- 11.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №36 (12 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Шулай дип Казан медицина көллияте җитәкчесе Зөһрә Хисәметдинова яулык бөркәнгән студент кызларга боерган. Җитәкчелек мөслимәләрне җыеп, аларга итәкләрен кыскартырга кушкан, ничек киенергә өйрәткән. Зөһрә ханым матбугат чаралары белән аралашмый. Иң аянычы – кызларга ярдәм итәбез дип ышандыручы юк, ә уку йортында җитәкчелек компромисска бармый.
«ЯУЛЫК ЯБУ – ВАҺҺАБИЛЫК»
«Әссәламүгаләйкүм, кардәшләр! Ярдәм итегез! Безнең Казан медицина көллиятендә мөслимәләргә яулык бөркәнүне тыйдылар. Бернинди килешүгә бармыйлар. Нишләргә безгә? Киңәш бирегез. Без ничек үз хокукларыбызны якларга тиеш?» – дигән хәбәрне социаль челтәр аша Казан медицина көллиятендә укучы бер кыз җибәрде.
Шуннан соң аралашып киттек. Әңгәмәнең бер өлешен аноним рәвештә тәкъдим итәм. «Нәрсә булды?» – дим.
– Гади генә аңлатып та булмый. Әйбәт кенә укырга кердек, яулык турында бер сүз булмады. Беренче-икенче уку көнендә яулык киюне тыйдылар, – дип җаваплады ул.
– Ничек шулай башланып китте? Алар бу гамәлен ничек аңлата?
– Көллияттә мөслимәләрне җыеп бастырдылар да 1 сәгать безгә лекция укыдылар. Кызлар елап бетте. Имеш, без яулык япсак, ваһһаби булабыз. Директорның урынбасарлары үзләре мондый карар белән канәгать түгел. Укытучылар да аптырашып калды. Бөтенесе шул бер директорга карап тора, безне яклап сүз әйтә алмый, куркалар. Укуның беренче көнендә бөтен төркем алдында кичке уку бүлеге мөдире Ләлә Камиловна көллият кагыйдәләре белән таныштырганда да яулык турында әйтте.
– Ә директор нәрсә ди?
– Укырга йөргәндә яулыкны саласыз, аның урынына колпак киясез. Хиҗаб белән итәкләрегезне чалбар һәм халатка алыштырасыз, диде. Ә без, мөселманнар, халат белән чалбар кияргә риза. Тик менә колпак астыннан чәч күренмәсенгә ак яулык япсак буламы дип сорадык. Ә ул: «Юк! Вы рассмешите народ», – диде. Без киенергә бүлмә сорадык. Ә ул: «Сез кемгә кирәк соң? Сезгә бер ир-ат та борылып карамый. Әнә йә коридорда, йә бәдрәфтә чишенегез», – дип җаваплады. Безнең бит медицина гыйлеме аласыбыз килә, бөтенебез теләп укырга кергән. Китәсебез, сүзгә керәсебез килми. Зурга китсә, безгә якты чырай күрсәтмәсләр, юньләп укытмаслар инде.
– Сез, мөслимәләр, күпме анда?
– Һәрбер курста бар. Төркемебездә 2-3 мөслимә. Мин белгәннәр генә әле ул. Бүген безнең курстан бер олырак хатын яулыгын салып килгән. Яланбаш утырды.
ЯУЛЫК ЯПМАУНЫ ПРЕЗИДЕНТ ҮЗЕ БОЕРА?
Казан медицина көллияте мөслимәләрнең киенү рәвешен закон бозу дип аңлаткан. Кызлар кайда шулай дип язылганны сорашкач, уку йортыннан куу белән куркытканнар.
– Безгә яулыкны – чепчикка, озын итәкне – тар чалбарга (киң чалбар да ярамый!) алыштырырга куштылар. Ни өчен дип үзләреннән сорашкач, берничек тә аңлатмыйлар. Президент тарафыннан имзаланган закон гына бар диләр. Әмма аны да күрсәтмиләр. Безнең таләпләр белән килешмәсәгез, укудан куабыз, дип кенә әйтәләр, – дип сөйләде көллиятнең 3 курс студенты Лилия Җиһаншина.
– Көллияткә укырга кергәндә андый каршылык белән очрашмадык. Барлык танышлардан сораштык. Мондый законны ишеткәннәре дә юк, – дип дәвам итте көллиятнең 3нче курс студенты Айсылу Байназарова. – Башка медицина уку йортларында укучы студентлар да бездән беренче ишетте. Юристлар белән киңәшләштек – алар бу закон турында белми.
