Оҗмахка юл күрсәттеләр

Кулларында шушы сүзләр язылган кәгазь тотып торучы ике хатын-кыз кыңгырауга баскач, ишекне ачтым. Үзләре бик мөлаемнар. Елмаеп кына торалар. Берсе берникадәр вакыттан соң сүз какты:

– Авырлык килгәндә, кемгә мөрәҗәгать итәсез?

Мондый сорауны көтмәгәнгә, мин нәрсә әйтергә белми калдым. Шуннан ул үзе дәвам итте:

– Дөнья бетү ягына бара. Без мәңгелек дөньяга китәбез. Анда бар үлгәннәр тереләчәк: «Шундый вакыт якынлашып килә, ул чакта кабердәгеләр һәммәсе дә Алла Улының авазын ишетәчәк, һәм… каберләрдән чыгачаклар». Авырулар һәм үлем башка булмаячак: «Алла аларның күзләреннән һәрбер яшьне сөртеп алыр һәм үлем дә булмас, елау да, ачы тавышлар да, авырулар да булмас».

Сүзләре, әлбәттә, зиһенне исертә, әйтерсең лә, алар ниндидер тылсымга ия. Әйтерсең лә, алар ниндидер күренми торган көч ярдәмендә сөйләүләрен тыңлауны контрольдә тоталар. Сөйләргә дә остарып беткәннәр: бер үк әйберне һәрбер ачылган ишек төбендә сөйләп тор әле син. Кирәк җөмләләр авыздан чишмә төсле агалар. «Ярар, ярар», – дип, сөйләгәннәрен соңгысына кадәр тыңлап бетердем. (Тагын нәрсә кыланырлар икән?) «Авырлыклар килеп чыкса, алай-болай, безгә мөрәҗәгать итә күрегез; без сезне ярдәмсез калдырмабыз», – имеш. Сөйлисе сүзләре беткәч, кулыма кәгазь тоттырдылар да, ягымлы елмаеп, күршедәге ишек кыңгыравына басуларын күреп калдым.

Оҗмахка юлны табу өчен, аларның җыелышларына барып йөрергә кирәк икәне әйтелгән иде.

Ике битле кәгазьдә:

– Кешеләр һәм ерткыч хайваннар татулыкта яшәячәк: «Ул вакытта бүре бәрән белән яшәр, чуар юлбарыс кәҗә бәтие белән бергә ятар… һәм яшь бала аларны тотып йөртер…»

– Башка сугышлар һәм золымнар булмаячак: «Кешеләр үз кылычларын яңадан чүкеп сабан, ә сөңгеләреннән – урак ясарлар; халык халыкка кылыч күтәрмәс һәм моннан ары сугышырга өйрәнмәс».

Һәрбер шундый язмадан соң: «Бу публикациядәге Коръәннән алынган барлык өземтәләр «Коръән тәфсире» китабыннан», – дип язылган.

Андый кереп-чыгып, чакырып йөргәннәргә ышана торган кеше булмасам да, уй-фикерләр буталган-чуалган иде.

Шушы әңгәмәнең иң башында: «Секта», – дип уйлап куйдым мин. Күпме кеше шушы сүзләргә чарасыздан ышанып бара. Бара да соңыннан бар әйберләрен сата, чөнки күбесендә акча таләп ителә. Гаиләсеннән баш тарта, аның уйлары инде үзенеке булмый.

Бүгенге көндә, дөресен генә әйткәндә, дин-ышану белән бәйле әйберләр мине куркыта. Мөфти белән килеп чыккан вакыйга да барыбызны аптырашта калдырды. Шушы җинаятьнең сәбәбен әле дә аңламыйм.

Йә кеше үз гамәлләреннән куркудан нишләргә белми, йә мин нәрсәдер аңламыйм. Киләчәк билгесез. Шунысы куркыта да инде.

Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре.

Комментарии