Фәнгә мөрәҗәгать итәргә кирәк

Фәнгә мөрәҗәгать итәргә кирәк

«Безнең гәҗит»тән «Өйләнгән ирне яратам» (№7, 20 февраль, 2013 ел) һәм «Сөяркәмне шашып яратам« (№8, 27 февраль, 2013 ел) исемле мәкаләләрне укыгач, татар халкының упкынга төшеп баруы өчен борчылуым үз фикерләремне язарга этәргеч бирде. Кайберәүләр әйтер: «Ничек инде хәзрәт башы белән азгын хатыннар хакында язылган мәкаләләргә игътибар итәргә була?» дип. Менә шушы азгынлыкка барган хатыннарның үзебезнең татар милләтеннән булуы күңелгә тынгы бирми.

Кызларыбызның мәкаләләрдә чагылдырылган язмышка дучар булуларының сәбәбен, беренче чиратта, гаиләдә тиешле тәрбия алмаудан, икенче чиратта, өй түренә менеп утырган «шайтан тартмасы»ннан көне-төне бара торган сериаллар караудан күрәм. Чөнки ул киноларны карау кеше күңеленә начар йогынты ясамый калмый. Ул киноларның барысының да эчтәлекләре бер җөмләгә сыеп бетә. «Үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк, әгәр сиңа берәр ир ошый икән, аны хатыныннан аерып үзеңнеке итәргә кирәк». Шушы бер җөмләгә сыйган киноларны көне-төне инде 10 елдан артык күрсәтәләр. Шул киноларны төнге йокыларын калдырып, авыз суларын корытып карыйлар. Әнә бит 23 яшьлек Гөлназ: «…нишләп әле мин аның белән бергә кушылып, ирне ир урынына куеп, кадер-хөрмәттә яшәтмәскә тиеш?» – ди. Нәкъ сериаллардагы герой хатыннар сүзе түгелме соң бу?!

Гөлназның кыска гына хатына психолог дөрес җавап биргән, әмма мондый очракта фәнгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адәм баласын дөньяда кеше булып яшәргә өйрәтә торган бар. Бу Адәм баласын дөньяга аваз салганнан алып гүргә кереп ятканчы матур итеп, кеше булып яшәргә өйрәтә. Әгәр кеше шушы фәнне балачактан ук яхшы үзләштерсә, ул һәрвакыт кеше булып кала алачак, һәрвакыт мәрхәмәтле, рәхимле, ярдәмчел булачак һәм, иң мөһиме, кеше бәхетенә кул сузмыйча яшәячәк. Бу – Ислам дине.

Әгәр Гөлназның ирне яратуы хак икән, ислам дине бит иргә икенче хатын алуны тыймый. Зина кылып, фахишә булып йөргәнче, ир хатыны булу күпкә өстен. Балаң туса, баланың әтисе була, бала балалар йортында яисә урамда түгел, ә әтисе янында үсә. Ярый, ир беренче хатынын аерды ди, димәк, ирнең беренче хатынындагы балалары ата назыннан, ата тәрбиясеннән мәхрүм кала. Ул балаларның һәм хатынның күз яшьләре төшсә, Гөлназ нәрсә эшләр икән? Шушы 3 минутлык дөньяда нәфесеңә хуҗа була алмауны «мәхәббәт» сүзе артына яшереп, үзеңне дә, кеше гаиләсен дә бәхетсез итүдән нинди мәгънә бар?

Икенче мәкаләдәгеЙолдыз ханым үзе дә нәрсә язганын аңламаган булса кирәк. Ирле хатын була торып, «сөяркәмне шашып яратам» дип, азгынлыгын аклап әллә ниләр язып куйган. Шул ук вакытта әле Аллаһыны да искә алган була, кызларга киңәш тә бирергә онытмый. Аллаһы Тәгалә кемгә күпме гомер калганын гына түгел, ә кем ничек итеп аның кушканнарын үтәгәнен дә, кемнең азгынлыкта гомер уздырганын да күреп тора һәм шулар хакында сорау да алачак.

Психолог Ләлә Бәһрамшина хатын-кызның хыянәткә баруының 8 сәбәбен әйтә. Менә шул 8 сәбәпне берләштереп, бер сүз белән «хатын-кыз азгын булса гына хыянәткә бара», дип әйтә алабыз. Әгәр аның үзендәге хайвани азгынлыкны авызларлык акылы булса, үзенең тормышын, гаиләсен җимерүгә китерә торган, ахыр чиктә үзен тәмугка сала торган фахишәлеккә беркайчан да бармаячак. Азгынлыкны бернинди дә әкияти мәхәббәтләр белән аклап булмый. Бу үз-үзеңне акларга тырышып, үз-үзеңне алдау гына.

