- 11.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №13 (7 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.)– “Бер генә гөнаһны да кечкенә күрмәгез, чөнки алар артында да Аллаһы ачуы яшеренгән булуы ихтимал”, – ди.
Җәмгыятебезнең артка калуы, гаиләләр таркалуы, юл һәлакәтләренең килеп чыгуы хәмер, исерткеч аркасындадыр. Күп хәвефле вакыйгалар адәм балаларының исерткеч эчемлекләр эчүе сәбәпле килеп чыга. Аллаһы Тәгалә акылны үзгәртә торган һәрбер исерткечне хәрам кылды. Раббыбыз Мәидә сүрәсенең 90нчы аятендә әйтә:
“Әй, сез, иман китергән бәндәләр! Аракы эчү, отыш уеннары, потларга табыну, юраулар – шайтан гамәленнән булган пычрак эшләрдер. Алардан сакланыгыз, ерак торыгыз! Шаять, сез котылуга, җиңүгә ирешерсез”. Исерткеч, акылны томалый торган нәрсәләр, нинди исем белән генә аталсалар да – барысы да хәрам. Шайтан шушы агу белән күп адәм балаларын үзенә җәлеп итә, үзе белән җәһәннәмгә алып барырга омтыла. Раббыбыз хәмерне юкка гына шайтан гамәленнән булган, пычрак эш дип атамагандыр. Исерек хәлдә күп юл һәлакәтләре булып тора, моның төгәл санын Раббыбыз Аллаһы гына беләдер. Һәрбер начарлыкның башы – хәмер. Аллаһыдан чын курку белән курыккан мөэмин-мөселман хәмер эчмәс, чөнки бәндәнең иманы качар, 40 көн дәвамында намазы кабул булмас. Раббыбыз Үзе яхшы һәм яхшыдан башканы кабул итми. Хәдис: “Аракы эчкән кеше потка табынган кеше кебек була” (Ибне Мәҗәһ риваяте).
Аракыга корылган сәүдәдә бәрәкәт юк. Игътибар итсәк, җәмгыятебез икътисадының күп өлешен хәмердән кергән керем тәшкил итә. Раббыбыз хәмер эчүчене, эчерүчене, хәмерне сатып алучыны, сатучыны, ясаучыны, саклаучыны, ташучыны һәм үзенә ташытучыны ләгънәт кылганга, илебездә бәрәкәт юк.
Бүген үзләрен мөселман дип санаучы бәндәләр хәмер эчә, мәҗлес, туйлар аракы белән уза. Яңа гына тормышка аяк баскан парларга кулга бокал тотып бәхет-шатлык телиләр һәм амин дип эчеп җибәрәләр. Бәхет-шатлыкны, тигез тормышны кемнән сорый икән бу адашкан бәндәләр? Әллә Раббыбыз безгә шулай сорарга куштымы? Юк бит, Раббыбыз хәмерне шайтан гамәленнән булган пычрак эшләрдән дип атады, ул нәрсәләрдән ерак булыгыз, – дип боерды. Димәк, бу бәндәләр шайтаннан сорый, шайтанга буйсына, аңа сәҗдә кылган булып чыга. Фикерләп карыйк: Аллаһы андый парларга бәрәкәт, тигез тормыш насыйп итәме соң инде? Ә бит Раббыбыз кисәтте: “Мин сезгә гаһед кылмадыммы һәм белдермәдемме, шайтанга гыйбадәт кылмагыз вә аның сүзе белән йөрмәгез, әлбәттә, ул сезгә ачык дошмандыр”.
Хәмер булган табын артына утыру да хәрам хөкемендә, чөнки анда утырган кеше шушы бозыклык белән килешә, аны хуплый дигән сүз. Мондый өстәл артында бәрәкәт юк. Раббыбыз бу йортка бәрәкәт иңдерми, аннан фәрештәләр кача. Өй шайтаннарның яшәү урынына әйләнә. Мөселман хәмер булган өстәлгә утырмас, хәмер булган өй бусагасын атлап кермәс. Раббыбыз бит: “Мондый җирдән ерагаегыз, уңышка ирешерсез”, – диде. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Әгәр берәү Аллаһыга һәм ахирәт көненә иман китергән булса, хәмерне эчмәсен! Әгәр берәү Аллаһыга һәм ахирәт көненә иман китергән булса, хәмер эчелә торган өстәл артына утырмасын!” – дип әйтте. (Табарани риваяте).
