КЕШЕ ӨЛЕШЕ ТУРЫНДА

Өйләнгәч тә хатыным белән әти-әни янында яшәдек. Аллаһы Тәгаләдән соң икенче урында әти-әни тора, диләр бит. Аларны хөрмәт итеп, зурлап тордык. Хатыным әти белән әнине һәрвакыт тәрбияләде, авыр сүз дәшкәнен ишеткәнем булмады. Өлкән кешеләр акча тота белә дип, 8 ел дәвамында икебез дә эшләгән акчабызны тиененә чаклы әти белән әнигә биреп бардык. Алар аны җыеп куяр да, соңрак, балаларыбызны укырга керткәндә яисә зуррак кирәк-ярак алганда сорап алырбыз, дип уйлаган идек. Мин агроном булдым, хатыным пекарняда эшләде – эшебез җиңел түгел иде. Хәләл көч белән тупланып барылган акчаларыбызның бер көн файдасын күрербез, дип уйладык. Тик әти белән әни ул акчаларны безгә кире бирмәде. Берничә мәртәбә сорап карасак та, кайтармадылар. Инде ничә ел узса да, әлегә кадәр җаным тыныч түгел. Кеше хакы, кеше өлеше дигән әйбер бар. Үз балаң булса да, аның хакын ашау гөнаһ түгел микән? Диндә «кеше өлеше» дигән әйбергә карата ниндирәк фикер яшәп килә? Кеше хакын ашау дин буенча нинди нәтиҗәләргә китерә ала?

Фаиз Б.

Әгерҗе районы

Соравыгызны Рәсим хәзрәт Хәбибуллага бирдек:

– Мөселман кардәшебезнең биргән соравы бүгенге яшьләр белән әти-әниләр бергә торган гаиләләрдә еш очрый торган хәлне күрсәтә. Бу сораудан күренгәнчә, беренчедән, яшьләр әти-әниләренә акча биргәндә: «Әти һәм әни, менә безнең акчаларны җыеп барыгыз әле, кирәккәндә бирерсез», – дип килешенмәгәнлеге күренә; икенчедән, яшь гаилә 8 ел дәвамында акчаларын тулысы белән биреп баргач, нинди акчага ашап-эчеп, кием-салым, балаларына кирәк әйберләрне нәрсәгә алып яшәгәннәр? Бу турыда берни дә әйтелмәгән. Алар: «Әти-әни безне ашатып, киендереп яшәтерләр дә, без биргән акчаларны тулысы белән җыеп барып, безгә кире бирерләр», – дип уйламаганнардыр бит? Гади кешелек кысаларыннан чыгып караганда, мондый мәсьәләне әти-әни белән алдан киңәшеп эшләргә кирәк иде. «Киңәшле эш таркалмас», – дип, борынгы бабаларыбыз юкка гына әйтмәгән.

Инде ислам шәригатеннән җавап эзләгәндә, без Коръәнгә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләренә мөрәҗәгать итәбез. Балаларның ата-аналарга карата мөнәсәбәте ничек булырга тиешлеге хакында Коръәндә әйтелә: «Кешегә Без ата-анасына изгелек кылырга әмер иттек, баланы анасы авырлык өстенә авырлык кичереп күтәрде, һәм аның баласын имезү вакыты ике елдыр. Миңа һәм ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, ә бит ахырда Миңа кайтачаксыз». (31. 14)

Тагын бер аятьтә: «Аллаһ әмер бирде, фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек кылырга. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф»та дип тә әйтмә һәм аларны каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйли торган бул!» (17. 23)

Без бу аятьләрдән ата-анага карата һәрвакыт мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга, аларның кәефләрен төшерә торган сүзләр сөйләү түгел, хәтта «уф» дип тә әйтергә хакыбыз юклыгын аңлыйбыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер яшь егеткә: «Син –әтиеңнеке, синең тапкан малың да әтиеңнеке», – ди. Менә бу хәдис белән балаларның әти-әни алдында булган бурычы ачык итеп бәян ителә. Шуның өчен җавапны озын-озакка сузмыйча, сорау бирүче кардәшебезгә киңәш итеп шуны әйтәсем килә. Инде: «Безнең акчаларны бирегез», – дип, ялгыш үпкәләтерлек сүзләр әйткән булсалар, кичекмәстән алар каршына барып, гафу үтенү мөһим. Һәм шулай фикер йөртергә кирәк, үзегезнең балалар сезгә нинди мөнәсәбәт күрсәткәннәрен теләр булсагыз, үзегез дә әти-әниләрегезгә шундый мөнәсәбәт күрсәтергә тырышыгыз. Синең тапкан малың әтиеңнеке булгач, ничек итеп аларны «кеше малы ашау»да гаепләп булсын инде?

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии