- 11.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №45 (11 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Моны язарга урамда очраган хатынның сүзләре этәрде.
Без, олылар, авырып йөргәч, урын өстендә озак ятып, балаларны интектермәсәк иде, үлгәч догачылар булсалар иде, дибез. Ә ул хатын исә: “Мин үлгәч, юып күмсәгез, ашларымны да уздырмагыз, укытмагыз да, аннан беркемнең дә кире кайтканы юк әле”, – дип шаккаттырды. Үзе ашыга-ашыга китеп барды. Мин исә баскан урынымда катып калдым.
Безне әти-әни мәетләргә дога кылырга өйрәтте. Исәннәр догасы белән – мәетләр, мәетләр догасы белән исәннәр яшәр дияләр иде. Шуңа бөтен күңелем белән ышанам. Әти-әнием күптән вафат. 1984 елда соңгы туганым – апам да 52 яшендә фаҗигале төстә үлеп теге дөньяга китеп барды. Барысына да дога кылам. Ирем ягыннан да берсен дә калдырмаска тырышам.
Беркөнне иртән торып намаз укыдым да ашыга-ашыга бакчага киттем. Мәетләремә доганы автобуста барганда гына ашыгып укыдым. Кич кайткач, иркенләп башкарырмын дидем. Көне буе бакчада булдым. Эшне ярты юлда калдырмыйм инде, мин әйтәм. Өйгә кич кенә кайттым. Бераз гына ял итим әле дип мендәргә баш куйган идем, йоклап киткәнмен. Берзаман төш күрәм: авылда туган өебездә тәрәзәгә кемдер шакый. Башым күтәреп карыйм – кача. Ятам – тагын шакый. Тагын карыйм, тагын кача… Тукта, ятмыйча күзәтим әле дисәм, өй артындагы рәшәткә эчендә апам елмаеп миңа карап тора. Урам якта аның белән бергә эшләгән ике хатын да бар, имеш. Апам теге хатыннарга: “Бу – сеңлем, ул мине ашата”, – ди. Чәчрәп уянып китсәм, сәгать төнге 12 тула язган. Дога кылганымны көтеп йөргән дә төшемә кергән мескен. Елый-елый тәһарәтләндем дә дога кылдым.
Апам Юдино бистәсендәге зиратка күмелде. Барганда аның да, күрше каберләрен дә чистартабыз. Ирем 2001 елда үлде. Аны да Юдино бистәсенә җирләдек. Балалар белән барабыз. Алар чистарта, утырып дога кылам. Оныкларым да булыша. Кызларым ирем янында миңа да урын алып калды. Шушы зиратта ятучы барлык кабер әһелләренең рухлары шат булса иде дип дога кылабыз.
Ирем үлгәч, яңа мәет итеп, дога кылуны аннан башлый идем. Беркөнне әнием төшемә керә, үпкәләгән кебек арты белән тора. Менә безнең ялгышларны алар төзәтә. Иң элек әти-әниләрдән башларга кирәклеген искәртәләр. Миңа шундый искитмәле төшләр керә. Шуннан соң теге дөньядан бер кеше дә кайтканы юк әле дип көфер сүз әйтеп кара.
Һәр мәет якыннарыннан, балаларыннан дога көтә. Сагынып, елап искә алганчы, дога кылыгыз, хөрмәтле милләттәшләрем. Алар да сөенеп ятар, сезгә дә Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирер. Ил-көнебез тыныч булып, һәр кешегә дәүләтле, дәрәҗәле гомер телим.
Һәдия апагыз.
Комментарии