Хәмер эчелгән йортта һәрвакыт тавыш-гауга, исеректән хатыны интегә, балалары иза чигә. Кайвакыт төннәрен дә башка йортта уздырырга туры килә, давыл тынгач кына, өйләренә кайталар. Нигә кирәк соң шушы җәфа? Әй, адәм балалары, уйланыгыз. Раббыбыз безгә юкка гына акыл бирмәде. Шушы хәрам аркасында күп нәрсәләрдән мәхрүм каласыз бит. Гаилә таркала, балалар атасыз тәрбияләнә, башка яшьтәшләре каршында кимсенәләр. Санап китсәң, бер генә дә файдалы ягы юк, гел зарар гына. Хәмер эчкән кеше тулысынча шайтан идарәсендә. Ул исерек кеше белән бала курчак уйнаган шикелле уйный.
Безнең халыкта яшьләр гаилә корганда, дин әһелен чакырып, никах укыталар. Ә ул киткәч, өстәлдәге хәләл ризыклар янына хәмер менеп утыра. Шул рәвешле бөтен бәрәкәтнең яме югала. Имам сөйләгәннәрдән бернинди дә нәтиҗә ясалмый. Бер кардәшемнең әйткән сүзләре белән уртаклашасым килә:
– Бервакыт бер парга никах укырга бардым. Хәмернең хәрам булуы, зарары хакында сәгать ярым вәгазь сөйләдем. Карасам, өстәлнең икенче ягыннан хәмер тезә башладылар. Җәмәгать, нишлисез? – дип сорау бирдем, ә алар: “Ник, ярамыймыни?” – дип торалар. Әй, җәмәгать, сезгә сәгать ярым буе нәрсә хакында сөйләдем соң?…
Кызганыч, хәтта аяныч, безнең халыкка дин кирәкми, ә иң мөһиме – никах укылсын, мәетләр җирләнсен. Өчесе, җидесе, кырыгы уздырылсын, калганы шунда ник чукынып китми. Имам вәгазь сөйләгәндә: “Кайчан китә инде бу?” – дип утыралар. Әй җәмәгать, болай да санаулы гомерне заяга уздырмыйк! Хаталандык икән, тәүбә итик. Аллаһы – тәүбәләрне кабул, гөнаһларны гафу итүче. Кыйблабызны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Аллаһы юлына бер адым ясаучыга Раббыбыз ашкынып Үзе килә. Раббыбыз безнең тәүбәне көтеп кенә тора, бары тик адәм баласы гына төзәлергә ашыкмый. Үлем исереклеге килеп җиткәч, җан бугазга терәлгәч, бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый. Гомеребезнең кадерен белик!
Рәмис хәзрәт ГАРИФУЛЛИН,
Арча Үзәк мәчетенең икенче имамы
Кайтаваз
Әлфияне рәнҗетмәгез!
Газетада басылып чыккан “Зираттагы тынычлыкны кем бозды?” (27 гыйнвар, 2010 ел) исемле язмага битараф кала алмадым. Үз фикерләрем белән уртаклашырга булдым.
Әлфиянең хәләл җефете үлгән, алар бергә тигез гомер кичергән. Бәлкем, ул Виктор Григорьевичка мулла исем кушып, лә илаһы илаллаһы дип әйттереп, никах укыгандыр. Нигә кеше күңелен яраларга?! Бәлки, ул Виктор үзенә Вәли дип исем куштырып, безнең динне тоткандыр. Җирле үзидарә вәкилегез дә акыллы кеше икән. Күмгән кешене кире алып, гаиләсенә стресс ясарга кирәкмәс иде. Бу дөнья болай да шаукымлы.
