрүм ителде.

Тагын бер мәсьәлә – алкоголь мәсьәләсе. Күп табиблар кешегә 50 грамм гына шәраб эчеп кую зыянлы түгел, дип расларга тырышалар. Америка галимнәре күптән түгел бу фикернең дә тамырдан дөрес түгел икәнлеген, бер тамчы алкогольнең дә кеше организмына зарар китерүен исбатладылар. Шулай итеп, алар Ислам шәригатенең тагын бер хакыйкатенә килделәр. Аллаһ Раббыбыз безгә әйтә: «Исертә торган эчемлекләр, отыш уеннары, потларга табыну, ырым белән хөкем чыгару – шайтан гамәлләреннән, алардан читләшегез! « (5:90). Пәйгамбәребез (с.г.в.) исә исертә торган эчемлекнең тамчысын да эчүдән тыя иде.

Мин үзем, мөселман буларак, тормыштагы һәр нәрсәгә, шул исәптән медикларның фаразларына да, Коръән һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Сөннәте аша карарга тырышам. Чөнки Аллаһ Тәгалә шулар белән яшәргә куша. (4:59). Мәгълүм булганча, Раббыбыз дөньядагы һәрбер нәрсәне үлчәп барлыкка китергән, һәрбер бәндәсенең ашыйсы ризыгы, эчәсе суының күләмен билгеләп куйган, аларны исраф итмәскә кушкан. Кешенең организмы камил рәвештә эшли торган итеп көйләнгән. Аның тамагы ачса, ул бераз ашый һәм туя, эчәсе килсә – бераз эчә һәм аның сусавы басыла. Димәк, организмга шуннан артыгы кирәк түгел. Үзеңне көчләп, икешәр-өчәр литр су эчү кирәкме икән? Аннары, шуның кадәр су эчеп яшәсәң, Аллаһ синең өлешеңә бүлеп куйган эчәр суың да тиз бетә түгелме соң? Эчәр суың бетсә, ничек яшәрсең?

Пәйгамбәребез (с.г.в. )нең Сөннәтенә игътибар итсәк тә шул ук нәтиҗә килеп чыга. Раббыбыз Пәйгамбәребез (с.г.в.)не безгә тормышта үрнәк итеп куя (33:21). Бу яхшы аңлашыла, чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) кешеләрне дөрес яшәргә өйрәтү өчен пәйгамбәр итеп җибәрелгән бит. Монда аның тормышын искә төшермичә булмый. Ул көненә икешәр-өчәр литр су эчкәнме соң? Әлбәттә, юк. Киресенчә, ул күбрәк ураза тоткан. Рамазан аеннан башка тагын мөхәррәм, зөлхиҗҗә һәм башка айларда, һәр айның 13, 14 һәм 15нче көннәрендә, һәр атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, гарәфә, гашура һәм башка көннәрдә ураза тоткан. Ә ураза тотканда, төнге берничә сәгатьтә эчелә торган суның күләмен һәрберебез чамалый торгандыр.

Шунысын да әйтми булмый: көненә 2-3 литр су эчә торган кеше якынча сәгать саен берәр стакан эчәргә тиештер. Әлбәттә, эчкән су аннары чыгарга юл эзли башлый, һәм андый кеше күбрәк бәдрәф сукмагын таптарга мәҗбүр була. Ярый ла бәдрәф якында гына булса. Ә булмаса? Һәрвакыт тәһарәтле булып йөрергә, үз вакытында намаз укырга тырышкан мөселман кеше өчен бу – гадәттән тыш кыен хәл. Төгәлрәк итеп әйткәндә, үтәп булмаслык әйбер. Чөнки кеше һәрвакыт өйдә генә утырмый бит.

Табиблар, кешеләргә күбрәк су эчәргә кушып, аларның физик сәламәтлекләрен кайгырталар. Тик рухи саулык дигән нәрсә дә бар бит әле. Анысы да Коръәнгә һәм Сөннәткә аерылгысыз бәйләнгән. Рәсүлебез (с.г.в.) шуларга ныклап ябышырга васыять иткән. Бу – чамасын белеп ашау-эчүгә дә кагыла. Кирәгеннән артык ашыйбыз-эчәбез икән – Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Сөннәтен санга сукмыйбыз һәм шуның белән рухи саулыгыбызга да зыян килә, дигән сүз.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии