- 11.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №06 (7 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
2017нче ел азагына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда гына да 1500дән күбрәк мәчет бар. Әле тагын Русиянең башка төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә Аллаһ йортлары бик күп. Бүгеннән башлап, укучыларыбызны мәчетләребез белән таныштырып барырга булдык. Күбесенең биек манаралары, яңартылган диварлары эченә үткән заманнарның эзе, гыйбрәтле тарих яшеренгән, шул тарихи мәгълүматны сезнең белән дә бүлешәчәкбез.
3нче февраль көнне Русиянең иң төньягында – Архангельск шәһәре үзәгендә «Нур Ислам» дип аталган мәчет ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан.
«Нур Ислам» мәчете тап-такыр җирдә салынган мәчет түгел. 1905нче елда ук салынган булган ул. 1917нче елгы революциядән соң аның манарасы киселгән, гөмбәзе сүтелгән. 1931нче елдан башлап, 30 ел дәвамында мәчет бинасы дәүләт органнары карамагында булган, берзаман анда хәтта җәза үтәтү идарәсе (УФСИН) дә урнашып алган. 2010нчы елда тарихи бина мөселманнарга кайтарылган. Тиз арада төзекләндерү эшләре башланган. Тик яңартылган мәчет 2014нче елның 18нче июлендә тулысынча диярлек янып беткән. Дүрт ел дигәндә аны кабат торгызуга ирешкәннәр.

Комментарии