Мин Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында үстем. Авылым белән горурланам. Бездән 1 чакрым гына ераклыкта Ивановка авылы бар. Анда рус милләте яши. Ә мәктәп директорыбыз Алексей Андреев, хатыны Евдокия апа иде. Дуня апаның әнисе үлде. Аны зурлап Ивановкага күмделәр, бернинди аракы да куймадылар. Дуня апа (алар хәзер мәрхүмнәр инде. Урыннары оҗмахта булсын) безне, мәктәп балаларын, җыйды да үз китабыннан әнисе рухына дога укыды. Аракы эчүче булмады. Аларда да эчү юк, аны хәзер уйлап чыгардылар. Фетнә ясамыйк, кеше язмышы белән уйнамыйк. Бәлкем, ул әманәт итеп, динебезгә сокланып, мөселманча күмегез, дигәндер. Иншалла, зиратның тынычлыгын боза торган кеше булмагандыр. Аны бер Ходай гына белә. Әлфияне рәнҗетмәгез, бергә гомер иткәч, ахирәттә дә бергә буласылары килгәндер.
Без кешенең җанын белмибез. Аларны “чәйнәп”, бөтен гөнаһларын бетергәнбездер.
Дини кешеләр мине аңлар дип уйлыйм. Исем кушылса, никах укылса, иншалла, ул мөселман. Безнең дин иң чистасы, иң яхшысы. Горурланасы гына. Христиан дип әйтмик, бәлкем, бу бәндәнең без белмәгән серләре бардыр. Мисал китерим әле: мәктәптә медицина кабинетында эшлим. Ул вакытта авылыбыз 25нче совхозда 390 бала иде, интернатта 50 бала яши. Олы кызым белән укучы бер бала (рус милләтеннән) аягын, арт санагын яралаган. Аны кызганып үзем дә еладым. Карарга кирәк, ә ул чалбарын салмый. Иптәшләр чыксын әле, ди. Миннән дә ояла. “Балам, мин бит әниең кебек. Мин табиб. Оялма”, – дим. Аны ризалаштырдым. Яраларын бәйләдем. Ходайның рәхмәте, ул сөннәт белән туган бала икән.
Әй мөселман кардәшләрем, аңга килегез, бәхәсләшмәгез, гөнаһ ясамагыз, кабере яныннан узганда лә илаһы илаллаһы дип, 13 мәртәбә Колхуалла укыгыз. Диния нәзарәтен дә борчымагыз. Барыбыз да газиз бер Аллам коллары.
Авылдашыгыз Әлфияне рәнҗетмәгез. Бу, бәлки, иренең соңгы васыятедер.
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.
Лаеш районы, 25нче совхоз бистәсе
Кайтаваз
Динсез кала күрмик
“БГ”дагы “Алай түгел, болай сайларга…” исемле язмада (3 февраль, №2, 2010) автор дөрес әйткән. Тик кайбер фикерләр белән килешеп бетә алмыйм. “Горбачев Варшава килешүен җимерде һәм СССРны таркатты”, – дигән ул. Алар җимерелергә һәм таркалырга тиеш иде инде. Ул дәүләтләр империя тырнагыннан ычкынды, ә менә без калдык.
Горбачевның да җитешсезлекләре булгандыр, ул да бит әүлия түгел. Шулай да аның милләтебез өчен яхшылыклары да булды. Динебез күтәрелде, мәчетләр корылды, татар мәктәпләре, гимназияләр, югары уку йортларында татар факультетлары ачылды. Күпмедер вакыттан соң суверенитет алуга да ирештек әле.
Тик яулаган уңышларыбызны саклап кына кала алмыйбыз. Төрек укытучыларын кудырдык, латин графикасына күчә алмадык, төрле сәбәпләр тапкан булып, татар мәктәпләрен ябабыз.
Әйе, демократия юк инде. Аның каравы, руслаштыру һәм христианлаштыру сәясәте әкренләп алга сөрелә. Армиягә 400 рухани җибәрәбез, дип тә мактандылар. Төрле диндәге 175 спортчыны чиркәүдә изгеләштергән сулар сибеп, иконалар бүләк итеп, Олимпиада уеннарына озаттылар.
Мөфтиятләребез дәүләттә бер генә дин булырга тиеш дип, бер тәкә башын бүлешкәндә, мәчетләребезгә генә тия күрмәсеннәр инде… Тфү, тфү, әйттем исә кайттым.
Илгизәр АКЪЕГЕТ.
Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе.
Комментарии