- 11.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Фәрид хәзрәт Сәлмәннең 2014нче елгы «Мөселман календаре»ның 355-358нче битләрендә сәдака турында язылган. Әлеге календарьда язылганнарны сезгә дә җибәрәм. Бу хакта башка укучылар нәрсә уйлый икән? Аларның фикерләрен беләсем килгән иде.
«Бүгенге көн сәдакалары турында бер-ике сүз. Ахыргы берничә ел эчендә Коръән мәҗлесләрендә гаҗәеп күренешләргә шаһит булырга туры килә. Сәдака таратучылар сәдака ясап катнашучылар арасында әче сабын, пластмасс савыт-саба, гәҗит, кашык, сыек сабын, чүп сала торган пакетлар һәм башка шундый бернигә дә кирәкмәс нәрсә тараталар.
Мәгълүм булганча, сәдака үзеңә кирәкмәс булган нәрсәне башкаларга тарату түгел! Бай булган халык, чыгым кимрәк булсын өчен, күпләп (оптом) сата торган кибет-базарда иң арзан чүп-чар кыяфәтендә булган вак чәй яки әче исле арзан сабын алып, сәдака урынына тоталар.
Элек, дефицит, җитмәүчелек заманында сәдака булып тараткан чәй яки сабын урынлы булса – хәзерге заман муллыгында бу эш шәригатькә килешмәс!
Сәдака тарату – ихтыярый гамәл. Эшлисең икән – җиренә җиткереп эшлә дигән сүз!
Сәдака таратмыйсың икән – үз эшең! Әмма әче сабын, пластмасс чүп-чар, савыт-саба, полиэтилен пакет таратудан тыелыгыз! Бу сәдака тарату түгел – күз буяу гына.
«Сәдака таратам» дип ниятләдең икән – акча сәдакаңны тарат. Бәндә шул сәдакаңа теләсә, ипиме, дарумы, балаларының балаларына конфет-чикләвекме алыр. Мондый сәдаканың бәһасе, дәрәҗәсе, савабы тагын да олырак булыр, иншәАллаһ.
Шуннан, фәкыйрьрәк булган кешенең башка берәүдән бурычка акча алып, сәдака таратуы да – дөрес түгел.
Бай кешенең, саранланып, кирәгеннән тартып алып биргән сәдакасы да – шикле сәдака.
Димәк, сәдака – кесәңә, байлыгыңа, дәрәҗәңә кара бирелергә тиеш. Киметергә дә, арттырырга да ярамас.
Гомумән, сәдакаларның фарыз булганнары вә нәфел булганнары бар.
Фарыз сәдакалары – зәкят вә фитыр сәдакасы була. Калган сәдакалар барысы да нәфел, ихтыярый сәдака була: теләсәң – бирәсең, теләмәсәң – бирмисең.
Фарыз сәдакаларның билгеләнгән микъдары булса, нәфел сәдакаләрнең күләме юк, алар намусыңа, күңелеңә, юмартлыгыңа күрә биреләләр.
Шул ук вакытта, тагын бер төрле сәдаканың яки бик авыр хәлләрдә, авыр очракларда авыруны өшкереп аякка бастырган өчен бирелә торган сәдаканың микъдары – бер сарык бәһасе, бу – сөннәт гамәл. (Әлбәттә, шырпы кергән, салкын тигәннән кебек хәлләрдә өшкерү мондый очракларга керми!)». (Мөселман календаре, 355, 256, 357, 358нче битләр.)
Фәүзия ГАЛИМОВА.
Казан.
Комментарии