– Мин һәм тагын бер мөслимә кыз белән җитәкчелек янына кердек. Шунда ук безгә укыту бүлегенең ике мөдире һөҗүм итте. «Болай киенеп йөрмәгез, бу дөньяви уку йорты, – диделәр. – Сез формадан гына йөрергә тиеш. Коръәндә болай киенергә дип язылмаган. Гарәпләргә охшарга телисез. Татар кызлары болай киенергә тиеш түгел». Коръәндә «Нур» сүрәсенең 30-31нче аятьләрендә битне һәм кулның беләзектән аскы өлешен генә күрсәтергә ярый дип язылган, – дип сөйләде көллиятнең 3нче курс студенты Зәлия Шәрипова.
«КҮЛМӘКЛӘРЕ ИДӘН СЕБЕРМӘСЕН»
Көллияттә күпләр аптырашта. Студентлар гына түгел, укытучылар да нишләргә белми, дип сөйли кызлар.
– Мин үзем правослау егете. 3 ел укыйбыз, моңа кадәр халат эченнән нәрсә кияргә кирәклекне беркем өйрәтмәде. Җитәкчеләр монда озын итәк киюне үз ихтыярлары белән тыя. Ягъни дини карашларга булган хокукларны бозалар. Әлеге кызлар – безнең кебек үк гади кешеләр, үзләренә игътибар җәлеп итеп йөрмиләр. Бер тапкыр да бернинди каршылыклар чыкканы булмады, – дип сөйли студент Александр Макаров.
Казан медицина көллияте җитәкчесе Зөһрә Хисәметдинова журналистлар белән аралашудан баш тарта, алдан язмача сораулар юллауны сорап сәбәп таба. Шуңа да бернинди комментарий юк. Аның урынбасары гына мәсьәләне аңлаткан булды.
– Без мөселман киеменә каршы түгел, киенсеннәр, – ди Казан медицина көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хатимә Шәрәфетдинова. – Яулык ак, аның өстендә чепчик булсын. Күлмәкләре идәнне себермәсен, киемнәре чиста булсын. Санэпидстанция таләпләре бар бит.
Татарстан мөфтиятенә шалтыраткач, бу хакта әле күптән түгел генә ишетүләрен әйттеләр. Уку йортына хат юлланган, әмма әлегә беркем берни җавап бирмәгән.
«Аларга беркем бернинди әмер бирмәгән. Кызлар үзләре буш җирдән конфликт чыгарды. Безгә әле рәсми хатка җавап юк», – диде Татарстан мөфтиятенең аппарат башлыгы Ришат Хәмидуллин.
18 ИЮЛЬ ВАКЫЙГАЛАРЫ ҖИМЕШЕМЕ?
Халатны һәм чепчикны көллияттә укучылар кияргә риза да, бурычлы да. Әмма аның эченнән нәрсә кияргә – бу инде шәхси эш! Фикерләре белән бүлешкән Лилия, Айсылу, Зәлия исемле кызлар 3нче курста белем ала. Бик кызык: әмма моңа кадәр, ягъни 2 ел дәвамында аларга ничек киенергә икәнен әйткәннәрме? Юк. Әлегәчә мөселманча киенергә ярый булып чыккан. Ни өчен хәзер генә караш үзгәрә ала? Нинди уйдырма законнар турында сөйлиләр?
Әйтергә кирәк, монда эш җитәкчелекнең наданлыгында да, дәһрилегендә дә, бәлки, «өстән кушылган» таләптә тә булырга мөмкин. Моның өчен хәзер җирлек бар бит. 18 июль вакыйгаларыннан соң күп кенә урыннарда Исламга каршы карашлар хөкем сөрә башлады. Бу да аерым көчләрнең Татарстанда тотрыклылыкны бетерергә тырышуының бер ысулы. Җитәкчелек мөслимәләрнең киемнәре идәнне себерә һәм алар гарәпкә охшап киенәләр дигән фикерне алга сөрә. Беренчедән, идәнне себерерлек итәк кигән кызларны күрмәдем. Икенчедән, башта гарәпләрнең ничек киенүен белергә кирәк, аннан соң гына ниндидер нәтиҗә чыгарырга буладыр. Ә татарча киенүгә килгәндә, җитәкчелек үзләрен татарча киенәбез дип уйлый микән? Көнбатышка да охшарга кирәкми, безнең татар хатын-кызлары алай киенмәгән. Һичьюгы көзгегә карарга кирәк – ул бит тышкы кыяфәтне яшерми. Һәм кешенең хокукларын бозу – җаваплылыкка тартырлык эш булуны да онытмасын иде җитәкчелек. Гел тыйнак һәм законнардан файдаланып судка бирмәүче мөслимәләр генә очрап тормаска мөмкин.
Әмирхан ИСХАКЫЙ.
P.S. 14 сентябрьдә, җомга көнне, иртәнге сәгать 9да, Казанның Камай һәм Мәүлетов урамнары кисешкән җиренә урнашкан Медицина көллияте каршында пикет булачак. «Азатлык» татар яшьләре берлеге оештырган бу пикет мөселманнар мәнфәгатен яклау өчен оештырыла. «Яулык япсаң, укудан кит!» ,

Комментарии