- 11.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №39 (6 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Быелгы җәй бик эссе килде. Илебезнең күпчелек өлкәсендә берничә ай дәвамында яңгыр яумады. Корылык мәсьәләсе иң актуаль темаларның берсенә әйләнде. Ләкин ни дисәң дә, ни кылсаң да, күктән су яудыру Адәм баласы көченнән килми шул.
Фән раслаганча, кояш эсселеге нәтиҗәсендә җирдәге сулар пар булып өскә күтәрелә, аннан вак-вак болытлар пәйда була. Аллаһы әмере белән, бу вак болытларны җил куып, бер зур болытка туплый. Соңыннан Аллаһы Тәгалә әлеге аны Үзе теләгән тарафка җибәреп, шунда яңгыр итеп яудыра. Моны безгә Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай аңлата: “Аллаһы яңгырдан алда җил җибәрер – рәхмәте белән шатландырыр өчен. Җил яңгырлы авыр болытны алып килсә, аны үлгән (корыган), үләнсез ил өстенә җибәрербез, анда яңгыр яудырып, төрле җимешләр өлгертербез…” (“Әгъраф” сүрәсе, 57 аять).
Үз эченә 300 мең тоннага кадәр су туплаган болытларга гаҗәпләнмичә мөмкин түгел. Аллаһы рәхмәте белән шушы тонналаган су берьюлы бер урынга ишелеп төшми, киресенчә, җирдәге тереклеккә зыян салмас өчен, тигез рәвештә тамчылап ява. Әлбәттә, болыт моны үзе кайгырткан, үзе шулай көйләгән дип әйтү акыл һәм нормаль логика кысаларына сыймый.
Җир йөзен каплаган яшеллек суга мохтаҗ булуы билгеле. Өй хуҗасы янбакчага су сибүне кайгырта алса да, миллионнарча гектар мәйданны биләгән урман, басу-кыр, болыннарны сугару эшен Адәм баласы, әлбәттә, башкарып чыга алмый. Бу мәсьәлә яңгыр ярдәмендә генә хәл ителә. Йорт хуҗасы: “Бакчамдагы кыяр-кәбестәләргә су сипмәсәм, алар корыр, әрәм булыр”, – дип фикерләп, түтәлләргә су сибә. Җир шарындагы яшеллеккә, ул корымасын, үссен дип су сибүне кем кайгырткан? Кем шундый камил сугару системасын бар иткән? Коръән-Кәримдә Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди: “Эчә торган суыгыз турында ни әйтерсез? Болыттан аны сез яудырасызмы, әллә без яудырабызмы? Сез нәрсәгә шөкер итмисез?” (“Вакыйга” сүрәсе, 68-70 аятьләр).
Яңгыр болытлары якынча 1200 метр биеклектә урнашкан. Әгәр шушы биеклектән яңгыр тамчысы зурлыгындагы әйбер төшеп китсә, аның җиргә төшү тизлеге сәгатенә 558 километр тәшкил итәчәк. Яңгыр тамчылары шундый тизлек белән төшсә, җирдәге тереклек-яшеллеккә бу, һичшиксез, бик зарарлы булыр иде. Ә бит кайбер чакта яңгыр 10 мең метр биеклектәге болыттан да ява. Әмма Аллаһы рәхмәте белән яңгыр тамчысы төшкәндә җиргә якынайган саен киңәя һәм парашют кебек төшү тизлеген 8-10 километрга хәтле киметеп, җиргә йомшак кына, зыян салмыйча төшә.
Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Без күктән бәрәкәтле су яудырдык һәм аның белән бакчаларны һәм игеннәрне үстердек” (“Каф” сүрәсе, 9 аять). Чыннан да, яңгыр суы үзенчәлекле ашлама да булып тора. Анда минераль тозлар, фосфор, магний, калий, бакыр, цинк, кобальт һәм кургаш кебек элементлар һәм металлар бар. Шуңа күрә яңгырдан соң без үсемлекләрнең күзгә күренеп үсеп киткәнен күрәбез.
Галимнәрнең күзәтүләре буенча җир йөзеннән секундына 16 миллион тонна су парга әйләнеп, һавага күтәрелә. Елына бу 505 триллион (!) тонна тәшкил итә. Күтәрелгән су моның кадәр ифрат зур күләмдә булса да, ул тулысы белән җиргә кайта, табигатьтә, шулай итеп, даими рәвештә су әйләнеше бара.
Без, гадәттә, шуның хәтле ашлык үстердек, фәлән тонна бәрәңге җыеп алдык дип мактанырга яратабыз, хуҗалык җитәкчеләрен, игенчеләрне олылыйбыз, грамоталар-премияләр бирәбез. Ләкин бәрәкәтле яңгырларын яудырып бу уңышны үстерүче бөек затны – Аллаһы Тәгаләне, ничектер, онытып җибәрәбез. Үзенең изге Китабында Яратучыбыз моны безгә искәртә: “Күрдегезме сез үзегезнең чәчкән игеннәрне? Аларны сез үстерәсезме, әллә Безме? Әгәр дә Без теләсәк, шул игенне чүпкә әйләндерер идек һәм сез кайгы-борчуда булыр идегез” (“Вакыйга” сүрәсе, 63-65 аятьләр).
Шушы язмада телгә алынган фактларны, яңгыр, болытлар турындагы башка мәгълүматны галимнәр күптән түгел генә очкыч, спутник һәм компьютер пәйда булгач кына белә алды. Әмма Аллаһы Тәгалә шушы мәгълүматны кешеләргә изге Коръән аша инде 1400 ел элек хәбәр иткән. Ул вакытта кешеләрдә болытлар турында хәтта примитив күзаллау да юк иде. Бүгенге фән ачышларының Коръән белән туры килүе күпләрнең иман китерүләренә яки булган иман-ышанычларын тагын да ныгытырга ярдәм итә. Әйе, ихласлы иман ияләре өчен яңгыр – илаһи могҗизадыр, Аллаһының олуг рәхмәте…
Марат хәзрәт СӘЙФЕТДИНОВ
Балтач районында
Газетага Р.КУРАМШИН әзерләде.
Кукмара районы.
Күңелем сыкраганда
НИГӘ ЯҢГЫР ЯУМЫЙ?
Гөнаһ кыла җиһан,
Хәттин аша инсан,
Дин иреге килгән бер мәлдә.
Кара хатын-кызга,
Юк, карама!
Күпчелеге чишенгән хәлдә.
Әнә кайбер ир-егетләр,
Югалта бит чик-чаманы,
Шорты дигән трусик кияләр,
Мода… шул дип заманы.
Чорыбызның күп кенә чирләре
Килеп чыга ачык йөрүдән.
Безнең заманның асыл ирләре
Көчсез кала гаурәт күрүдән.
Шелтәләп кисәтү ясасаң,
Эсселекне сылтау итәләр,
Ә кайчакта, дорфалап,
“Ни эшең бар?!” – диеп китәләр.
Бездәге эсселек – эссе түгел,
Барып кара Гарәп чүленә,
Тик шулай да анда бәдәвиләр
Чалма-чапаннарга төренә.
Мие кайнарлык эссе көндә дә
Кием салмый иман иясе.
Бүгенге хиҗаблы мөслимәгә
Килә хәтта башны иясе.
Адашкан шәрәләр көтүендә
Алар гүя энҗе-мәрҗәннәр.
Алланың рәхмәтендә булыгыз,
Әминә, Гаишә, Мәрьямнәр!
Илдар ЯХЪЯ
Кайтаваз
Гауганы туктатыйк!
“БГ”да “Зираттагы тынычлыкны кем бозды?” (27 гыйнвар, 2010 ел) дигән язма чыккан иде. Әле һаман шушы язманы чәйнәүдән туктамыйлар. Рус ирен татар зиратына күмгән Әлфияне яклап язгач, мине тәнкыйтьләгән хатлар басылды. Дин кардәшләремә нинди гаебем булды да нинди начарлыгым тиде икән?! Мәксуд абый Мөхәррәмов өйгә дә хат язган (мин надан да, битараф та түгел), инде Асия апа Дәминова: “Динсезләр, мактанмагыз!” – дигән. Асия апам, мин фән белән динне бергә алып барам. Сезгә дә, Мәксуд абыйга да үпкәләмим. Үз фикеремне генә җиткердем. Үпкәләтсәм кичерегез.
Күптән күмелгән мәетне кире казып, шок ясау кирәк түгел диюем генә иде. 2 метр җир барыбызга да җитә. Мине үлгәч, теләсә кая күмсеннәр, тик Аллаһының сөекле колларыннан гына булыйм. Җан биргәндә “Ләә иләһә иллаллаһу”, дип әйтә алсам иде. Хәзер алай кызу кыланып, дин бүлеп яши торган заман түгел. Күрәсездер: бар җирдә сугыш, талаш. Әлхәмдүлилләһ, безнең Татарстанда тыныч, тәртип. Бу Госман Исхакый һәм Рәшидә Исхакыйлар хезмәтедер.
Тормышта төрле милләт кешеләре белән аралаштым. Һәрвакыт чиста, саф күңелле, дөрес кешеләр генә очрады. Әлхәмдүлиллаһ, бар милләт кешеләрен дә хөрмәт итәм. Алар да миңа шулай җавап кайтара. Сез мине динсез дип әйтеп кенә мөселман диненнән тайпылмам, иншалла. Коръән Кәримне 10 мәртәбә укып чыктым (мактанырга ярамаса да язам. Аллаһы Тәгалә кичерсен). Ике диңгезнең берсе – тозлы, берсе тозсыз. Алар бергә, ә сулары кушылмый. Бу Коръәндәге Алланың рәхмәте киңлеген әйтә. Мин әкият түгел, ә булган хәлне язам.
Студент чакта 1 курсны тәмамлагач, Лаеш районына әниемнең сеңлесе Хөснурый апаларга кайттым. Алар Миңнулла җизни белән 4 бала үстереп, мал-туар тотып яши иде. 25нче совхоз бистәсендә 70% рус милләтеннән. Рәхмәт авылдашларга, җирле үзидарәгә, мәчет фәкать хәйриягә салынды.