Кеше булып яшәргә өйрәтә торган фәннең Китабында мондый аксиома бар: «Изге хатыннар Аллаһыга һәм ирләренә итагать итәрләр, ирләре өйдә булмаганда Аллаһы саклавы белән малларын һәм үзләрен сакларлар, һичбер хыянәткә бармаслар» (4.34). Әлбәттә, аксиоманы исбат итеп торасы юк, аны бары үтәргә генә кирәк. Әгәр хатынны ире канәгатьләндерми икән, ул ире белән аерылу турында сөйләшергә тиеш. Аерылуда гөнаһ юк, зина кылу – бик зур гөнаһ. Шуның өчен зиначыларның икесенә дә 100 тапкыр таяк белән суктырылырга тиеш. «Әгәр ир белән хатын аерылышсалар, Аллаһы аларның икесен дә ризыкландырыр һәм икесенә дә парларын насыйп итәр» (4.130).

Кызганыч ки, бүген Ислам диненә – Адәм баласына кеше булып яшәргә өйрәтә торган фәнгә каршы җиң сызганып аяусыз көрәш җәелдереп җибәрделәр. Иң аянычы шунда, бу көрәшнең беренче сафларында үзен дип санаган татарлар тора.

Кешелек фәне хатын-кызны бик югары дәрәҗәләргә куя һәм аларның төп бурычы ирләргә тугры хатын, балаларына мәрхәмәтле ана булу. Ә ирләргә хатыннарны яхшы тәрбия кылып, ризык табу һәм авыр эшләр йөкләнә. Бер хәдистә әйтелә: «Мөэминнәрнең иманы камил булганы – холыклары гүзәл булганы. Сезнең хәерле ирләрегез – хатыннарыгызга изгелек итүчеләрегездер» (Әхмәд ибн Хәнбәл, Тирмизи). Һәм икенче бер хәдистә: «Адәмнәрнең явызы – үз гаиләсенә ашау-эчү, кием-салым турысында һәм башка мөгамәләләрдә гадәттән тыш тыгызлык кылучы кеше». Менә шушы хәдисләрдән, Аллаһы Тәгалә гаиләнең иминлеген, язмышын һәм тормыш-көнкүрешен ирләргә йөкләгәнен һәм ирләр хатыннарына даими изгелек кылырга тиешлеген аңлыйбыз.

Ә менә тарихка күз салсак, 1586 елда Франциядә хатын-кызның дәрәҗәсен күтәрер өчен зур конференция үткәрелгәнен күрәбез. Конференция «Хатын-кыз кешеме, юкмы?» дип аталды. Шунда: «Әйе, хатын-кыз – кеше, әмма ирнең колы», дигән фикергә киләләр. Хатын-кызның дәрәҗәсен бик нык күтәргән конференциядә катнашучылар. Һәм бары тик 1805 елда гына Бөекбританиядә хатын-кызны базарда кол итеп сатуны тыялар.

610 елларга чаклы мәҗүси гарәпләр дә хатын-кызларны кешегә санамый иде, алар хәтта кыз балаларны тереләй күмгән. Бары тик Ислам дине – кешечә яшәү фәне генә: ата-ананың, гаиләнең нәрсә икәнлеген ачык аңлатты.

Аллаһы Тәгаләнең сөекле Илчесе (с.г.в.): «Җәннәт аналарның аяк астында», диде. Менә исламда хатын-кызның урыны ничек югары бәяләнә. Әгәр балалар аналарына мәрхәмәтле булмаса, нинди генә изге гамәл эшләсә дә, җәннәткә керә алмый, чөнки җәннәт әнисенең аяк астында. Әниеңнең аягы астындагы җәннәткә керер өчен Аллаһы кушканча яшәү һәм әниеңә мәрхәмәтле булу кирәк. Әгәр хатын-кыз мәрхәмәтле ана һәм сөекле хатын булудан баш тартса, аягы астында тәмуг була инде.

Әмма бүген Иблис безне тагын алдады. Хатын-кызларыбызны чишендерде һәм яңадан колга әйләндерде, тик хатын-кыз үзенең колга әйләнгәнен генә белми. Берләре дөньяның артына тибеп яшим дип уйлап, тыз-быз чаба да, ярык тагарак янында утырып кала, икенчеләре юл буенда үзләрен сатып тора, аларның хуҗалары – сутенерлары бар. Өченчеләре башка гаиләләрне җимереп, ачык авыз ирләрне азындыра. Хатын-кызның бүген сөекле хатын, мәрхәмәтле ана булып яшисе килми. Кемнеңдер колы булу уңайлырак булса кирәк, әмма Аллаһы колы булудан кискен баш тарталар. Зинадан бала табалар да чүплеккә ташлап китәләр. Гаиләдә ир баш түгел, хатыны кайда йөргәнен дә чамаламый, балаларына тәрбия бирә белми, үзе бертуктаусыз сәрхуш.

Кешечә яшәргә өйрәтүче фәннән баш тарткач, җәмгыятебездәге халыкның яшәү рәвеше – шартлаткыч әйберләр хакында белеме булмаган кешенең сапер булып эшләвенә охшап калды. Зур чыгымнар тотып, чит ил машиналары белән шау-гөр китереп туйлар ясап өйләнешәләр дә, бер ел эчендә гаилә «шартлый». Ир – бер якка, хатын икенче якка китә, нарасыйлары еш кына балалар йортына эләгә. Аерылган яшь хатын, яраткан сериалындагы герое кебек, үз бәхете өчен көрәшә башлый – гаиләле ирләрне азындыру юлына баса, еш кына матур гаилә корып яшәгәннәрне күралмау дәрәҗәсенә җитә.

Җәмгыятебезне шушы чирдән арындырыр өчен кеше булып яшәргә өйрәтә торган фәнне үзләштереп, кешеләргә дә аңлату өстендә армый-талмый эшләргә кирәк тә бит. Әмма бүген шул фәнне аңлатырдай галимнәребез, имамнарыбыз юк. Булганнары да дөнья куалар, башкаларда эшләре юк.

Күптән түгел татар фамилияле бер кыз «Русия гүзәле» бәйгесендә җиңеп чыкты. Мондый бәйгеләрдә инде кызларны чишендереп сәхнәләрдә халык алдына чыгарып бастыралар. Алар Аллаһы Тәгалә хатын-кызга күрсәтмәскә кушкан гаурәтне күрсәтеп, Ул биргән матурлыкны ят күзләр алдында фаш итеп һәм мактанып беренче урынны яуларга омтылалар. Анысы ярар инде, без аларны туктата алмыйбыз. Шунысы кызганыч, «ВТ» гәҗите шул уңайдан сораштыру уздырган, шул сораштыруда катнашкан Русия Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина болай ди: «Русия дәрәҗәсенә бик сәләтле кызлар гына чыга ала. Бу бала, дөрестән дә, үзен бик әзерләгән. Чөнки анда бит сәхнәгә чыгу гына түгел, интеллектуаль яктан да югары дәрәҗәдә булуың кирәк. Ул башка республика кызларын узып беренче урынны алган икән, шатланырга тиешбез. Көнче булмыйк, нинди конкурсларда катнашса да, нинди дәрәҗәләргә ирешсә дә, халкыбыз өчен бу – зур шатлык».

Миңа калса, бу сүзләр, Русия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе авызыннан чыгарга тиеш түгел иде. Мин бу сүзләрне укыгач, тын ала алмыйча катып калдым. Мөслимәләребезне җитәкләүче кешенең гыйлеме шулай гына булгач, ничек итеп урамда чишенеп йөргән хатын-кызларга сүз әйтик тә, ничек итеп аларны кешечә яшәргә өйрәтә торган фәнне үзләштерергә чакыра алыйк ди?! Карагыз: «…нинди конкурсларда катнашса да… халкыбыз өчен бу – зур шатлык», дип мөслимәләр рәисе фахишәләр конкурсында катнашырга кызларыбызга фәтва бирә.

Әй, Раббым! Без татарларга да ислам диненең төрле бидгать гамәлләр кылыр өчен, гореф-гадәтләрдән торган бер искелек калдыгы гына түгеллеген, ә Ислам дине – ике дөньяда да бәхетле булыр өчен кешечә яшәргә өйрәтүче фән икәнлеген аңларга насыйп кылсаң иде. Адашкан хатын-кызларыбызга фахишәлектән качып, тәүбәгә килеп, сөекле ир, мәрхәмәтле ана булып яшәргә насыйп итсәң иде. Әмин!

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии