- 11.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №27 (5 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Аллаһы Тәгаләнең могҗизалары бихисап. Үземә дә аның шундый могҗизаларының шаһиты булырга туры килде. Аның берсе – минем үлеп терелүем булса, икенчесен әле күптән түгел генә күзәтергә насыйп булды.
Базардан алган 1 кило алманың берсендә ниндидер кызыл нокта бар иде. Күз алдымда гына шул нокта янында гарәпчә язылган бер хәреф барлыкка килде. Әкрен-әкрен генә алма өстенә гарәп хәрефләре чыгып, төн чыкканчы алманың өслеге тәмам язылып бетте.
Бу гаҗәеп могҗизаны үзем генә хәл итә алмадым, таныш хәзрәтне өемә чакырдым. Ул килгәч, без аның белән алма өстенә чыккан язуларны укырга керештек. Анда Аллаһүммә дигән сүз язылган иде.
Менә бу хатны язган көнне безгә телевидениедән килеп, Русия телеканалындагы «Рухи хәзинә» тапшыруы өчен алманы төшереп киттеләр. Майның 15ләреннән соң күрсәтергә тиешләр иде, бәлки, арагызда инде күргән кешеләр дә бардыр. Инде бу алма интернетка да барып җиткән.
Телевидениегә төшерүчеләрне озаткач, ике рәкәгать намаз укып, Аллаһы Тәгаләдән бу могҗизасын кешеләргә белдерүем өчен гафу итүен сорадым. Чөнки аңсыз ятканда күргән могҗизаларымны сөйләргә миңа рөхсәт ителмәгән иде.
Халыкка белгертүемнең сәбәбе – ышанмаучылар, намаз укымаучылар, иманга килеп, Аллаһының берлегенә инанып, изгелекләр кылып кына яшәсә иде, республикабызда тынычлык сакланса иде, бер-берләребез белән туган кебек яшәсәк иде дигән теләгем. Сез инде берүк мине акылыннан чыккан дип уйлый күрмәгез. Аллага шөкер, үз акылымда, үз аягымда әле. Шөкер, намазларымны укый алам. Үземне-үзем өшкереп, үләннәр эчеп яшим. Сәфәр намазларымны укып, юлга чыгам, авылда йортым бар.
Сез дә, гелдәгечә, халыкка армый-талмый, батырларча хезмәт итегез
Тәнзилә ШӘРАПОВА,
Казан шәһәре
Комментарии