Мисал китермәкче идем. Хөснурый апаның ире Миңнулла җизни җомга көнне печән чаба. Анда фермадан терлекләр карап кайткач китә. Ул вакытта сәгать күчерү юк. Өйләгә кайтып җитәм, ди. Әлеге “Малиновый ключ” дип йөртелгән урында элек кыргызлар торган. Ул чапкан җирдән ерак түгел зират. Миңнулла абый бер хикмәтне күреп, чак һуштан язмый. Ап-актан киенгән кешеләр җеназа күтәреп китә. Шуннан мәрхүм Миңнулла җизни 3-4 көн түшәктә ятты. Авыл мулласы Шәрип бабай килеп өшкереп йөрде (ул да кода бабам иде, урыны җәннәттә булсын).
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: аны күптән христиан зиратына үзләренекеләр күчергәндер. Динебез сабырларны, юмартларны, кешегә изгелек кылучыларны ярата.
Асия апам, намаз ул безгә фарыз. Һәр кеше мактанып утырырга тиеш түгел. Әби-бабайлар, әти-әниләр яшертен дә укыган. Минем кем булуымны бер Ходай гына белә.
Беркемгә дә үпкәләмим, сез дә үпкәләмәгез! Бу хәлне бетерик. Үлгәннәр тыныч йокласын! Тереләрнең кадерен белеп, бер-беребезнең йөрәген бозмый матур итеп яшик. Дөнья тәмен бетереп, сүз боткасы ясамыйк.
Пәйгамбәребез хатыннары төрле милләттән булган, ятимнәрне дә, мохтаҗларны да үз күреп, жәлләп яшәгән. Дус булыйк! Татулыкка ни җитә?! Без Ходай коллары гына. Кем укыганын, кемнеке кабул булганын бер Ул гына белә.
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.
Лаеш районы, 25нче совхоз бистәсе.
Кайтаваз
Ходай каршында барыбыз да бер
“БГ”да “Дөрес сүзгә җавап юк” (21 апрель, 2010 ел) дигән язманы укыгач, аптырап киттем. Анда рус кешесен аерым урынга, куаклыкка күмүләре турында әйткәннәр.
Без авыр чакта, сугыш чорында үскән кешеләр. Хәер сорашып йөрүчеләр дә шактый булды. Әтием: “Рус малайлары дип тормагыз, азрак ашарыгызга була икән, бирегез”, – дия торган иде. Ни әйтсәң дә, динебездә каралган бар таләпне үтәп бетерә алмыйбыз. Мәсәлән, мулла никах укый. Ә кызның ярты саны ачык. “Кабул булыр”, – дибез. Хәләл ризык дигән булалар. Аны госел белән пешерәләрме икән?! Анысын сорамыйбыз да, белмибез дә. Бүген азрак кадим өйрәнделәр дә бар да абыстай, мулла булды. Шуны әйтәсем килә: бакыйлыкка озатканда, рус, мари дип торасы түгел. Җиренә җиткереп җирләргә кирәк. Аллаһы Тәгалә анда үзе аерыр.
Халидә ХӘКИМОВА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.
Тәүбәгә кил!
Өшкерүгә каршы килсәм дә, адәм баласының көче җитмәстәй, үзе генә җиңеп чыга алмастай хәлләрдә Аллаһы Тәгалә гыйлемен күбрәк белгән кеше ярдәме кирәклегенә төшенә барам.
Имам-хатиб булып эшләүче иптәшем Назыйм күптәннән кешеләрне өшкерә. Авыр хезмәт. Нинди генә борчулар белән килмиләр. Әфган сугышында катнашкан бер ир дә ишегебезне ачып керде. Кулы эшкә бармый, үз-үзенә урын таба алмый икән. Биш ел шулай азапланам, ди. Назыйм өшкерә, киңәшәрен бирә. Су коенырга тәкъдим итә, карап булса да уку өчен, догасын яза. Мәчеткә барырга куша. “Мәчеткә барып, азан тавышын, намаз укыганнарын тыңлап тор. Шул чакта күзең белән күргән, ялгышлык белән эшләгән эшләреңә тәүбә кыл. Үлгән иптәшләреңә атап, хәер бир. Күңелең тынычланып китәр, кулың эшкә барыр”, – ди.
…Сарманнан килгән бер хатын үз вакыйгасын сөйли. Ул мунча ягам дип шырпы сызуга (мич газга тоташтырылган), көчле шартлау була. Мич ташлары чәчрәп, аны җәрәхәтли. Яралар төзәлсә дә, йөрәктә курку кала. Җитәкләп килгән кызы Газизә дә борчый аны. Ул начар иптәшләргә тап булган. Тәмәке тарта башлаган, йөзендә нуры, телендә матур сүзе калмаган… Өч тапкыр килеп өшкерелгәч, Газизәнең йөзенә нур иңә…
Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: адәм баласы хатадан хали түгел. Шуны аңлап, түбәгә килә белергә кирәк. Өшкерүчегә дә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, борчылып килгән кешеләрнең күңел пәрдәсен күтәреп, тәненә сихәт, җанына тынычлык табарга ярдәм итсен иде.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Комментарии